Кускус
Кускус | |
кабил. seksu | |
Мәдәният | берберы[d] |
---|---|
Чыгыш иле |
Әлҗәзаир[1] Тунис[1] Ливия дәүләте Непал Мавритания Мәгъриб |
Материал төре | бодай, яшелчә һәм ит |
Матди булмаган мәдәни мирас статусы | Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасның репрезентатив исемлеге[d][1] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | ich.unesco.org/en/RL/01602(ингл.), ich.unesco.org/fr/RL/01602(фр.) һәм ich.unesco.org/es/RL/01602(исп.) |
Кухня | Берберская кухня[d], алжирская кухня[d], тунисская кухня[d], марокканская кухня[d] һәм Кухня Мавритании[d] |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Intangible Cultural Heritage[d] |
Кускус Викиҗыентыкта |
Кускус (гарәп. كسكس) — бодай ярмасы. Шул ук исемдәге Мәгъриб яки Бербер чыгышлы ашамлык нигезе булып тора.
Тарихи кускусны тарыдан пешергәннәр. Хәзерге вакытта манный ярмадан ясалган кускус аеруча киң таралган. Тышкы яктан түгәрәк дөгегә охшаган, ярма диаметры 1–2 мм.
Таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кускус XIII гасырдан язма чыганаклар буенча билгеле. Мәгърибта (Әлҗәзаирда[2], Туниста, Ливиядә һәм Марокконың төньягында) төп азык-төлек продуктларының берсе. Африканың башка өлешләрендә, Франциядә, Сицилиянең Трапани провинциясендә (фрегола), Израильдә һәм Якын Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә азрак таралган.
1940 һәм 1950 елларда Мәгъриб илләреннән яһүдләрне репатриацияләгәннән соң, Израильдә кускус аналогы — «птитим» (яһүд. פתיתים) тарала.
Кускус ярма буларак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кускус ярмасы вак манный ярмадан, күпкә сирәгрәк башка кыяклылардан җитештерелә. Манный ярмасына су сибелә, килеп чыккан массадан ярмалар формалаштырыла, аларга аннары коры манный яки он сибәләр һәм илиләр. Иләк аша үтә торган артык кечкенә ярмалар яңадан манный белән сибелә.
Гадәттәгечә, кускусны хатын-кызлар әзерләгән, тик кускус әзерләү бик авыр процесс булганга, хәзер кускусны җитештерү механикалаштырылган[3].
-
Кускус ярмасы
-
Кускус әзерләү
-
Кускус әзерләү
-
Кускусоварка (пароварка төре)
Кускус ашамлык буларак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Кускус» дип аталган ашамлык гадәттәгечә парда әзерләнә һәм томалап пешерелгән ит һәм (яки) томалап пешерелгән яшелчә белән бергә бирелә. Таралган төрләр:
- Кускус ит белән (нигездә сарык һәм бәрән) Урта диңгез ярыннан ераграк киң таралган.
- Мәгърибның яр буе өлкәләрендә һәм Джерба утравында кускус балык һәм диңгез азык-төлекләре белән пешерелә.
- Яшелчәләр белән вегетариан кускус еш очрый. Йөзем, киптерелгән җимешләр, чикләвекләр белән ясалган кускус месфуф дип атала.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Representative List of the Intangible Cultural Heritage of Humanity, Liste représentative du patrimoine culturel immatériel de l’humanité, Lista Representativa del Patrimonio Cultural Inmaterial de la Humanidad
- ↑ Люс — Бен Абен, мавританские женщины за приготовлением кускуса, город Алжир, Алжир (1899).
- ↑ Кускус — гость из Марокко
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Похлёбкин В. В. Кус-кус // Кулинарный словарь. — М.: Издательство «Э», 2015. — С. 176. — 456 с. — 4000 экз. — ISBN 978-5-699-75127-3.