Люксембург (шәһәр)
Люксембург | |
люкс. Stad Lëtzebuerg фр. Luxembourg алман. Luxemburg | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 963 |
---|---|
Рәсми исем | Lëtzebuerg, Luxembourg, Luxemburg һәм Luxemburg |
Демоним | lussemburghesi |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Люксембург[1] |
Нәрсәнең башкаласы | Люксембург, Форе[d], Люксембург[d], Герцогство Люксембург[d] һәм Люксембург[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Люксембург[d] |
Сәгать поясы | Үзәк Аурупа вакыты[d], UTC+01:00 һәм UTC+02:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Альзет[d], Петрус[d], Zéissengerbaach[d], Q25584407? һәм Drosbach[d] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 49°48′21″ т. к. 6°31′51″ кч. о. һәм 49°48′20″ т. к. 6°31′51″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 50°10′58″ т. к. 6°01′29″ кч. о. һәм 50°11′ т. к. 6°01′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 49°26′52″ т. к. 6°02′30″ кч. о. һәм 49°26′52″ т. к. 6°02′30″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 49°53′49″ т. к. 5°44′09″ кч. о. һәм 49°53′49″ т. к. 5°44′09″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Luxembourg/Luxembourg.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | мэр города Люксембург[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Лиди Польфер[d] |
Канунбирү органы | Luxembourg communal council[d] |
Әгъзалык | Climate Alliance[d][2], QuattroPole[d] һәм Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы[d][3] |
Халык саны | 134 697 (1 гыйнвар 2024)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 146 метр |
Кардәш шәһәр | Прага, Камден[d] һәм Мец |
Моның хуҗасы | Kockelscheuer Sport Centre[d] һәм Жози Бартель[d] |
Нәрсә белән чиктәш | Вальферданж[d], Штейнсель[d], Нидеранвен[d], Сандвейлер[d], Hesperange[d], Резер[d], Лёделанж[d], Бертранж[d], Штрассен[d] һәм Копсталь[d] |
Туризм мәгълүмати үзәге | Q30004713? |
Мәйдан | 51,46 км²[5] |
Рәсми веб-сайт | vdl.lu |
Һәйкәлләр исемлеге | Cultural heritage monuments in Luxembourg City[d] |
Феноменның икътисады | economy of Luxembourg City[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 23 967 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Q113654730? |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Люксембург Викиҗыентыкта |
Люксембург шәһәре — Көнбатыш Европада урнашкан кечкенә (мәйданы 2 586 км²) дәүләтнең — Люксембургның башкаласы.
Табигый шартлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр диңгез биеклеге өстеннән 344 м биеклектә, ике зур булмаган елга — Альзет (Сирның көньяк кушылдыгы) һәм Петрус кушылган урында урнашкан.
Климат уртача, диңгезнекеннән континентальга күчүче. Кыш көне җылы, күбесенчә уңай температура була. Ә җәй салкынча, температура +20 градустан сирәк артып китә. Аяз һава торышы сирәк була, ә яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр елның теләсә кайсы фасылында ява.
Флора һәм фауна континенталь, шәһәр буйларында имән һәм бүк урманнары, аларда тиеннәр, кыр кәҗәсекыр кәҗәләре яши. Шәһәрнең бакча һәм паркларында җылылык яратучы үсемлекләр үстерелә.
Халык, тел, дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Люксембургның халкы күп түгел (86 мең кеше), бу ил халкының 1/6 тәшкил итә. Шәһәр халкын ике этник группага бүләргә мөмкин — алманнарга һәм французларга, аларның һәрберсе үз туган телендә сөйләшергә хокуклы. Шулай ук люксембург теле дә бар. Шәһәрнең күпчелек кешеләре католицизм динендә.
Шәһәр тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Люксембург турында язма чыганакларда беренче тапкыр искә алулар 963 елга карыйлар. Шәһәр статусы һәм хокукларын исә Люксембург 1244 елда гына ала. Шәһәр берничә тапкыр кулдан-кулга күчкән: 1606-1684 һәм 1697-1724 елларда Испаниягә буйсынган, 1684-1697 һәм 1794-1815 елларда Франция составында була, ә 1714-1794 елларда Австрия кул астында яши. 1815 елда шәһәр мөстәкыйльлек ала. Беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары вакытында Алмания тарафыннан яулап алына. Сугыштан соңгы чорда шәһәр актив үскән, һәм хәзерге вакытта Европада иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып тора.
Мәдәни әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Люксембург — бик матур шәһәр. Альзет елгасы аны ике өлешкә — Югары һәм түбән шәһәргә бүлә. Шуңа күрә шәһәр күперләргә бай. Люксембургның ике өлеше Адольф күпере һәм Бөек Герцогиня Шарлотта күперләре ярдәмендә тоташалар. Түбән шәһәрнең йөзе, күренеше шәһәрнең Европа берлегендә үтәгән функцияләренә бәйле. Монда күп санлы банклар, компания идарәләре, сыра заводлары урнашкан. Ә Югары шәһәр исә архитектура һәйкәлләренә бик бай борынгы люксембург кирмәне булып тора.
Люксембургның көньяк өлешендә атаклы Люксембург Алла анасы Соборы урнашкан.
Шәһәрнең сурәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Адольф күперенең төньяк өлешеннән күренеш
-
Люксембург Алла анасы Соборы
-
Адольф күпере
-
Төнге Люксембург
-
Дәүләт банкы бинасы