Мозаика
Моза́ика (фр. mosaïque, итал. mosaico, лат. (opus) musivum) — төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкләреннән эшләнгән сурәтне, бизәкне аңлата. Сынлы сәнгатьнең аерым бер төре буларак, зур-зур биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә, матурлауда кулланыла.[1]
Белгечләрнең әйтүенчә, Алтын Урда мозаикасындагы бизәкләү алымнары югары сәнгать дәрәҗәсендә торган[2].
Татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Үз куллары белән мозаика җәю: мастер-класс
- ↑ Алтын Урда мәдәнияте.Матди дөнья