Леонид Воеводин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Воеводин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Леонид Воеводин
Туган 13 декабрь 1922(1922-12-13)
Стрешнево[d], Крапивна өязе[d], Тула гөбернәсе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Үлгән 6 февраль 1998(1998-02-06) (75 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре профессор

Воеводин Леонид Дмитриевич (13 декабрь 1922 ел6 февраль 1998 ел), Мәскәү) — юрист, юридик фәннәр докторы (1973), Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры (1995).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Дмитриевич Воеводин 1922 елның 13 декабрендә Тула губернасының Тепло-Огаревский өязе Стрешнево авылында туган. Икенче дөнья сугышы вакытында 1942 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты була. 1949 елда ул «Толкование норм советского права» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, юридик фәннәр кандидаты булып китә. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, шул ук елның октябрь аенда МДУның юридик факультетына караган дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли башлый.

Мәскәү университетында эшләү елларында ул студентларга кафедра карамагында булган бөтен уку курслары буенча диярлек лекцияләр укый: шул исәптән халык демократиясе илләренең дәүләт хокукы буенча курслар (соңыннан — чит социалистик илләрнең дәүләт хокуклары буенча курс), совет дәүләт хокукы буенча курслар (аннары — Русия конституция хокуклары буенча курс). Ул берьюлы берничә махсус курс алып бара, шул исәптән «Кытай Халык Республикасы» дәүләт хокукы, «Көнчыгыш Аурупа һәм Азия илләренең конституция хокукы» һәм «Дәүләт хокукларының төп проблемасы». Моннан тыш ул «СССР гражданнарының хокук хәле нигезләре» һәм «Совет Конституциясе һәм аның үсеше» махсус семинарлар эше белән җитәкчелек итә.

1950 елдан алып 1952 елга кадәрге чорда СССРның яңа оештырылган КХР га ярдәме чикләрендә, Леонид Воеводин Кытайга җибәрелә: университетта дәүләт хокукы кафедрасына җитәкчелек итә һәм юридик факультет деканы киңәшчесе була. Ул КХР-да лекцияләр укый, семинар дәресләр үткәрә, фәнни эшләр алып бара. 1956 елда басылып чыккан «Кытай Халык Республикасының дәүләт корылышы» монографиясе шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып тора.

1974 елда Воеводин «Конституционные проблемы правового положения личности» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый һәм юридик фәннәр докторы булып китә. 1976 елда Мәскәү дәүләт университеты профессоры булып китә; аннан соң берничә ел дәвамында кафедра мөдире урынбасары була. 1977 елда «Мировая социалистическая система и государственное право в европейских социалистических странах» ике томлыгының биш бүлегенең авторы; ун елдан соң Прагада чех телендә басылып чыккан «Конституционные системы социалистических стран» коллектив монографиянең автордашы була (1987). «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Воеводин Русия Президенты Борис Ельцинның КПССны тарату карарына каршы тора; Русия лидерының бу адымы конституциягә каршы килә дип исәпли. 1995 елда Воеводин Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры була; 1998 елның 6 февралендә Мәскәүдә вафат була.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Воеводин совет һәм шулай ук совет власте бетерелгәннән соңгы чор канунияте чикләрендә шәхеснең хокук статусы турында берничә (йөздән артык) хезмәтнең авторы һәм автордашы булып тора. Ул, 1948 елда БМО кабул иткән кеше хокуклары һәм азатлыгы гомуми декларациясендәге кебек, кешенең традицион хокукларын һәм азатлыгын ныгыту яклы була.

    • «Проблемы государственного права развитого социализма» (соавт., 1986)
    • «Юридические гарантии конституционных прав и свобод личности в социалистическом обществе» (соавт., 1987)
    • «Государственное право стран народной демократии» (соавт., 1960)
    • «Государственное право зарубежных социалистических стран» (соавт., 1972)
    • «Основы государственного права Германской Демократической Республики» (соавт., 1962)
    • «Юридический статус личности в России» (1997)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Памяти Ленина Дмитриевича Воеводина (1922-1998) // Хәбәрче Московского университета. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1998, № 2. — С. 117-119.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Воеводин Леонид Дмитриевич (неопр.). letopis.msu.ru. Летопись Московского университета, Аналитическая служба МГУ имени М. В. Ломоносова. Дата обращения 13 ноября 2019.
  • Леонид Дмитриевич Воеводин (1922-1998) (неопр.). pravo.hse.ru. НИУ ВШЭ. Дата обращения 13 ноября 2019.