Көчекләр патруле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көчекләр патруле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Көчекләр патруле
PAW Patrol
Жанр детский телевизионный сериал[d], анимацион сериал[d], приключенческий телесериал[d] һәм комедийный телесериал[d]
Ил Flag of Canada (Pantone).svg Канада
Flag of the United States.svg АКШ
Тел инглиз теле
Дөнья күрү 12 август 2013,
IMDb ID 3121722
nickjr.com/paw-patrol/ һәм pawpatrol.com

«Көчекләр патруле» — Кит Чэпман иҗат иткән Канада мультсериалы. Сериалның беренче сериясе 2013 елның 12 августында Америкада «Nickelodeon» телеканалында һәм 2013 елның 2 сентябрендә Канадада «TVOKids» каналында күрсәтелгән. «Көчекләр патруле» - Райдер исемле 10 яшьлек шаян малайдан һәм сигез көчектән торган коткаручылар командасы. Аларның төп миссиясе - Маҗаралар бухтасын һәм анда яшәүчеләрне һәртөрле һөҗүмнәрдән саклау. Хәвеф-хәтәр турында сигнал булуга, Зик Райдер үз командасын коткару операциясе турында сөйләшү өчен үзенең штаб-квартирасында җыя.

Көчекләрнең исемнәре: Маршал, Гонщик (Чейс), Рокки, Зума, Крепыш, Скай, Эверест и Робопс.

Гонщик (Чейс) - Райдерның иң яраткан эте, немец овчаркасы. Ул полиция хезмәткәре ролен башкара. Зәңгәр төстәге зур полиция машинасында йөри. Песиләргә, кош каурыйларына һәм чәчәкләргә аллергия белән интегә. Ул Скайга гашыйк, дөрес, үзе моны бик нык яшерсә дә. 2нче сезоннан супер-шпионга әйләнә.

Маршал (Marshall) - шат күңелле далматин, янгын куркынычсызлыгы өчен көрәшә. Кызыл төстәге янгын сүндерү машинасында йөри. Үзенең игътибарсызлыгы аркасында еш кына уңайсыз хәлләргә тарып йөри..

Скай (Skye) - кокер-пудель породалы көчек-кыз. Ул авиатор-коткаручы. Очучылар күзлеге киеп һәм канатлы сумка асып йөри. Алсу төстәге вертолетта оча.

Крепыш (Rubble) - инглиз бульдогы - төзүче функциясен үти. Командага кушылганчы, берүзе - гаиләсез, дус-ишләрсез яшәгән була. Үрмәкүчләрдән курка. Төзелеш техникасын биш бармагы кебек белә. Һәм сары бульдозерда йөри.

Рокки (Rocky) - породасыз көчек. Ремонт һәм калдык-постыкларны яңадан эшкәртү өчен җавап бирә. Яшел төстәге чүп түгүче машинада.

Зума (Zuma) - шоколад төсендәге лабрадор-ретривер, суга батучыларны коткаручы.

Эверест (Everest) - тау рейнджеры вазыйфасын башкаручы көчек-кыз. Ак-яшкелт төстәге кар чистарткыч машинада йөри. Рюкзагында реактив сноуборд йөртә.

"Шаян ТВ" каналында мультсериалның күпмедер сериясе татар телендә тәрҗемә ителде.