Француз теле: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Француз теле latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Актубу (бәхәс | кертем)
к Сылтамалар өстәлде
Актубу (бәхәс | кертем)
Мисаллар өстәлде
Юл номеры - 176: Юл номеры - 176:


Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:
Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:
* тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында,
* тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: ''les ͜ amis'',
* сан яки асыл сыйфат артында,
* сан яки асыл сыйфат артында: ''un grand ͜ appartemet'',
* [[алмашлык]] ия һәм фигыль арасында,
* [[алмашлык]] ия һәм фигыль арасында: ''ils ͜ escrivent'',
* avoir, être формалары артында,
* avoir, être формалары артында: ''je suis ͜ étudiant'',
* dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында,
* dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: ''dans ͜ une maison'',
* très, trop, plus, bien рәвешләре артында,
* très, trop, plus, bien рәвешләре артында: ''très ͜ attendif'',
* фразеологик сүз тезмәләрендә.
* фразеологик сүз тезмәләрендә: ''de temps ͜ en temps''.


Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:
Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:
* исем ия һәм хәбәр арасында,
* исем ия һәм хәбәр арасында: ''les élèves | étudient'',
* исем һәм аергыч арасында,
* исем һәм аергыч арасында: ''les jours | heureux'',
* et [[теркәгеч]]е артында,
* et [[теркәгеч]]е артында: ''moi et | elle'',
* җиңелчә сулышлы h алдында,
* җиңелчә сулышлы h алдында: ''Sont-ils | entrés ?'',
* алмшлык ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында.
* алмшлык ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: ''très | haut''.


== Әдәбият ==
== Әдәбият ==

27 гый 2022, 22:21 юрамасы

Француз теле
Үзисем:

français

Илләр:

Франция, Канада, Бельгия, Швейцария, Лөбнан, Люксембург, Монако, Марокко, Алжир, Тунис һәм күп башка илләрдә.

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

29 дәүләттә, шул исәптә Франция, Бельгия, Канада, Швейцария.

Күзәтүдә тора:

Французская академия[d], Королевская академия французского языка и литературы[d] һәм Квебекское управление французского языка[d]

Сөйләшүчеләр саны:

270 миллион

Дәрәҗә:

10

Халәт:

иминлектә[d][1][2]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

фра 745

ISO 639-1:

fr

ISO 639-2:

fre һәм fra

ISO 639-3:

fra

Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Аурупа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.

Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.

2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:
• Африка : 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;
• Төньяк Америка : 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;
• Латин Америкасы, Кариб илләре : 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;
• Азия, Океания : 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;
• Европа : 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.

1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).
Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар.

Фонетика

Тартыклар

Артикуляция ысулы Артикулция урыны
Ирен тартыклары Тел алды тартыклары Дорсаль тартыклар
Альвеол Альвеол арты Тел уртасы Тел арты Кече тел
Ирен-ирен тартыклары Ирен-теш тартыклары
Плозивлар Яңгыраулар b d g
Саңгыраулар p t k
Сибилянтлар Яңгыраулар z ʒ
Саңгыраулар s ʃ
Фрикативлар Яңгыраулар v ʁ
Саңгыраулар f
Аппроксимантлар Үзәктәгеләр j ɥ w
Яндагылар l
Борын тартыклары m n ɲ ŋ

Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.

Сузыклар

Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/.

Сөйләм агышы

Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркем киләсе сүзләр тәшкил итә:

  • мөстәкыйль сүз белән ярдәмлек сузләре,
  • фигыль белән алмашлык,
  • күп сүзле төшенмә,
  • аергыч + баш сүз,
  • баш сүз + бер иҗекле аергыч.

Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — бер сүзнең ахрыгы тартыгы белән киләсе сүзнең башлангыч сузыгыннан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.

Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы.

Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:

  • тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: les ͜ amis,
  • сан яки асыл сыйфат артында: un grand ͜ appartemet,
  • алмашлык ия һәм фигыль арасында: ils ͜ escrivent,
  • avoir, être формалары артында: je suis ͜ étudiant,
  • dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: dans ͜ une maison,
  • très, trop, plus, bien рәвешләре артында: très ͜ attendif,
  • фразеологик сүз тезмәләрендә: de temps ͜ en temps.

Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:

  • исем ия һәм хәбәр арасында: les élèves | étudient,
  • исем һәм аергыч арасында: les jours | heureux,
  • et теркәгече артында: moi et | elle,
  • җиңелчә сулышлы h алдында: Sont-ils | entrés ?,
  • алмшлык ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: très | haut.

Әдәбият

  • THE BANCROFT FRENCH DICTIONARY - FRENCH-ENGLISH/ENGLISH-FRENCH - BANCROFT•LONDON
  • Виктория Клюева — ФРАНЦУЗСКИЙ ЯЗЫК С НУЛЯ — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00580-7
  • Н.Брель, Н.Пославская — Русско-французский разговорник для путешественников. Bon voyage — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00072-7
  • Городецкий Р.А., Самохотская И.С. Французский язык для студентов-историков: Учеб. для ист. фак. пед. вузов. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Высш. шк., 1991. — 335 с.

Шулай ук карагыз

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО
  2. https://en.wal.unesco.org/languages/standard-french / UNESCO