Йосыф әл-Кардави
Йосыф әл-Кардави | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | يوسف القرضاوي |
Әйтелеш | |
Туган | 9 сентябрь 1926 (94 яшь) Гарбия, Мисыр |
Милләт | Гарәп |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Әл-Әзһәр үнивирситите |
Һөнәре | дин галиме, фәкыйһ |
Эш бирүче | Университет Катара[d] |
Балалар | Абду-р-Рахман Юсуф[d] |
Йосыф әл-Кардави (гар. يوسف القرضاوي) – хәзерге заман Ислам дине белгече, фәкыйһ. Шулай ук Әл-Җәзирә каналында "Шәригать һәм көндәлек тормыш" тапшыруын алып баруы һәм Islamonline.net сайтында фәтваларын нәшер итүе белән дә билгеле. Илле китап автыpы, шулар арасында мәшһүр Исламда хәрәм һәм хәләл китабы.
Мәзһәп мәсьәләсенә карашы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Исламның замана шартларына ярашуының зарур булуына нигезләнеп, мәзһәпләр мәсьәләсенә карашын "Фәкыйһлар арасындагы каршылыкларның сәбәпләре турында. Тәкълитнең бәяләмәсе" фәтвасында бирә. Фәтвада әйтелгәнчә, мөселманнарның өстендә билгеле бер имамга тәкълид кылу (иярү) зарураты юк, чөнки бу очракта бу имам Аллаһ урынына канун чыгаручы булып саналыр иде. Иҗтиһад кылу дәрәҗәсенә ирешмәгән мөселманнар мөҗтәһидләр фикере арасыннан үзенә яраганын сайлап алырга тиеш. Шул ук вакытта җиңел юлларны эзләү дә дөрес түгел, чөнки ул кешенең дингә карашының җитди булмаганлыгы турында сөйли. Мәзһәпләрнең күп булуы кешенең табигатеннән килә һәм Исламның төрле шартларга ярашуына һәм киң таралуына сәбәпче буларак күрелә. Йосыф әл-Кардави Исламда торгынлык чорында туган иҗтиһад ишекләренең ябылуы турындагы фикерне кабул итми. Тиешле гыйлемне үзләштергән кешенең мөҗтәһид булу хакы бар дип саный.