Коми (халык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коми (халык) latin yazuında])
Коми
Сурәт
Туган тел коми-зырян теле[d]
Халык саны 350 000
Чыгыш иле  Россия
 Коми Викиҗыентыкта
Традицион киемнән зырян һәм вотяклар, 1862 ел

Комилар (коми-зыряннар, искечә — зыряннар үзатамалары — коми коми[1], коми-морт, коми-войтыр[2]) — фин-угор халкы, Коми Республикасы җирле халкы. Дөньядагы барлык комилар диярлек: 97,6 % коми-зыряннар һәм 96,9 % якын тугандаш коми-пермяклар Россия чикләрендә яши.

Этнонимнарның килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кама елгасы исеменнән, шулай итеп коми-морт (коми кешесе, коми ире) сүзгә-сүз Кама елгасында яшәүче дигәнне аңлата[3];
  • Этнонимны венгерча hím, манс. хум — «ир-ат, кеше»[4] белән дә чагыштыралар.

Коми этнонимы килеп чыгышы турында берничә версия бар. Икесе дөреслеккә охшаган:

  • зырь, зырянsyrjä «чик»
  • пермь, пермякperä maa «арткы җир»

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия территориясендә комилар таралышы картасы

Россиядә коми халкы вәкилләренең күпчелеге (202,3 мең кеше (2010 ел), 256,5 мең (2002 ел)[5] традицион рәвештә Коми Республикасында яши, алар барлык халыкның 23,7 % тәшкил итәләр. Республиканың авыл җирлегендә халыкның коми проценты шәһәрләрдәгегә караганда күбрәк.

Гомумән, Россия буенча 2010 елда якынча 228 мең коми-зырян яшәгән. 2002 елда 293 мең кеше тәшкил иткәннәр[5]. Комилар кечкенә анклавлар булып, Россия Федерациясенең Архангельск, Мурманск, Киров, Төмән, Омск һәм башка өлкәләрендә дә яшиләр.

Россиядә коми телен белүчеләр аз — коми этносы вәкилләренең 169 мең кешесе генә аны туган теле дип атаган (2002 ел)[5].

Украинада 2001 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча 1545 коми-зырян кешесе яшәгән, аларның 330 кешесе (Украинаның барлык комиларының 1/5еннән аз гына күбрәк) коми телен туган теле итеп билгеләгән, украин телен — 127 кеше (8 %тан артык), калганнары — нигездә рус телен туган телләре дип күсәткән.

Коми һәм коми-пермяк халыклары таралышы

Дөньяда коми халкы (коми-зыряннар, коми-пермяклар һәм коми-язьвиннар белән бергә) саны 400 меңгә якын.

Этногенез һәм этник тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коми сүзе ике коми халкының да этнонимнарында бар, ул автоним булып тора, ә пермяклар һәм зыряннар — русча экзонимнары[6]. Ике экзоним да борынгы рус теленә балтик-фин (борынгы вепс) чыганагыннан кергән һәм впсларга карата көнчыгыштарак яшүчене аңлата:

Коми (фин-пермь этнолингвистик җәмгыяте) ата-бабалары тикшеренүчеләр тарафыннан беренче тапкыр б. э. к. II мең еллыкларда Иделгә Ока һәм Кама елгалары кушылган урында ачыла. Соңрак борынгы пермьнәр бабалары төньякка, Кама буе якларына тарала.

Археологлар һәм этнологлар бер-берсен алмаштырып торган һәм хәзерге коми-зыраннар мәдәниятенә алып барган берничә төп археологик культуралар сызыгын билгелиләр:

Якын этнослар белән үзара бәйләнеш процессында комилар составына вепслар, руслар, ненцлар һәм манси ассимиляцияләнгән төркемнәре кергән. Бу антропологик кыяфәтенә һәм коми культурасының аерым компонентларына тәэсир иткән, коми составында аерым этнолокаль төркемнәр барлыкка килгән. Коми краеннан чыгучылар Себердә яңа шәһәрләр төзүчеләр һәм шунда яшәүчеләр арасында була.

Россиядә XVIII гасыр ревизияләре буенча комилар саны:

Ел (ревизия) Мең кеше .
1719 (беренче ревизия) 41,6
1745 (II ревизия) 43,7
1763 (өченче ревизия) 44,0
1782 (өченче ревизия) 47,2
1795 (бишенче ревизия) 52,4

1897 елгы Бөтенроссия җанисәбе нәтиҗәләре буенча комилар (туган теле — зырян теле) түбәндәге губерналарда яшәгән:[7]

Губерна Ирләр Хатын-кызлар Барысы да
Вологда 52762 62204 114966
Архангельск 11058 12201 23259
Тубыл 3609 3474 7083
Пермь 3290 1184 4474
Башка губерналар 2316 1520 3836
Империядә 73035 80583 153618

Шуларның шәһәрләрдә бар халык санының 4%-тан артыгы (6340 кеше) яшәгән[8].

Коми теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коми-зыряннар коми-зырян телендә сөйләшәләр, ул урал телләре гаиләсенең фин-угыр төркеме пермь тармагына карый. Аңа иң якын телләр булып коми-пермяк һәм коми-язьвин телләре, шулай ук удмурт теле тора.[9]

1918 елда әдәби телнең нигезендә сыктывкар диалекты кабул ителә, ул түбән вычегда, югары вычегда һәм сысол диалектлары арасындагы күчеш диалекты булып тора[10].

Коми телен Коми Республикасының дәүләт телләренең берсе буларак тану аны өйрәнүдә үсешкә китерә. 1990 елдан алып 1999 елга кадәр республикада коми телен өйрәнүче гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары саны 13 %ка арткан. 1999/2000 уку елында 161 мәктәптә 16 меңнән артык укучы коми телен туган тел буларак өйрәнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ко́ми-зыря́нский язы́к
  2. БРЭ. әлеге чыганактан 2020-07-01 архивланды. 2020-07-01 тикшерелгән.
  3. Коми-зыряне. әлеге чыганактан 2005-12-26 архивланды. 2009-01-08 тикшерелгән.
  4. Uralonet. әлеге чыганактан 2022-10-05 архивланды. 2022-10-05 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Тысячелетие народа Коми: человек и климат. әлеге чыганактан 2009-02-05 архивланды. 2009-01-08 тикшерелгән.
  6. Истомин Ф. Зыряне, статья на encyclopediya.ru. әлеге чыганактан 2009-02-05 архивланды. 2009-01-08 тикшерелгән.
  7. Демоскоп Weekly - Приложение. Справочник статистических показателей.. www.demoscope.ru. әлеге чыганактан 2019-07-31 архивланды. 2022-06-17 тикшерелгән.
  8. Брюханова Е.А. Межархивная база данных по документам переписи 1897 года: разработка структуры и особенности заполнения. — В. 4. — Т. 4. — С. 1–10. — ISSN 2585-7797. — DOI:10.7256/2585-7797.2017.4.25029
  9. Ракин А. Коми язык // Республика Коми: Энциклопедия. — Сыктывкар: Коми книжное издательство, 1966. — Т. I. — Б. 173.
  10. Лыткин В. И. Коми-зырянский язык // Языки народов СССР. Т. 3: Финно-угорские и самодийские языки. — М.: Наука, 1966. — Б. 282.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Коми // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей; гл. ред. Р. Г. Рафиков; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина (PLATINA), 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3. Архивная копия от 29 ноября 2014 на Wayback Machine
  • Попов К. Зыряне и зырянский край. М., 1874.
  • Лыткин Г. С. Зырянский край при епископах пермских и зырянский язык. СПб., 1889.
  • Сидоров А. С. Знахарство, колдовство и порча у народа коми. Л., 1928.
  • Белицер В. Н. Очерки по этнографии народов коми (зырян и пермяков) // Труды Института этнографии. Новая серия. Том 45. М., 1958.
  • Лашук Л. П. Очерк этнической истории Печорского края. Сыктывкар, 1958.
  • Лыткин В. И., Гуляев Е. С. Краткий этимологический словарь коми языка. М., 1970. (2-е изд.: Сыктывкар, 1999.)
  • Лашук Л. П. Формирование народности коми. М., 1972.
  • Жеребцов Л. Н. Расселение коми в XV—XIX вв. Сыктывкар, 1972.
  • Жеребцов Л. Н. Формирование этнической территории коми (зырян). Сыктывкар, 1977.
  • Конаков Н. Д. Коми охотники и рыболовы во второй половине XIX — начале XX века. М., 1983.
  • Мифология коми. М., 1999.
  • Народы России: живописный альбом, Санкт-Петербург, типография Товарищества «Общественная Польза», 3 декабря 1877, ст. 153
  • Коми // Народы России: Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.