Калып:Баш бит/Вакыйгалар/15 ноябрь
Внешний вид
Бельгиядә — Патша һәм алман телле җәмгыять, Бразилиядә — җөмһүрият, Казакъстанда — милли акча берәмлеге, Фәлистыйн милли идарәсендә — бәйсезлек көне
- 1888 — Казанда шәһәр телефон челтәре эшли башлый.
- 1917 — Халык комиссарлары шурасы ирекле үзбилгеләнү хокукын күздә тоткан «Русия халыкларының хокуклары декларациясе»н кабул итә.
- 1930 — Фәтхерахман Әхмәдиев (1930-1981), татар композиторы дөньяга килә.
- 1930 — Гомәр Мәрдәнов, артист, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы туа.
- 1938 — Кәрим Тинчурин, драматург һәм режиссер һәлак ителә.
- 1940 — Илдар Зарипов (1940-2012), рәссам, Габдулла Тукай премиясе иясе дөньяга килә.
- 1958 — Шәһит Заһретдинов, мәшһүр велосипедчы дөньяга килә.
- 1983 — Бәйсез Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте үз бәйсезлеген игълан итә һәм Төркия тарафыннан таныла.
- 2002 — РФ Дәүләт Думасы татар теленең латин имлясына күчүен тыя торган канун кабул итә.