Карловиц конгрессы (1698-1699)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карловиц конгрессы (1698-1699) latin yazuında])

1698-1699 еллардагы Карловиц конгрессы — Славониянең Карловцы (алман. Karlowitz, хәзерге Сербиянең Сремски-Карловци (en)) бистәсендә узган халыкара конгресс. Госманлы империясе белән «Изге лига» коалициясе илләре (Изге Рим империясе, Венеция республикасы, Речь Посполита, Россия империясе) арасында солых килешүе төзү максатында чакырыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карловиц конгрессы җыелуга Госманлы империясенең коалициягә керүче илләр белән берничә сугышта (XVI-XVIII гасырлардагы Австрия-төрек сугышлары, XVII гасырдагы поляк-төрек сугышлары, рус-төрек сугышлары) җиңелүе, шул исәптән төрек гаскәренең Вена янында 1683 елда тулысынча тар-мар ителүе сәбәп була.

Килешү имзаланган чатыр урынында төзелгән Kapela mira чиркәве бинасы
Балканнарның төньягы 1683 елда
Үзәк Европа 1699 елда

Конгресстагы каршылыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конгресс барышында «Изге лига» коалициясе илләре арасында көчле каршылыклар туа. Һабсбурглар династиясе (Австрия), Венеция республикасы, Речь Посполита Россия империясенең Кара диңгез бассейнындагы илләргә тәэсире көчәюен теләми. Россия империясенең сугыш вакытында яулап алган җирләрне (Азак кирмәне, Днепрның түбән агымындагы берничә вак шәһәрне) бирү таләбен үтәмәс өчен, әлеге илләр төрек солтаны белән аерым (сепарат) килешүләр төзергә уйлыйлар.

Конгресста рәсми арадашчылар сыйфатында катнашучы Бөекбритания һәм Нидерландлар (Һолландия) вәкилләре Һабсбургларның (Австриянең) хәрби көчләрен, тизрәк бу сугыштан бушатып, Испания мирасын бүлгәләү өчен алда булачак сугышларга тартырга план коралар һәм шулай ук төрек солтаны белән сепарат сөйләшүләр яклы булалар. Конгресста Россия империясе вәкиле П.П. Возницын һәм патша Петр I «Изге лига» вәкилләрен төрек солтаны белән уртак солых килешүе төзергә ризалата алмыйлар (кара: Бөек илчелек).

1699 елның 16 гыйнварында Речь Посполита, 1699 елның 24 гыйнварында Россия империясе, 1699 елның 26 гыйнварында Изге Рим империясе һәм 7 февральдә Венеция республикасы Госманлы империясе белән аерым солых килешүләре төзиләр[1]. Иң откан як булып Һабсбурглар империясе (Австрия) кала. Килешүләр буенча, аңа Үзәк Маҗарстан, Трансильвания, Хорватия, Бачка һәм тулысынча диярлек Славония җирләре эләгә. Речь Посполитага Госманлы империясе кул астында булган Украинаның Днепрның уң яры җирләре һәм Подолия (Каменец кирмәне белән) күчеп бетә. Венеция Морея ярымутравын куша, Архипелаг утраулары һәм Далмациянең 6 кирмәне өстеннән хакимлеген саклап кала. Россия империясе 1699 елның 24 гыйнварында 2 елга үзара сугышмау турында килешү төзи (соңрак, 1700 елда әлеге килешүне ныгытучы Константинополь солыхы төзелә), Азак кирмәне дә анда кала. Һабсбурглар гаскәре басып алган Темешвар провинциясе (кирмәннәре белән) Госманлы империясенә кайтарылып бирелә. Молдавиянең поляк гаскәре басып алган 6 шәһәре шулай ук төрек солтанына кире кайтарыла.

Конгрессның әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 13 (Ка-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ed.G. Noradounghian. Recuell d'actes internationaux de l'Empire ottoman. Vol. 1. Paris, 1897.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Карловицьский конгресс 1698-1699 2018 елның 29 июль көнендә архивланган.(укр.)