Регул: юрамалар арасында аерма
к r2.6.4) (робот үзгәртте: fr:Régulus (étoile); косметик үзгәртүләр |
к r2.7.3) (робот өстәде: jv:Regulus |
||
Юл номеры - 40: | Юл номеры - 40: | ||
[[it:Regolo (stella)]] |
[[it:Regolo (stella)]] |
||
[[ja:レグルス]] |
[[ja:レグルス]] |
||
[[jv:Regulus]] |
|||
[[ko:레굴루스]] |
[[ko:레굴루스]] |
||
[[la:Regulus]] |
[[la:Regulus]] |
12 ноя 2012, 02:27 юрамасы
Ре́гул (лат. Rēgulus — «кечкенә патша», «патша улы»; Әсәт α, Әсәт альфасы, α Leo) — Әсәт йолдызлыгының иң якты һәм күк йөзенең иң якты йолдызларының берсе булган йолдыз. Бу +1,35 йолдызча зурлыктагы катлаулы йолдыз Җирдән 77,5 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Регул 1 нче зурлыктагы йолдызлар исемлегендә ахыргы урында тора, чөнки аннан яктырыш буенча чираттагы йолдыз Газараэ 1,50m йолдызча зурлыктагы, димәк ул инде 2 нче зурлыктагы йолдыз булып тора. Иң якты йолдызлардан Регул эклиптикага иң якын йолдыз булып тора, Кояш аңа иң якын ел саен 23 августта була. Шуңа күрә аны вакыт-вакыт Ай каплана.
Регулның массасы Кояшныкыннан 3,5 тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы — 150 тапкыр. Ул үз күчәре тирәсендә бик тиз әйләнә (бары тик 15,9 сәг. эчендә әйләнеп чыга), шуңа күрә аны ямьшәйтә һәм аның экватор диаметры котып диаметрыннан ⅓ артыграк. Бу хәл йолдызны тартылыш караңгылануына китерә, аның котыплары экватордан 50 % кайнаррак һәм 5 тапкыр яктырак.
Йолдыз системасы
Регул дүртле йолдыз системасы ике куш йолдыздан гыйбарәт. Спектр куш Регул A аклы-күкле баш эзлеклелек йолдызыннан һәм аның күренмәс иптәш ак кәрлә йолдыздан гыйбарәт. Алар гомуми масса үзәге тирәсендә якынча 40 көн эчендә әйләнеп чыгалар. Регул B һәм Регул C бер-береннән 100 а.б. ераклыкта торалар һәм гомуми масса үзәге тирәсендә 2000 ел эчендә әйләнеп чыгалар. Бу ике йолдыз Регул A дан 4200 а.б. ераклыкта торалар һәм төп йолдыз тирәсендә 130 000 ел эчендә әйләнеп чыгалар.
Тарих
Аның гарәп исеме Кальбеләсәд (гарәп. قلب لأسد қәлб әл-’әсәд — «арыслан йөрәге»[1], моннан лат. Cor Leōnis) һәм Нәҗемелмәлик (гарәп. نجم المليك нәҗм әл-мәлик — «патша йолдызы»[2]).
Моны да кара
Искәрмәләр
- ↑ Кальб — йөрәк, күңел; әсәд — арслан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
- ↑ Нәҗем — йолдыз; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.