Михаил Долгоруков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Долгоруков latin yazuında])
Михаил Долгоруков
Туган 14 ноябрь 1667(1667-11-14)
Мәскәү
Үлгән 21 ноябрь 1750(1750-11-21) (83 яшь)
Мәскәү
Ватандашлыгы Рус дәүләте
Россия империясе
Җефет Евдокия Юрьевна Одоевская[d]
Балалар Василий Михайлович Долгоруков-Крымский[d], Анастасия Михайловна Долгорукова[d], Александр Михайлович Долгоруков[d] һәм Сергей Михайлович Долгоруков[d]
Ата-ана
Кардәшләр Василий Владимирович Долгоруков[d], Юрий Владимирович Долгоруков[d] һәм Владимир Владимирович Долгоруков[d]

Михаил Владимир улы Долгоруков (рус. Михаил Владимирович Долгоруков, 14 ноябрь 1667, Мәскәү21 ноябрь 1750, шунда ук), кенәз, дәүләт эшлеклесе, сенатор (1711), хакыйкый яшерен киңәшче (1729).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1685 елдан хәрби һәм дәүләт хезмәтендә. 1724-28 дә Себер губернаторы. Себер һәм Уралны колонияләштерүдә катнаша, А. Шестаковның Чукоткага хәрби экспедициясенә булышлык итә. 1729-30 да Югары яшерен шура әгъзасы.

1730-31 дә Казан губернаторы. Аның вакытында икенче Кама аръягы чик буе киртәсен төзү башлана. 1731 дә Яңа чукындыру комиссиясен оештыруга булышлык итә һәм хөкүмәттән яңа чукынган әҗнәбиләрне 3 елга дәүләт ясакларыннан һәм бурычларыннан азат итүне күздә тоткан ташламаларны раслатуга ирешә.

Императрица Анна Иоанновнаның самодержавиесен чикләүгә исәпләнгән «Кондицияләр» төзүдә катнашканы өчен, 1731 дә Нарва шәһәренә сөрелә, 1739 да Соловки монастырена ябыла, 1741 дән Шлиссельбург шәһәрендә тотыла. Тәхеткә императрица Елизавета Петровна утыргач, 1741 дә азат ителә, югары исемнәре һәм дәрәҗәләре, ә 1742 дән утарлары кире кайтарыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Долгоруков П.В. Сказания о роде князей Долгоруковых. СПб., 1842; шул ук. Российская родословная книга. СПб., 1854;
  • Долгов Е.Б. Казанские губернаторы - главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]