Себер ханлыгы: юрамалар арасында аерма
к 89.232.70.209 кулланучысының (бәхәс) 2150373 үзгәртүеннән баш тарту |
к clean up using AWB |
||
Юл номеры - 140: | Юл номеры - 140: | ||
* Дәмәтәй, Татар улы |
* Дәмәтәй, Татар улы |
||
* Юваш, Кызылтиң улы |
* Юваш, Кызылтиң улы |
||
* |
* Ишем, Юваш улы |
||
* Мәмәт, |
* Мәмәт, Ишем улы |
||
* Көтеш, Мәмәт улы |
* Көтеш, Мәмәт улы |
||
* Аллагулла, Көтеш улы |
* Аллагулла, Көтеш улы |
||
Юл номеры - 185: | Юл номеры - 185: | ||
* [[Күчем]] — хан ([[1569]]—[[1598]]) |
* [[Күчем]] — хан ([[1569]]—[[1598]]) |
||
* [[Али (Себер ханы)|Али]] — хан ([[1598]]—[[1616]]), [[1607 ел]]дан формаль рәвештә |
* [[Али (Себер ханы)|Али]] — хан ([[1598]]—[[1616]]), [[1607 ел]]дан формаль рәвештә |
||
* [[ |
* [[Ишем (Күчем нәселе)|Ишем]], [[Хө-өрлөг]] тайшаның кияве — хан ([[1616]]—[[1624]]) |
||
* [[Аблай-Гәрәй]] — хан ([[1628]]—[[1631]]) |
* [[Аблай-Гәрәй]] — хан ([[1628]]—[[1631]]) |
||
* [[Күчүк-хан]] — хан |
* [[Күчүк-хан]] — хан |
13 май 2018, 08:43 юрамасы
Себер ханлыгы Себер йорты юк ителгән | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Гимн билгесез | ||||
Себер ханлыгы 14-17 гасырларда | ||||
Башкала | Чинги-Тура, Кашлык | |||
Тел(ләр) | Иске татар теле | |||
Акча берәмлеге | билгесез | |||
Халык | себер татарлары | |||
Идарә итү төре | феодаль монархия | |||
Нәсел | Шәйбәниләр, тайбугалар | |||
хан | ||||
Ил тарихында этаплар | ||||
Себер ханлыгы (Seber xanlığı; Себер йорты, Seber yortı) — 1429-1598 елларда Көнбатыш Себердә урнашкан татар феодаль дәүләте. Төп халкы – себер татарлары.
Күрше дәүләтләр – Пермь кенәзлеге, Казан ханлыгы, Ногай Урдасы.
Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1359 елда нигез салына.
Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән.
Шәһәрләре
Ханлыкта Искер (Иске йир, җир—иске шәһәр мәгънәсендә), башкалалар Чыңгы Тура (соңрак Төмән) һәм Кашлык, шулай ук Тубыл (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы мәгълүм.
Археологик тикшерүләр һәм үткән йөзгә кадәр сакланган урта гасыр корылмалары калдыклары шәһәрләрдә таштан кору архитектурасы, төрле һөнәр, ювелирлык сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар.
Көнбатыш (Казан ханлыгы, Русь) һәм Шәрык белән (Кытайга тикле) халыкара сәүдә барган. Читкә чыгарыла торган товарларның төп өлешен затлы мехлар һәм туннар тәшкил иткән.
Яулап алу
Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, урыс гаскәрләре Себер ханлыгына каршы сугышны башлый. Явыз Иван Себер ханлыгын басып алуны казаклар атаманы Ермакка йөкләгән. Баштарак Ермак юл кисүче һәм карак булган, ул Уралдан патшага талаган алтыннарын җибәргән һәм шуның белән үзен аклаган.
Явыз Иван Ермакның соравы буенча аңа булышка зур гаскәр дә җибәргән, һәм Себерне басып алу башланган. Соңгы Себер ханы Күчем үз дәүләтен саклап калу өчен бик озак һәм авыр көрәш алып барган. Ермак татарлар белән сугышта һәлак булган, ләкин Себергә һөҗүм яңа көчләр белән дәвам иттерелгән.
1598 елда рус воеводалары белән соңгы бәрелештә Күчем җиңелгән. Себер ханлыгы басып алынган һәм, соңрак К. Маркс бик дөрес әйткәнчә, «шуның белән Азия Россиясенә нигез салынган». 16 гасырга Кырым ханлыгыннан кала татар дәүләтләре Русия тарафыннан басып алына.
Себер хакимнәре
Риваятьтәге Себер хакимнәре
- Татар — хан
- Кызылтиң, Татар улы
- Дәмәтәй, Татар улы
- Юваш, Кызылтиң улы
- Ишем, Юваш улы
- Мәмәт, Ишем улы
- Көтеш, Мәмәт улы
- Аллагулла, Көтеш улы
- Күзәй, Аллагулла улы
- Җибәркул, Юнаш улы
- Бахмур, Җибәркул улы
- Яхшимәт хан
- Юрак хан, Бахмур улы
- Мунчак хан, Юрака улы
- Юзак, Мунчак улы
- Бахмур, Юзака улы
- Иртешәк, Ун-Сум улы. Чыңгызханга җиңелгән (1223-1236 ?)
- Тайбуга, Иртешәк улы — Таубуга Себер морзалары династиясенә нигез салучы(1220-?)
Шәйбән олысы
- Шәйбән (Шибән) — 1243 елдан Себер солтаны
- Бахадур — (1266—1280) елларда Себер солтаны
- Джучи-буга — (1266—1280)елларда Себер солтаны
- Бадакул солтан
- Миң-Тимер — хан ( 1359 кадәр)
- Булат Тимер — хан (1359—1367 кадәр)
- Ибраһим углан һәм Гарәпшаһ хан ( 1367 елдан)
- Алибәк хан — хан (1367—1375)
- Каһанбәк — хан (1375—1380)
- Дәүләт шәех — солтан (1382 елдан)
Тукый-Тимер нәселе
Әбелхәер ханлыгы
- Хаҗи Мөхәммәд — хан (1420-1421—1428-29)
- Җомгадук — олыс өлешендәге ханы (1425—1428)
- Мәхмүд хуҗа — хан (1428—1429-1430)
- Әбелхәер — хан (1428—1468-1469)
Себер ханнары
- Айбәк (Ибәк) — хан (1465—1495)
- Мамук — хан (1496—1502)
- Агалак — хан (1502—1530)
- Кулук — хан
- Муртаза-Али — хан (1563—1565)
- Әхмәд-Гәрәй — хан (1565—1569)
- Күчем — хан (1569—1598)
- Али — хан (1598—1616), 1607 елдан формаль рәвештә
- Ишем, Хө-өрлөг тайшаның кияве — хан (1616—1624)
- Аблай-Гәрәй — хан (1628—1631)
- Күчүк-хан — хан
Әдәбият
- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.