Клунгкунг сарае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клунгкунг сарае latin yazuında])
Клунгкунг сарае
Сурәт
Дәүләт  Индонезия
Административ-территориаль берәмлек Бали[d]
Сәгать поясы UTC+08:00
Карта
 Клунгкунг сарае Викиҗыентыкта

Клунгкунг Сарае, рәсми рәвештә Пури Агунг Семарапура ул Индонезиядә, Балида Клунгкунг регентлыгының (кабупатен) башкаласы Семарапурада урнашкан тарихи бина комплексы. Сарай (пури) 17-енче гасыр ахырында корылган булган, әмма 1908 елда Нидерланд колониаль яулап алуы вакытында күбесенчә җимерелгән булган. Хәзерге көндә сарайның төп калганнары гадел хөкем сарае, Керта Госа Павильоны һәм Сака 1622 (б.э. 1700 елы) датасы белән төп капка. Борынгы сарай эче корылмасында шулай ук су өстендә павильон, Бале Кембанг. Кайчандыр Клунгкунг белән хөкем иткән раджа токымнары хәзер борынгы сарайдан көнбатышта 1929 елдан соң төзелгән резиденция Пури Агунгта яшиләр.[1]

Сарайның килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарайда җыелыш залы, 1930-ынчы еллар

Клунгкунг патшалыгы Балиның тугыз патшалыгының 17-енче гасырның ахырыннан 1908 елга кадәр иң олысы һәм иң әһәмиятлесе булып танылган булган. Ул утрауда озак вакыт доминант булган, әмма 17-нче гасырда таралган борынгы Гелгел патшалыгының варисы булган. 1686 елда (яки, башка юрама буенча 1710 елда) Гелгелның борынгы раджалары токымыннан морза Дэва Агунг Җамбе I Клунгкунгка (хәзер Семарапура буларак мәгълүм) күчкән һәм яңа сарай яки пури төзегән.[2] Гәрчә Гелгел алдан килүчеләренең привилегиясенә ия булмаса да, яңа сарай сәяси фрагментланган утрауда престиж дәрәҗәсен һәм приоритетын тәэмин иткән. Сарай шакмак формасында, һәр ягы 150 метр булып һәм төньякта төп капка белән төзелгән булган. Ул төрле ритуаль һәм практик функция белән берничә блокка бүленгән булган. Комплекс фиксацияләнгән структура өлгесенә күрә тирән символизмны күрсәткән.[3]

Керта Госа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр вакытында сәнгатьләре, рәсеме, биюе һәм музыкасы өчен мәгълүм булган. 18-енче гасыр ахырында сарай корылмасының төньяк-көнчыгыш почмагында гадел хөкем залы Кертһа Госа Павильоны, шулай ук Кертһа Госа яки Кертһа Гһоса дип әйтелә, корылган булган. Ул архитектураның һәм рәсемнең Клунгкунг стилен типификацияләгән. Керта Госа Балиның олы патшасының сарае булганга күрә, утрауда чишелә алмаган эшләр бу урынга күчерелгән булган. Сарай өстеннән өч брахман каһин сәркатиплек иткән. Хөкемгә тартылучылар (һәм хәзерге көн зиярәт итүчеләр дә) хөкем карарын көткәндә тормыштан соң булган төрле җәзалар, карма нәтиҗәләре сурәтләнгән түшәмне карый алганнар. Керта Госаның түшәм рәсемнәре Камасан (яки Ваянг) стиленың күренекле мисалларының берсе.[4] Рәсемнәр, мөгаен, башта унтугызынчы гасыр уртасында эшләнгән булган һәм 1918, 1933 һәм 1963 елда яңартылган булган, һәм аерым панельләр 1980-енчеләрдә һәм 1990-ынчы елларда төзекләндерелгән булган. Камасан авылының әйдәп баручы рәссамнары, мәсәлән Каки Рамбут, Пан Секен, Мангку Мура һәм Ньоман Мандра егерменче гасырда янә рәсем ясаулар өчен җаваплы булган. Төп сурәтләр Биманың күктә һәм тәмугъта хикәясен тасвирлый, әмма сурәтләнгән башка хикәяләр булып Тантри, Гаруда хикәясе һәм җир тетрәүләре билгеләрен алдан әйтүче сәхнәләр (Палиндон) тора.

Иртә тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче патша Дэва Агунг Җамбеның (хөкем итү еллары 1686-як. 1722) токымнары төрле уңыш белән ике йөз елдан күбрәк хөкем иткән. Алар гел Дэва Агунг титулы астында мәгълүм булганнар. Дэва Агунг Геде шулай ук Суравирья буларак мәгълүм (хөкем итү еллары як. 1722-1736) Менгвиның әһәмиятле патшасы белән шура төзегән һәм аның белән Явага экспедиция башкарган.[5] 1736 елда үлеменнән соң, аның ике угылы Дэва Агунг Геде (кече) һәм Дэва Агунг Маде арасында эчке сугыш килеп чыккан. Беренчесе Карангасем патшалыгыннан ярдәм сораган, әмма җиңелгән булган.[6] Җиңүче Дэва Агунг Маденың варисы акылы авыру угылы Дэва Агунг Шакти (хөкем итү еллары 1769 елга кадәр - 18-енче гасыр ахыры) булган. Аның хатыны Карангасемга качкан, анда аның улы Дэва Агунг Путра I тәрбияләнгән булган. Якынча 18-енче гасыр ахырында аның Карангасем ярдәмчелләре аны Клунгкунг тәхетенә урнаштырганнар. Дэва Агунг Путра I көчле җитәкче булганга охшаган, әмма 1809 елда Бангли белән кече сугышта беткән. Ул угыл Дэва Агунг Путра II (хөкем итү еллары 1814-1850) һәм кыз һәм ко-регент Дэва Агунг Истри Канья калдырган.[7]

Һолланд кысылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка Балилы раджалар белән бергә Дэва Агунг Путра II 1843 елда Нидерланд колониаль хакимиятләре белән килешү төзегән, әмма контрактны төрлечә интерпретацияләр тиздән ызгышларга китергән. Бу 1846, 1848 һәм 1849 елда өч Һолланд хәрби экспедициясенә китергән. Бу өч экспедициянең соңгысы Клунгкунг территориясен яулап алган. Башкаручы патшабикә Дэва Агунг Истри Канья Һолландлар туктаганчы сугышкан һәм шуннан соң Балилы раджалар һәм Һолланд хакимиятләре арасында гомуми тынычлык булган.[8] Киләсе унъеллыкларда патшалык белән Дэва Агунг Шактиның оныгы, Дэва Агунг Путра III (хөкем итү еллары 1851-1903 ) хөкем сөргән. Ул әле дә Нидерланд Ост-Индияләренә бары тик номиналь рәвештә беркетелгән булган башка көньяк Бали патшалыклары эшләренә кысылган активист җитәкче булган. 1885 елда ул Гианьяр Раджасын әсирлеккә алган һәм 1891 елда ул Менгви патшалыгының җимерелүе өчен шактый нисбәттә җаваплы булган. 1900 елдан соң Һолланд булуы көньяк Балида үзен арта баручы рәвештә сизелерлек иткән. Бу ситуациядә Дэва Агунг Путра III үлгән һәм аның варисы улы Дэва Агунг Җамбе II булган (хөкем итү еллары 1903-1908 ). Ул бәреп керүче колониализмга чакыручы мөнәсәбәт алган.[9]

Клунгкунг бөлүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарай капкаларының берсе

1904 елда сай җиргә утырган Шри Кумала корабының талануы 1906 елда янә Һолланд хәрби баскынына китергән. Колониаль гаскәрләр басып керүчеләргә шулай аталган пупутан ("тәмалау") суицидаль һөҗүмнән соң Бадунгны яулап алганнар. Ике ал соңрак, охшаш рәвештә, якындагы Гелгелда инцидент Клунгкунгка җәза колониаль экспедициясе өчен башлангыч булган ( Балига Һолланд интервенциясе (1908) карагыз). Асаба Балилы элита Нидерландка каршы соңгы торуны башкарырга сайлаган. Дэва Агунг Җамбе II, аның династиясенең әгъзалары һәм аларның вассаллары сарайдан алга чыкканнар һәм пупутанда катнашканнар. [10] Пупутаннан соң патша гаиләсенең сакланып калган әгъзалары киткән булган һәм сарай күбесенчә җир белән тигезләнгән булган. 1929 елда гаилә кайтырга рөхсәт ителгән булган һәм яңа төзелгән Пури Агунгта яши башлаган. Хәзерге вакытта Клунгкунг тарихы һәм пупутан сарай калдыклары янында музейда искә алына. Сарайдан төньякта пупутан инциденты истәлегенә һәйкәл корылган булган.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Adrian Vickers, 'Sights of Klungkung; Bali's most illustrious kingdom', in Eric Oey (ed.), Bali, Island of the Gods. Singapore: Periplus 1990, pp. 166-7.
  2. Angela Hobart et al.,The People of Bali. Oxford: Blackwell 2001, pp. 42-4; Adrian Vickers, Bali, a Paradise Created. Singapore: Periplus 1989, pp. 56-8.
  3. C. Geertz,Negara; The Theatre State in Nineteenth-Century Bali. Princeton: Princeton University Press 1980, pp. 110-3. This book provides a layout map of the Klungkung Palace as it was in c. 1905, just before the Dutch conquest (p. 110).
  4. Idanna Pucci, Bhima Swarga; The Balinese Journey of the Soul. Boston etc.: Bulfinch Press, pp. 14-8.
  5. H. Creese (1991), 'Sri Surawirya, Dewa Agung of Klungkung (r. c. 1722-1736); The historical context for dating the kakawin Parthayana' ,Bijdragen tot de Taal-, Land-en Volkenkunde147-4, pp. 402-19.
  6. I Wayan Warna et al. (1986), Babad Dalem; Teks dan terjemahan. Denpasar: Dinas Pendidikan dan Kebudayaan Propinsi Daerah Tingkat I Bali, pp. 115-7.
  7. Adrian Vickers,Bali, A Paradise Created. Singapore: Periplus 1989, p. 66.
  8. WA Hanna (2004), Bali chronicles. Singapore: Periplus, pp. 82-3, 94-9.
  9. WA Hanna, idem, pp. 139-43.
  10. M. Wiener (1995),Visible and invisible realms; Power, magic and colonial conquest in Bali. Chicago: University of Chicago Press.

Дәвам итеп укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • R. Pringle (2004), A short history of Bali; Indonesia's Hindu realm. Crows Nest: Allen & Unwin.
  • H, Schulte Nordholt (1996), The spell of power; A history of Balinese Politics, 1650-1940. Leiden: KITLV Press.
  • Ida Bagus Sidemen et al. (1983), Sejarah Klungkung. Klungkung: Pemerintah Kabupaten Daerah Tingkat II Klungkung.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]