Калмашбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калмашбаш latin yazuında])
Калмашбаш
Халык саны 774 (2010) Edit this on Wikidata
География
АТБ Калмашбаш авыл шурасы
Ил Россия
Координатлар 55°0'29"тн, 54°36'53"кнч
Почта индексы 452209 Edit this on Wikidata
Карта

КалмашбашБашкортстанның Чакмагыш районында урнашкан татар авылы. Авыл уртасыннан Калмаш елгасы ага, атамасы да елгадан килә. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 774 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмашбаш Чакмагыш районының иң борынгы һәм зур авылларның берсе санала. Авыл тарихын һәвәскәр тарихчы Марат Ахунов язган. Авылга 1627 елда хәзерге Татарстанның Биектау районыннан берничә гаилә килеп утыра. Бабайларның элекке авылларын ташлап китүенә Явыз Иванның татарларны көчләп чукындыруы сәбәп булган.

Бабаларыбыз яшәү өчен урынны әүлия кабере булган изге җир белән янәшә Калмаш елгасы буеннан сайлаган. Авыл кешеләре үзләренә йортлар тергезү белән бергә авыл үзәгендә Аллаһ йорты да төзегәннәр.

Тарихи документларга караганда, Калмашбаш авылы кешеләре Түбән Новгород губернасының Шөбиле авылыннан Түрешкә күченеп килгән Исәнбирдиннарның берсен — Уразайны мәчеткә имам итеп чакыралар. Уразай Ходайбирде улының нәселе 1718 елдан алып 1918 елга кадәр 200 ел буе Калмашбаш, Иске Биккенә, Яңа Биккенә һәм башка авылларның мәчетләренең имамнары булып торалар.

Авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арткан. XIX гасыр башында Калмашбашта өч мәчет булган. Халык ул мәчетләрне тышкы булмышына карап төсләр белән аерып йөрткән. Яңа төзелгән мәчет урынындагы борынгы мәчетне Ак мәчет дип атаганнар. Югары оч мәчете — Зәңгәр мәчет, ә Кырла очындагысы Яшел мәчет дип йөртелгән. 1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң да әле ул мәчетләр эшләвен дәвам иткән. Кызганычка каршы, 1937 елда мәчетләрнең манараларын кисеп, агачыннан төрле административ биналар корганнар. Ак мәчетне Шаһгали бай йорты янәшәсенә күчереп, мәктәп ясыйлар.

Совет хакимияте елларында авылның дин әселләре эзәрлекләнә. Аларның берәүләре Сталин лагерьларында корбан була, ә икенчеләре авылдан читкә китәргә мәҗбүр була.[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
774

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмашбаш мәктәбенең дини уку йорты буларак — 300, дәүләт мәктәбе буларак 100 еллык тарихы бар. Соңгы гасырда мәктәптә 206 педагог эшләгән. Шуларның бишесенә югары исем бирелгән. Мәктәп үзенең укучылары белән дә горурлана. Төрле елларда Калмашбаш мәктәбе арасыннан бер профессор, фән кандидатлары, югары уку йорты преподавательләре, республика сәм район, ведомство җитәкчеләре үсеп чыккан. Исемнәре билгеле язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар, журналистлар, колхоз-совхоз рәисләре, мәктәп директорлары, баш табиблар, район гәзите редакторы бар. Шактый укучы хәрби юлны сайлаган, 22 кеше Россия, Башкортстан яисә башка өлкә сәм республиканың мактаулы исемнәрен йөртә.

Бүген 23 укытучыны берләштерүче мәктәп коллективы 133 укучыга белем бирә. Мәктәпкә капиталь ремонт эшләнгән, автобус бирелгән. Ул күрше Иске Биккенә, Кашкар авылларыннан балаларны укырга йөртә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]