Людвиг Фогель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Людвиг Фогель latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Людвиг Фогель
Туган телдә исем алман. Johann Ludwig Andreas Vogel
Туган 6 (17) гыйнвар 1771[1]
Арнштадт, Алмания
Үлгән 3 (15) сентябрь 1840 (69 яшь)
Гота, Алман берлеге[d]
Ватандашлыгы Flag of Germany.svg Алмания
Әлма-матер Ена үнивирситите[d]
Һөнәре табиб, укытучы
Эш бирүче Казан Император университеты
Балалар Густав Фогель
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d]

Людвиг (Лев) Лаврентьевич (Иоганн Людвиг Андреас) Фогель (алман. Johann Ludwig Andreas Vogel; 1771 елның 6 гыйнвары, Арнштадт1840 елның 3 сентябре, Гота) — Алмания һәм Россия табибы һәм педагог; Казан университетының «врачебное веществословие» кафедрасы буенча ординар профессоры, медицина докторы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоганн Людвиг Андреас Фогель 1771 елның 6 гыйнварында Арнштадт шәһәрендә туа. 1791 елдан башлап Йена университетында медицина өйрәнгән һәм шунда ук 1794 елда «De fatuitate» диссертациясен тәкъдим итеп, медицина һәм хирургия докторы дәрәҗәсен алган[2].

1802 елдан башлап ул «Gesundheitszeitung» медицина журналы чыгара, ә 1814 елдан — «Hygaea» журналын. Алманиянең төрле шәһәрләрендә яшәгән, медицина практикасы белән шөгыльләнгән, ә 1818 елда Россия империясенә күчеп килә һәм Эстләндия губернасында округ табибы урынын ала[3].

1821 елда Фогель Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясе тарафыннан медицина докторы дип табыла һәм киләсе елның августында Казан университетына ординар профессор итеп билгеләнә, шул ук елның ахырында хирургияне дә укыта. 1823 елның 8 июлендә (13 июнендә сайланган) табиб фәннәре бүлеге деканы итеп раслана һәм бу вазыйфада 1825 елның июленә кадәр кала; 1834 елның 15 июненнән 1835 елның июненә кадәр яңадан бу вазыйфада була[4][5].

1830 елда, Александр Лентовский белән бергә, ул Сергиев минераль чишмәләре суын тикшерә.

1831 елда Фогель Саратов губернасында холераны тикшеренү өчен комиссия әгъзасы була һәм аны туктатуга ярдәм итүе өчен иң Югары мәрхәмәткә лаек була.

1837 елда, Казан университетын яңа устав буенча үзгәртеп кору уңаеннан, Людвиг Лаврентьевич Фогель отставкага җибәрелә һәм чит илгә чыгып Готада урнаша. 1840 елның 3 сентябрендә шунда вафат була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Улы — Густав Фогель (1805—1859), Алмания һәм Россия юристы, педагог, фәлсәфә докторы һәм хокук докторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Pagel J. Vogel, Johann Ludwig Andreas // Allgemeine Deutsche BiographieL: 1896.
  2. Калып:ВТ-РБС+
  3. Фогель, Людвиг Лаврентьевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. ФОГЕЛЬ ЛЮДВИГ (ЛЕВ) ЛАВРЕНТЬЕВИЧ. әлеге чыганактан 2018-01-19 архивланды.
  5. «Казанский государственный медицинский университет (1804-2004гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь / В. Ю. Альбицкий, М. Э. Гурылева, Н. Х. Амиров и др. Под ред. В. Ю. Альбицкого, Н. Х. Амирова. – Казань: Магариф, 2004. – 472 с.: портр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Vogel, Johann Ludwig Andreas // Allgemeine Deutsche Biographie (алм.).
  • «Lexicon der hervorragenden Aerzte», herausgeg. v. August Hirsch, Wien, 1888 (алм.)).