Күк механикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күк механикасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кояш системасында күк җисемнәре хәрәкәт итүләре Ньютон механикасы һәм бөтендөнья тартым кануны ярдәмендә тасвирланып була, тик Кояш янында кайбер күренешләрне Эйнштейн механикасы гына тасвирлый ала (көчле гравитация өчен)

Күк механикасы - күк җисемнәре хәрәкәтләрен өйрәнү һәм исәпләү өчен механика кануннарын куллана торган астрономия бүлеге, беренче чиратта Кояш системасының күк җисемнәре (Ай, планеталар, аларның иярченнәре, кометалар, кече җисемнәр) тикшерелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр Кеплер (1571-1630) планеталар хәрәкәт итү өч кануннарын таба, соңрак Исаак Ньютон (1643-1727) гомумиләштерелгән бөтендөнья тарту канунын тасвирлый.

XVII-XX гасырларда күк механикасы Ньютон классик механикасы нигезендә үстерелә.

Астродинамикада күк механикасы ясалма иярченнәр һәм галәми корабларга карата кулланыла.

Ньютонның классик кануннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче канун яки инерция канунында инерциаль хисап системалары тасвирлана: тышкы көч тәэсир итмәгәндә җисем тикторыш яки туры һәм тигез хәрәкәт итү халәтендә була. Тышкы көч булганда җисем тизләтелә, кәкре юлда хәрәкәт итүче җисем тизләнеш белән бара, бу тизләнешне гравитацион көч булдыра.
  • Икенче канун яки көч кануны буенча көч тизләнешкә туры пропорциональ, пропорциональлек коэффициенты - инертлык дәрәҗәсе - масса булып тора.
  • Өченче канун буенча тәэсир итүче көч каршы тәэсир итүче көчкә тиң, ләкин капма-каршы юнәлгән.

Кеплер кануннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кеплер кануннары
Кеплерның беренче кануны
  • Эллипслар кануны: Кояш системасының һәр планетасы эллипс буйлап әйләнә, эллипсның бер фокусында Кояш урнашкан.
  • Мәйданнар кануны: һәр планета Кояшның үзәге аша үтүче яссылыкта хәрәкәтләнә, өстәвенә Кояш һәм планетаны тоташтыручы радиус-вектор тигез вакытта тигез мәйданннарны камап үткәрә.
  • Гармоник канун: планеталарның Кояш тирәсендәге әйләнү периодларының квадратлары планеталарның орбиталары зур ярым күчәрләр кублары буларак нисбәт ителә.

,

биредә и  — планеталарның Кояш тирәсендәге әйләнү периодлары, һәм  — планеталарның орбиталары зур ярым күчәрләр озынлыклары.

Әлеге канун иярченнәр өчен дә үтәлә.

Исаак Ньютон Кеплерның өченче кануны төгәл булмавын күрсәткән, чынында канунда планетаның массасы керә:

,

биредә  — Кояш массасы, һәм  — планеталар массалары

Шуннан орбиталь периодлар һәм орбиталар билгеле булганда, планеталар һәм иярченнәр массаларын билгеләргә була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Marquis de la Place. Mécanique céleste. Hillard, Gray, Little, and Wilkins, 1829.
  • Кононович Э. В., Мороз В. И. Общий курс астрономии: учебное пособие. — М.: Едиториал УРСС, 2004. — С. 56–57. — 544 с. — ISBN 5-354-00866-2.
  • Конфигурации планет / Ерпылёв Н. П. // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.