Марат Хөснетдинов
Марат Хөснетдинов | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Марат Хәйретдин улы Хөснетдинов |
Туган | 20 июль 1937 (87 яшь) Ырынбур өлкәсе, Әсәкәй районы, Әсәкәй авылы |
Яшәгән урын | Яңа Комлы урам[d], Мәскәү[1] |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Самар дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | инженер-төзүче |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр нәмзәте[d] |
Марат Хөснетдинов, Марат Хәйретдин улы Хөснетдинов — хуҗалык эшлеклесе, «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (1969-1972), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате кәсәбәләрен төзү министры урынбасары (1972-1986), БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (1994-2000). Техник фәннәр кандидаты (1987). РФ технология фәннәре академиясе академигы (1998).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1937 елның 20 июлендә Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы Әсәкәй авылында туган. «Инженер-гидротехник» белгечлеге буенча Куйбышев төзүче-инженерлар институтының (КуИСИ) (2015 елга кадәр Самара дәүләт архитектура-төзелеш университеты, 2015 елда Самара дәүләт техник университетына кушылган) гидротехник факультетын (1959), КуИСИ аспирантурасын (1968), ССРБ халык хуҗалыгы академиясен (1976) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959 елда Куйбышев төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, юллама буенча Бөгелмәгә, «Татспецстрой» трестына эшкә җибәрелә.
1959-1962 елларда Чулман елгасыннан су суырту корылмаларын төзүче 13нче төзү-монтажлау участогында (ТМУ, рус. СМУ) бетон коючылар бригадиры, мастер, прораб (Яр Чаллы), «Татспецстрой» трестының 36нчы ТМУ баш инженеры (Бөгелмә).
1962-1964 елларда «Татспецстрой» трестының 38нче ТМУ башлыгы (Карабаш эшчеләр бистәсе).
1964-1969 елларда «Татспецстрой» трестының баш инженеры (Әлмәт).
1969-1972 елларда «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (Әлмәт).
1972-1986 елларда ССРБ нефть һәм газ сәнәгате кәсәбәләрен төзү министры урынбасары (Мәскәү).
1986-1990 елларда Куба газ сәнәгате министрының киңәшчесе (Гавана).
1990-1992 елларда «Союзнефтегазстройтруд» Үзәге директоры (Мәскәү).
1992-1993 елларда РФ ягулык һәм энергетика министрлыгының дәүләтара һәм регионара элемтәләр Баш идарәсе башлыгы (Мәскәү).
1993-1994 елларда БДБ әгъзасы булган дәүләтләр белән икътисадый хезмәттәшлек буенча РФ Дәүләт комитеты рәисе урынбасары (Мәскәү).
1994-2000 елларда БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (Мәскәү)[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1966 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1978 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Академик И.М. Губкин исемендәге премия
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.Х. Хөснетдинов турында Илкүләм тарихи белешмәлектә 2022 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.