Ваянг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ваянг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Явадагы Ваянг кулит (күләгә курчаклары) башкаруын даланг (курчаклар остазы) Ки Мантеб Судһарсоно башкара
Индонезиядә, Балида “Ваянг” тамашасы, Рамаянадан пьеса башкарыла

Ваянг, шулай ук ваджанг буларак мәгълүм, бу Индонезиядә, Яваның оригиналь мәдәниятләрендә булган традицион курчак театры формасы . Бу Индонезиядә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка төбәкләрендә булган традицион курчак тамашасы, биредә драматик кыйсса курчакларга ташланган күләгәләр аша сөйләнелә һәм кайвакыт кеше персонажлары да кулланыла.[1][2] Сәнгать формасы Индонезия мәдәниятен һәм сәнгать сәләтен тәбрикли; аның килеп чыгышы урта гасырларда Һинд диненең таралуына һәм көньяк Һиндстаннан килгән тһалубомалата сәнгатеннән килеп чыккан.[1][3][4]

Ваянг тулаем драма манзарасына карый. Кайвакыт күн курчакларын үзен Ваянг дип атыйлар .[5] Күләгә курчаклары театрына аккомпанемент булып Явада гамелан оркестры һәм Балида Гендер ваянг булып тора. Драматик кыйссалар риваятьләрне сурәтлиләр, мәсьәлән, Рамаяна һәм Маһабһаратамнан эпизодлар, һәм шулай ук мәдәни риваятьләрдән асаба адаптацияләр. Традицион рәвештә, Ваянг сәнгать әһеле һәм рухи җитәкче “даланг” тарафыннан ритуаль төннән-таң атуга кадәр тамашасында башкарыла; тамашачылар пьесаны экранның ике ягыннан да карыйлар.

ЮНЕСКО киңрәк “Ваянг” буларак мәгълүм булган Ваянг кулит күләгә курчак театрын 2003 елның 7 ноябрендә [[Кешелекнең Сөйләм һәм Матди булмаган Мирасы]] булып таныган. Танылган булганга, ЮНЕСКО Индонезиялеләрне традицияне сакларга сораган.[6] Ваянг шулай ук Малайзиядә, Таиландта, Камбоджада һәм Лаоста әһәмиятле тарихи сәнгать булган. Камбоджада ул нанг сбаек тһом (зур курчаклар), яки аянг (кечкенә курчаклар) дип атала.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг Ява телендә "күләгә" өчен төшенчә[7] яки "алдыңа китерү" дигәнне аңлата. Сүз стандарт Индонезия телендә баянг сүзенә эквивалент булып тора. Хәзерге заман Ява һәм Индонезия сүзлегендә, Ваянг курчакка үзенә яки тулаем алганда театр тамашасына карарга мөмкин.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг күләгә курчаклары (Бали, 20-нче гасыр башы)

Ваянг Индонезиядә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә традицион күләгә курчак театры булып тора. Борынгы Индонезиядә Ваянг булганы турында шәһадәт юк. Иң иртә шәһадәт безнең эраның 1-енче меңьеллык ахарына карый, урта чор эра текстларына һәм археологик урыннарга карый. Ваянгның килеп чыгышы билгеле түгел һәм өч ярыша торган теория тәкъдим ителгән булган:[8]

  • Һиндстан килеп чыгышы: бу гомумән өстенлек бирелә торган теория, чөнки Һинд дине һәм Буддизм Индонезия утрауларына 1-енче меңьеллыкта килгән,

теология белән Индонезия халыклары һәм Һиндстан суб-кыйтгасы халыклары мәдәният, архитектура алышканнар һәм тауарлар алмашкан.[8][3][4] Курчак сәнгате һәм драма пьесалары борынгы Һиндстан текстлары язмаларында очрый. Алар 1-енче меңьелыкның соңгы гасырларына һәм хәзерге эраның иртә гасырларына карый.[9] Дәвам итеп, Индонезия утраулары белән иң күбесе хезмәттәшлек иткән Көньяк Һиндстанның яр буе төбәге (Андһра Прадеш һәм Тамилнадның) [[тһолу боммалата]] дигән катлаулы, күн нигезле курчак сәнгате булган, аның Ваянг белән күп уртак элементлары бар.[1][10] Кайбер персонажлар, мәсьәлән, Санскрит театрында Видусакаһәм Ваянгта Семар бик охшаш. Һинд риваятьләре һәм Һинду эпосларыннан персонажлар күп төп пьесаларда очрый, аларның барысының да Һинд килеп чыгышы фаразлана, яки кимендә Индонезия тарихының Исламга кадәр чорына карый.[8] Җиван Пани раслаганча Jivan Pani states that Ваянг Көнчыгыш Һиндстанда Ориссада ике сәнгатьтән килеп чыккан Равана Чһайя курчак театры һәм Чһау биюеннән.[11]

  • Асаба килеп

чыгыш: Ваянг сүзе Һиндстан телләрендә юк, әмма Ява теле сүзе булып тора. Охшаш рәвештә Ваянг кулитта Ява һәм Бали телләрендә кулланылган кайбер башка техник төшенчәләр асаба телләргә нигезләнгән, хәттә пьеса Буддист һәм Һинду риваятьләре белән кисешкәндә. Шул фараз буенча, кайбер галимнәр, мәсьәлән,  Хазеу, Ваянгның асаба тамырлары дип фикер йөртә.[8]

  • Кытай килеп

чыгышы: бу иң ким популяр теория, ул анимизмга нигезләнгән курчак сәнгате борынгы Кытайда (безнең эраның 1000 елында) булган һәм Брэндон буенча "барлык Азия күләгә театрлары килеп чыгу урыны" булырга мөмкин булган.[8]

Брэндон раслаганча, килеп чыгышына карамастан, Ваянг үсеш алган һәм Ява феноменына кадәр үсеш алган. Кытайда, яки Һиндстанда Ваянгта чагылган катлаулылык, тирәнлек һәм иҗадилык булган курчак сәнгате турында хәзерге заман шәһадәте юк.[8]

Үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянгка караган иң борынгы мәгълүм булган язма мөгаен 9-ынчы гасырга карый. Маһараҗа Шри Локапала якынча 860 елда чыгарган Борынгы Ява (Кави) бүлегендә өч төр башкаручыны искә ала: атапукан, аринггит, һәм абанол. Ринггит  11-енче гасыр Ява шигырендә күн күләгә рәсеме буларак тасвирланган. Безнең эраның 930 елы белән даталанган язмада шулай дип әйтелгән, si Galigi mawayang ("Sir Galigi Ваянг"ны уйнаган). Мөгаен, традицион курчак театрның билгеле хасиятләре шул вакыттан бирле сакланып калган. Галиги сәяхәт итә торган башкаручы булган, ул махсус патша чараларында башкарырга соралган булган. Шул чарада ул Маһабһаратамнан Бһима каһарманы турында хикәяне башкарган. Каһурипан патшалыгының Аирлангга сараеның шагыйре Мпу Канва безнең эраның 1035 елда Арджунавиваһа Арджунавиваһа какавинында шулай дип яза: "santoṣâhĕlĕtan kĕlir sira sakêng sang hyang Jagatkāraṇa", моның мәгънәсе, "Ул нык һәм “Дөньяны Хәрәкәткә Китерүче”дән бары тик Ваянг экраны ераклыгында.Келир Ваянг экраны өчен Ява сүзе булып тора, шигырьдә актуаль рәвештә чын тормышны Ваянг тамашасы белән чагыштырыла, биредә бар көчкә ия Джагаткарана (дөньяны хәрәкәткә китерүче) даланг (курчак остазы) кебек үлемлеләрдән бары тик бер экран ераклыкта. Бу күләгә буларак Ваянгка ишарәдән  Ваянг тамашасы Аирлангга сарай янында инде мәгълүм булганы һәм Ваянг традициясе Явада мөгаен иртәрәк нигезләнгән булуы турында сөйли. Бу чордан язма шулай ук аваянг һәм аринггит кебек шөгыльләрне искә ала.[12]

Ваянг кулит ул яктылыкны һәм күләгәне җигүче уникаль театр формасы булып тора. Ак тукыма өстеннән тотылып, электр яки май лампасы яктылык чыганагы булып экранга күләгәләр төшерелә. Пьесалар гадәттә романтик хикәяләргә һәм дини риваятьләргә нигезләнә, аеруча классик Һинд эпослары, Маһабһаратам һәм Рамаянага нигезләнеп. Кайбер пьесалар шулай ук асаба вакыйгаларга яки башка асаба дини булмаган кыйссаларга нигезләнә.

Явада Даланг Ваянг кулитны башкара, якынча 1890 ел.

 

Сәнгать әһеле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дһаланг кайвакыт, дһаланг яки кави даланг дип атала, бу тамаша артында курчак актёры.[1][2][13] Ул экран артында утыра, җырлый һәм кыйссаның төрле персонажлары әңгәмәләрен сөйли.[14] Резонант мелодияне һәм конвенцион ритмны тәэмин итәр өчен арткы фонда традицион оркестр белән белән, даланг өскә күтәрелгәнлек өчен тавышын модуляцияли, шулай итеп драматизм өстәлә. Моннан аермалы рәвештә, пьесаның пигында яхшылыкның начар өстеннән җиңүе күрсәтелә. Даланг белеме, сәнгате өчен Индонезия мәдәниятендә бик хөрмәт ителә һәм рухи шәхес буларак дини эпосларга рухи кыйссаларны тормышка ашыра.[1][2][14]

Ваянг фигуралары шул вакытның рәсемнәрендә шулай ук бар, мәсьәлән, Балида Клунгкунгта сарай бүлмәсендә түбә фрескалары. Алар традицион Бали рәсемендә һаман да бар. Фигуралар буяулар белән буялган, яссы (5 – 15 мм — якынча ярты дюйм — калынлыкта), хәрәкәтләнүче куллар белән агачтан кисеп ясалган. Баш нык итеп тәнгә беркетелгән. Ваянг клитик курчак пьесаларын я көндез, я кичен башкару өчен кулланыла ала. Бу төр Ваянг чагыштырмача сирәк.

Хәзерге вакытта Ваянг дөньяда иң борынгы һәм иң популяр курчак театры формасы булып тора. Йөзләрчә кеше төн буе супер-йолдыз башкаручыларны, далангларны күрү өчен төн буе көтәләр, даланглар экстравагант акча алалар һәм бөтен дөньяда мәшһүр булып торалар. Соңгы тарихта иң мәшһүр даланглар булып Кин Нартосабдһо, Ки Аном Сурото, Ки [[Асеп Сунандар Сунарья]], Ки Сугино һәм Ки Мантеб Сударсоно.

Стильләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг кулит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк Явадан Ваянг (күләгә курчаклары), Ираван Өйләнүеннән сәхнә, 20-енче гасыр уртасы, Һавайи Университеты, Театр һәм Бию Бүлеге
Ваянг пурва сул яктан уң якка таба биш Пандаваны сурәтли: Джакартада Индонезия Музеенда Бһима, Арджуна, Юдһиштһира, Накула һәм, Саһадэва.

Ваянг кулит һичшиксез иң мәшһүр Индонезия Ваянгы булып тора. Кулитның мәгънәсе "күн", һәм ул курчакларның күн төзелешенә карый алар яхшы кораллар белән эшкәртелгән. Кыйссалар гадәттә Һинд дине эпослары Рамаяна һәм Маһабһаратамнан алынган.[15]

Ява Ваянгында пунокаван дигән персонажлар гаиләсе бар; алар кайвакыт "клоун хезмәтчеләр" дип аталалар, чөнки алар гадәттә кыйссаның каһарманы белән ассоциацияләнәләр, һәм юморлы һәм фәлсәфи интерлюдияләр бирәләр. Семар актуаль рәвештә мәхәббәт Илаһы булып тора, ул кешеләргә ярдәм итәр өчен Җирдә яшәргә ризалык биргән. Аның өч угылы бар:  Гаренг (иң олысы), Петрук һәм Багонг (иң кече угылы). Бу персонажлар Һинду эпосларында килеп чыкмаган, әмма соңрак өстәлгән булганнар.[16] Алар сәяси кабарега охшаш тәэмин итәләр, алар гайбәт сату һәм хәзерге эшләр белән эш итәләр.

Курчак фигуралары үзләре урыннан урынга аерылып торалар. Үзәк Явада, Суракарта (Соло) һәм Йогьякарта шәһәрләрендә иң яхшы Ваянг традицияләре һәм иң киң имитацияләнгән курчак стильләре бар. Төбәк күләгә курчаклары шулай ук Теманггунгта, Көнбатыш Явада, Баньюмаста, Сиребонда, Семарангта һәм [[Көнчыгыш Ява]]да бар. Балиның Ваянглары компактрак һәм табигыйрак фигуралар, ә Ломбокта чын кешеләрне чагылдыручы фигуралар бар. Еш комик эффект өчен мотоцикллар, автомобильләр, самолётлар һәм көймәләр өстәлә, әмма күбесенчә традицион курчак дизайны соңгы 300 елда үзгәрмәгән. Тарихи рәвештә, тамаша май лампасы тарафыннан мамык экранга төшерелгән күләгәләрдән торган. Хәзерге вакытта Явада Ваянг тамашасында кулланылган яктылык чыганагы булып еш галоген электр лампасы тора, шул ук вакытта Балида традицион учак яктысы булып тора. Ваянгның Сукарта Сәнгать Академиясендә кулланылган Ваянг сандоса (Баһаса Индонезия теленнән, чөнки биредә Ява теле урынына Индонезия теле кулланыла) кебек хәзерге формаларында сәхнә яктырту кораллары, төсле яктырткычлар, хәзерге заман музыкасы һәм башка инновацияләр кулланыла.

Мексикада Индра Свара тарафыннан башкарылган Ваянг кулит.

Башкару өчен яраклы Ваянг кулит фигурасын ясау өчен берничә атна вакыт таләп иткән кул эше җигелә, сәнгать әһелләре бергәләп төркемнәрдә эшли. Алар остаз модельләреннән башлана (типик рәвештә кәгазьдә), алар күнгә яки пергаментка төшерелә, бу фигураларның абрисын тәэмин итә һәм киселергә тиеш тишекләр күрсәтелә (мәсьәлән, авыз яки күзләр). Шуннан соң фигуралар гадәттә, пыяла шешә белән шомартыла һәм әзер ителә. Корылманы карап чыгалар һәм детальләрен эшкәртеп бетерәләр. Шәхси буяу алдыннан дәвам итеп шомарту була, аны башка һөнәр иясе башкара. Соңыннан тәнгә хәрәкәт итүчән өлешләр (өске куллар, куллар белән аскы куллар һәм манипуляция өчен бәйле таякчыклар), аның тотыла торган үзәк таягы бар. Персонал бер вакытта унга кадәр фигураны ясый, һәм аларны бер атнадан артык вакытта тәмамлый. Шулай да, However, there is not strong continuing demand for the top skills of Ваянг һөнәр ияләренең топ сәләтләренә даими көчле сорау юк һәм сәнгать буенча белеме булган чагыштырмача аз санлы белгечләргә кайвакыт канәгатьләндергеч керем алу авыр була.[17] Бәясе азрак булган курчакларны спрей ярдәмендә башкаралар, калыплар кулланалар һәм һәр буяуны башка шәхес башкара. Арзанрак курчаклар еш тамашалар вакытларында балаларга сатыла һәм кайвакыт күн урынына картоннан ясалган була.

Ваянг вонг[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг вонг тамашасында Пандава һәм Кришна

Ваянг вонг, шулай ук ваянг оранг буларак мәгълүм (турыдан-туры "кеше ваянг" буларак мәгълүм), Ява театр тамашасы булып тора, биредә кеше персонажлары курчак тамашасы хәрәкәтләрен имитацияли. Тамашада шулай ук кеше персонажларының биюе театр тамашасына интеграцияләнә. Типик рәвештә Рамаяна яки Маһабһаратам эпизодлары күрсәтелә.[18]

Ваянг дедог яки ваянг топенг[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг топенг актёрларының студия портреты.

Ваянг дедог театр тамашаларында Дҗанггала патшалыгының Панҗи шаһзадәсе циклы хикәяләре башкарыла. Актёрлар еш Ваянг топенг яки Ваянг дедог буларак мәгълүм битлекләрне кияләр. Гедог сүзе кедоктан килеп чыккан, ул топенг кебек "битлек" дигәнне аңлата. Ваянг гедогта Кедири патшалыгының Чандра Кирана принцессасы һәм Җанггаланың риваять таҗ шаһзадәсе Раден Панҗи Асмарабангунның мәхәббәте сурәтләнә. Чандра Кирана Дэви Ратиһның (Һинду мәхәббәт Алиһәсе) инкарнациясе һәм Пандҗи Камаджайяның (Һинду мәхәббәт Ходае) инкарнациясе булган. Кирана хикәясенә Смарадаһана ("Мәхәббәт уты") атамасы бирелгән булган. Катлаулы хикәянең ахырында алар өйләнәләр һәм Раджа Путра дигән угылга тумыш бирәләр. Элегрәк, Ваянг вонг бары тик Йогьякарта һәм Суракрта сарайларында патшазадәләр тамашасы өчен башкарылган булган. Вакыт узу белән ул шулай ук популяр һәм бөтен халык формасы булып киткән.

Ваянг Голек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Явадан Ваянг голек пары.
Ваянг голек формасында Сепот, Сунданлы Пунокаван.

Ваянг голек (Сундан язмасы белән: Калып:Sund) өч үлчәмле агач таяк курчаклары, алар астан тән аша башка таба сузылган агач таяк белән йөртелә һәм кулларга таякчыклар беркетелгән. Курчакларның конструкцияләре аларның төрлелегенә, чагыштырылуына һәм кеше биюен имитацияләү сәләтенә кертем ясый. Хәзерге вакытта, Ваянг голек күбесенчә Көнбатыш Яваның Сундан халкы белән ассоциацияләнә. Үзәк ЯвадаIn Central Java, the woodenагач ваянг шулай ук Ваянг менак буларак мәгълүм, ул Үзәк Явада Кудус Патшалыгыннан килеп чыккан.

Индра Свара тарафыннан Ваянг голек.

Ваянг голек тарихы турында аз мәгълүм, әмма галимнәр ул мөгаен Кытайда килеп чыккан һәм Явага 17-енче гасырга килгән дип фараз итәләр. Ваянг голекның иң борынгы традицияләре хәзер Пасисир төбәге дип аталган Яваның төньяк ярыннан килеп чыккан. 18-енче гасырда традиция Көнбатыш Явада Прианган таулы төбәгенә күчкән, анда ул соңыннан хәзер ваянг голек пурва дип аталган традициядә Рамаяна һәм Маһабһаратамны Бандунгта, Богорда һәм Җакартада бар. Сундан аксөякләре тарафыннан Ява Матарам кеҗавен мәдәниятен кабул итү мөгаен Султан Агунгның экспансив хөкеме вакытында Прианган төбәгендә Матарамның йогынтысы булган. Рамаяна һәм Маһабһаратамның төп персонажлары Үзәк Яваның Ваянг кулит пурва юрамалларына охшаш булып, кайбер пунакаваннарга (хезмәтчеләргә яки ишарәчеләргә) Сундан исемнәре һәм хасиятләре бирелгән булган, мәсьәлән Багонг буларак Сепот яки Астраҗингга һәм Петрук буларак Давала яки Удэл. Ваянг голек пурва хәзерге вакытта Ваянг голекның иң популяр формасы булып киткән.

Ваянг карусил яки ваянг клитик[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Батара Гуруның Ваянг клитик сурәте

Ваянг клитик фигуралары Ваянг голек һәм Ваянг кулит арасында уртак урын алып торалар. Алар Ваянг кулит фигураларына охшаш рәвештә ясалалар, әмма күн урынына нечкә агач кисәкләреннән һәм ваянг кулит фигураларына охшаш рәвештә күләгә курчакларына охшаш рәвештә кулланалар. Өстәмә охшашлык булып аларның Ваянг кулит кебек кечкенәрәк үлчәмдә булулары тора. Шулай да, агач күннән бозылуга күбрәк бирешүчән. Бәрү сәхнәләре вакытында Ваянг клитик фигуралары еш каты зыянга нык тора, бу күбесенчә тамашачыларның уйнавына күрә, әмма 1970-енче елга кадәр адекват клейлар булмаган илдә, бу гадәттә кыйммәтле, яңа фигураны яңадан ясау дигәнне аңлаткан. Бу нигездә пьесаларда очрый торган Ваянг клитик фигуралары сугыш сәхнәләренә дучар булып күннән ясалган кулларга ия. Бу фигураларның исеме клитик-клитик ономотоэпик тавышыннан, ул аларны даланг эшләткәндә килеп чыга.

Ваянг клитик фигуралары элек Көнчыгыш Явадан килеп чыккан, анда һаман аларны ясый торган остаханәләр бар. Алар Ваянг кулит фигураларыннан күпкә әзрәк тора. Бу курчакларда кулланылган хикәяләрнең килеп чыгышы көнчыгыш Ява патшалыкларыннан: Җенггала, Кедири һәм Маҗапаһит. Җенггала һәм Кедиридан Раден Панҗи һәм Синдералас хикәяләре килеп чыккан, аларда сугыш әтәчләре белән пар авыл яшьләре турында сөйләнә. Дамарвулан Маҗапаһит каһарман хикәяләрен тәкъдим итә. Дамарвулан ул акыллы егет, ул батыр, сәләтле һәм акыллы булып яшь сөйгәне Анҗасмара ярдәме белән күрше патшалыкка һөҗүм ясый һәм Бламбанганның Адипатисы (вице-короле) һәм Маҗапаһитның матур патшабикәсе Кенчанавунгуның дошманы Минакҗинггоны җиңә. Бүләк буларак, Дамарвулан Кенчанавунгуга өйләнә һәм Маҗапаһитның патшасы булып китә; ул шулай ук икенче хатын итеп Анҗасмара ледины ала. Бу хикәяттә мәхәббәт хикәяләре бар һәм ул тамашачыларда бик популяр булып тора. Даланг соңгы урындагы гайбәтләрне һәм талашуларны пьесага комедия буларак кертә.

Ваянг бебер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг бебер сугыш сурәте
Бһаратаюдһа сугышының Ваянг пыяла рәсеме.

Ваянг бебер сөйләнелгән хикәяләрнең төргәктә сурәтләнгән презентацияләренә таяна.[19] Ваянг беберның has strong similarities to narratives in the form of иллюстрацияләнгән баллада формасында хикәяләргә охшашлыклары бар, алар урта гасыр һәм иртә хәзерге заман Европада ел саен ярминкәләрдә киң популяр. Алар һаман шул ук тәкъдиргә дучар булганнар — алар беткән диярлек, гәрчә Үзәк Явада Сукарта (Соло)да кебек урыннарда Ваянг беберны тәэмин итүче сәнгать әһелләре һаман да бар.[20] Явага 15-енче гасырга килгән Кытай сәфәр кылучылары актёрларның төргәкләрне җәюе һәм тамашачыларны көлергә яки еларга мәҗбүр иткән хикәя сөйләүне тасвирлаган. Шул вакыттан сакланып калган берничә төргәк сурәтләр бар, алар хәзер музейларда сакланган. Ике туплама бар, кул белән ясалганы һәм кул белән ясалган кайры тукымадан, аларга ия булып икесе дә Үзәк Явада булган Пачитан һәм Воногири авылыннан мирас итеп алган гаиләләр тора. Күбесенчә ачык яклы павильоннарда һәм аудиторияләрдә үткәрелә торган тамашалар түбәндәге калып буенча башкарыла: Даланг ишарә бирә, барабанчы белән гамелан һәм берничә гонглы оркестр һәм ребаб (вертикаль рәвештә тотылган скрипка сыман музыка инструменты) белән музыкант уйный башлыйлар һәм даланг беренче төргәген җәя. Шуннан соң, сөйләп һәм җырлап ул тулы детальләрдә эпизодны сөйли. Шул рәвешле кич барышында ул бер юлы берничә төргәкне җәя. Төргәкләрдә һәр сәхнә хикәяне яки хикәя өлешен тәкъдим итә. Хикәянең эчтәлегендә гадәттә Панҗи романтик хикәяләреннән килеп чыккан, алар 12-енче – 13-енче Көнчыгыш Ява патшалыклары Җенггала, Даһа һәм Кедирида һәм шулай ук Балида булган ярым-тарихи риваятьләр булып тора.[21]

Персонажлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг персонажлары берничә төркем хикәяләр һәм тупламалардан алынган. Иң популяр һәм иң борынгы булып Ваянг пурва тора, аның хикәяләре һәм персонажлары Һинду Рамаяна һәм Маһабһаратам эпосларыннан алынган, алар борынгы Хастинапура, Айодхья һәм Аленгкапура (Ланка) патшалыкларында бара. Персонажларның башка төркеме Панҗи патшазадәсе циклыннан алынган, ул башта Явада Кедири Патшалыгы вакытында үсеш алган; бу хикәяләр ике Ява патшалыклары Җанггала һәм Панҗалу (Кедири)да тупланган.

Ваянг пурва[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваянг пурва (Ява телендә "борынгы" яки "оригиналь" ваянг өчен төшенчә) Ваянгка карый, алар Һинд эпослары Рамаяна һәм Маһабһаратамга карый. Алар гадәттә Ваянг кулит, Ваянг голек һәм Ваянг вонг бию пьесалары буларак башкарыла.[22] Үзәк Явада популяр Ваянг кулит персонажлары түбәндәгеләр (Notopertomo & Jatirahayu 2001):[23]

Кшатрия
Раджа
Дэва
Реси
Путри (принцессалар)
Абди
Раксаса


Ваянг пандҗи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Явада игезәк Кедири һәм Пандҗалу вакытында үсеш алган хикәяләр - Пандҗи патшазадәсе цикллары. Аның чагылыш формасы гадәттә Яваның һәм Балиның Ваянг гедог (битлекле Ваянг) һәм Ваянг вонг бию тамашаларында.

  • Раден Пандҗи патшазадәсе, шулай ук Пандҗи Асморо Бангун буларак мәгълүм, шулай ук Пандҗи Куда Ваненгпати буларак мәгълүм, шулай ук Ину Кертапати буларак мәгълүм
  • Галуһ Чандра Кирана, шулай ук Секартаҗи буларак мәгълүм
  • Пандҗи Семиранг, шулай ук Куда Наравангса, Кирана Принцессасының ир кеше маскировкасы
  • Ангграэни

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Wayang: Indonesian Theatre. Encyclopaedia Britannica (2012).
  2. 2,0 2,1 2,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Rubin2001p184 не указан текст
  3. 3,0 3,1 Miyao, J. (1977). «P. L. Amin Sweeney and Akira Goto (ed.) An International Seminar on the Shadow Plays of Asia». Southeast Asia: History and Culture (7): 142–146. DOI:10.5512/sea.1977.142.
  4. 4,0 4,1 Yves Bonnefoy (1993). Asian Mythologies. University of Chicago Press. p. 162. ISBN 978-0-226-06456-7. https://books.google.com/books?id=r4I-FsZCzJEC&pg=PA162. 
  5. Siyuan Liu (2016). [https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ Routledge Handbook of Asian Theatre]. Routledge. pp. 72–81. ISBN 978-1-317-27886-3. https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ. 
  6. [http://www.unesco.org/culture/ich/index.php?lg=en&pg=00011&RL=00063 "Wayang puppet theatre", Inscribed in 2008 (3.COM) on the Representative List of the Intangible Cultural Heritage of Humanity (originally proclaimed in 2003)]. UNESCO. Retrieved on 10 October 2014.
  7. Mair, Victor H. Painting and Performance: Picture Recitation and Its Indian Genesis. Honolulu: University of Hawaii Press, 1988. p. 58.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 {{cite book|author=James R. Brandon|title=Theatre in Southeast Asia|url=https://books.google.com/books?id=g-tAlBV5_LkC |year=2009|publisher=Harvard University Press|isbn=978-0-674-02874-6|pages=42–44, 65, 92–94, 278}}
  9. Kathy Foley (2016). Siyuan Liu. ed. [https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ Routledge Handbook of Asian Theatre]. Routledge. pp. 181–182. ISBN 978-1-317-27886-3. https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ. 
  10. {{cite book|author=Kathy Foley|editor=Siyuan Liu|title=Routledge Handbook of Asian Theatre|url=https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ |year=2016|publisher=Routledge|isbn=978-1-317-27886-3|pages=182–184}}
  11. {{cite book|last=Varadpande|first=Manohar Laxman|title=History of Indian Theatre, Volume 1|year=1987|publisher=Abhinav Publications|location=New Delhi|page=75|url=https://books.google.com/?id=SyxOHOCVcVkC&pg=PA75%7Cisbn=9788170172215}}
  12. Drs. R. Soekmono (1973). Pengantar Sejarah Kebudayaan Indonesia 2, 2nd ed. 5th reprint edition in 1988. Yogyakarta: Penerbit Kanisius. p. 56. 
  13. Sedana, I Nyoman (1993). «The Education of a Balinese Dalang». Asian Theatre Journal 10 (1): 81–100. DOI:10.2307/1124218.
  14. 14,0 14,1 Siyuan Liu (2016). [https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ Routledge Handbook of Asian Theatre]. Routledge. pp. 166, 175 note 2, 76–78. ISBN 978-1-317-27886-3. https://books.google.com/books?id=H1iFCwAAQBAJ. 
  15. {{cite book|author=Sumarsam|title=Gamelan: Cultural Interaction and Musical Development in Central Java|url=https://books.google.com/books?id=H4JgdJt0ZWwC&pg=PA30%7Caccessdate=19 June 2012|date=15 December 1995|publisher=University of Chicago Press|isbn=978-0-226-78011-5|page=30}}
  16. Eckersley. M. (ed.) 2009. Drama from the Rim: Asian Pacific Drama Book. Drama Victoria. Melbourne. 2009. (p. 15)
  17. Simon Sudarman, 'Sagio: Striving to preserve wayang', The Jakarta Post, 11 September 2012.
  18. James R. Brandon (2009). Theatre in Southeast Asia. Harvard University Press. pp. 46–54, 143–144, 150–152. ISBN 978-0-674-02874-6. https://books.google.com/books?id=g-tAlBV5_LkC. 
  19. Ganug Nugroho Adil, "Joko Sri Yono: Preserving 'wayang beber'", The Jakarta Post, 27 March 2012.
  20. Ganug Nugroho Adil, 'The metamorphosis of "Wayang Beber"', The Jakarta Post, 19 April 2013.
  21. Ganug Nugroho Adil, "Sinhanto: A wayang master craftsman", The Jakarta Post, 22 June 2012.
  22. Inna Solomonik. "Wayang Purwa Puppets: The Language of the Silhouette", Bijdragen tot de Taal-, Land- en Volkenkunde, 136 (1980), no: 4, Leiden, pp. 482–497.
  23. Notopertomo, Margono; Warih Jatirahayu. 2001. 51 Karakter Tokoh Wayang Populer. Klaten, Indonesia: Hafamina. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 979-26-7496-9]]
  • Signell, Karl. Shadow Music of Java. 1996 Rounder Records CD #5060, Cambridge MA.
  • This article was initially translated from the German-language Wikipedia article.
  • Poplawska, Marzanna. Asian Theatre Journal. Fall 2004, Vol. 21, p. 194–202.

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Alton L. Becker (1979), Aram Yengoyan and Alton L. Becker, ed., Text-Building, Epistemology, and Aesthetics in the Javanese Shadow Theatre, Norwood, NJ: ABLEX 
  • Brandon, James (1970). On Thrones of Gold — Three Javanese Shadow Plays. Harvard.
  • Ghulam-Sarwar Yousof (1994). Dictionary of Traditional South-East Asian Theatre. Oxford University Press.
  • Clara van Groenendael, Victoria (1985). The Dalang Behind the Wayang. Dordrecht, Foris.
  • Keeler, Ward (1987). Javanese Shadow Plays, Javanese Selves. Princeton University Press.
  • Keeler, Ward (1992). Javanese Shadow Puppets. OUP.
  • Long, Roger (1982). Javanese shadow theatre: Movement and characterization in Ngayogyakarta wayang kulit. Umi Research Press.
  • Mellema, R.L. (1988). Wayang Puppets: Carving, Colouring, Symbolism. Amsterdam, Royal Tropical Institute, Bulletin 315.
  • Mudjanattistomo (1976). Pedhalangan Ngayogyakarta. Yogyakarta (in Javanese).
  • Signell, Karl (1996). Shadow Music of Java. CD booklet. Rounder Records CD 5060.
  • Soedarsono (1984). Wayang Wong. Yogyakarta, Gadjah Mada University Press.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]