Константин Ворошилов (1885)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Ворошилов (1885) latin yazuında])


Константин Ворошилов
Туган телдә исем рус. Константин Константинович Ворошилов
Туган 11 февраль 1885(1885-02-11)
Казан, Россия империясе
Үлгән 1929
Ватандашлыгы Россия империясе
Балалар Марина Константиновна Ворошилова[d]
Ата-ана

Константин Ворошилов ( 11 февраль,1885, Казан - 1929) - адвокат, ОСВАГ җәмгыятен пропагандалаучы, Кырым Халык Вәкилләре Советы Рәисе (1917-1918).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Константин Константинович Ворошилов 1885 елның 11 февралендә Казанда физика-математика факультеты деканы һәм Казан Император Университеты ректоры Константин Васильевич Ворошилов гаиләсендә туган [1] . Константин Ворошилов Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Шунда укыганда, социал-демократик партиягә керә һәм аның Казан комитеты председателе итеп сайлана.

1905 елгы революциядә актив катнашкан, шуның өчен 1907 елда ул университеттан куылган, кулга алынган һәм Вятка өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән.

Сөргеннән кайткач, ул чит илгә - Германиягә китә, шунда белем алуын дәвам итә.

Рәсәйгә кайткач, Симферопольгә урнаша, анда присяжный поверенный була һәм Г. В. Плеханов оештырган Бердәмлек төркеменә кушыла.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Кырым халык вәкилләре Советы составына керә һәм аның рәисе була.

Гражданнар сугышы вакытында адвокатлыгын ташлап, ОСВАГ җәмгыятенең пропагандисты була, Кырымдагы Ак Армия солдатлары арасында большевистларга каршы агитация белән шөгыльләнә [2] .

1920 елда большевиклар Кырымга килгәч, башта Симферополь хастаханәсендә чит кеше исеме астында яшеренергә мәҗбүр була, анда аның икенче хатыны Екатерина Григорьевна Грудинская эшли. 1921-1922 елларда үз йорты подвалында яшеренеп яши.

Кызы Марина тугач, гаилә Казанга күченә, анда Ворошилов үзенең чын исеме астында яши һәм 1929 елга кадәр адвокатлык белән шөгыльләнә. Казан хакимиятенә аның Кырымдагы эшчәнлеге билгеле булмый. Аларның гаиләсен Казанда хөрмәт итәләр һәм аңа 1905 елгы революция Герое исеме бирелә.

1929 елның 5нче гыйнварында Казанда үлә. Арча зиратында күмелгән.

Хәзерге вакытта Ворошилов яшәгән йорт Симферополь шәһәренең истәлекле урыны булып тора [3] һәм җирле әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән [4]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны - Нина Ивановна Львова.
  • Икенче хатыны - Екатерина Григорьевна Грудинская (1895-1973), микробиолог.
  • Беренче никахтан балалары - Владимир Константинович Ворошилов (1906-1984), укытучы, һәм Андрей Константинович Ворошилов (1916-1944), хәрби метеоролог, Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган .
  • Икенче никахтан балалары - Марина Константиновна Ворошилова (1922-1986), вирусолог, СССР медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В.А.Оболенский, Моя Жизнь, Мои Современники [5]. Всероссийская Мемуарная Библиотека, серия Наше Недавнее, выпуск 8. YMCA Press, Paris, 1988

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ворошилов, Константин Васильевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. В.А.Оболенский, Моя Жизнь, Мои Современники. Всероссийская Мемуарная Библиотека, серия Наше Недавнее, выпуск 8, глава 34. YMCA Press, Paris, 1988
  3. Жилой дом присяжного поверенного К. К. Ворошилова, достопримечательность, бул. Ивана Франко, 35, Симферополь, Россия — Яндекс.Карты
  4. Постановление Совета Министров Крымской АССР номер 298 от 19 декабря 1991 года.
  5. Моя жизнь. Мои современники (fb2) | Флибуста