Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе
Гыйбадәтханә | |
Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе
| |
Ил | [[Пакистан]] |
Төбәк / район | Пәнҗаб, Мултан |
Төзелеш еллары | ???—8-енче гасыр |
Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе, шулай ук Адитья Кояш Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм,[1] борынгы гыйбадәтханә булган, ул Кояш Ходае Сурьяга (ул шулай ук "Адитья" буларак мәгълүм) табынучы дини агым нигезендә булган, Пакистанның Пәнҗаб провинциясендә Мултан шәһәрендә урнашкан.[2] Кояш мәзһәбе Фарсы халкының Митрага табынудан килеп чыккан булырга мөмкин булган.[3] Гәрчә, Ригведада Митрага табыну Зәрдөштлеккә кадәр 300 ел элек булган.[4]
Гыйбадәтханә бик хөрмәт ителгән булган, һәм Ислам хөкеменең беренче гасырларында бөтен төбәктән дини сәфәр кылучыларны җәлеп иткән. Гыйбадәтханәнең мәшһүр Адитья поты безнең эраның 10-ынчы гасыр Исмаили хөкемдарлары тарафыннан җимерелгән булган.[5][6]
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гыйбадәтханә урта гасыр Гарәп географы Әл-Мөкаддәси тарафыннан Мултанның иң күп халык булган урынында шәһәрнең сөяк һәм бакыр эшләнмәләре базарлары арасында урнашкан булган.[7][7]
Килеп чыгышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы Мултан Борынгы Мултан Гыйбадәтханәсе нигезендә Кояшка табынучы секта үзәге булган.[8]. Адитья поты авыруларны дәвалый алган дигән ышану булган.[8]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мултан шәһәре исемен Кояш потының һәм Кояш гыйбадәтханәсенең Санскрит исеменнән, Муластханадан алган булырга мөмкин.[9][10]
Башта булган Мултанда Кояш Гыйбадәтханәсе лепрадан дәвалану өчен Кришна улы Самба тарафыннан төзелгән булган дип әйтелә.[11][12][13]
Хсуен Тсанг гыйбадәтханәгә безнең эраның 641 елда зиярәт кылган дип әйтелә, ул вакытка Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе борынгы Һиндстанда иң әһәмиятле Кояш гыйбадәтханәсе булган дип әйтелә.[8] Хсуен Тсанга Кояш Ходаеның потын саф алтыннан, ә күзләре кызыл рубиннан ясалган дип тасвирлый.[14] Аның ишекләрендә, баганаларында һәм шихараларында алтын, көмеш һәм асылташлар мул итеп кулланылган булганнар. Меңнәрчә Һинд дине тарафдарлары регуляр рәвештә Мултанга Кояш Ходаена табыныр өчен барганнар. Хсуенг Тсанг әйтелгәнчә гыйбадәтханәдә берничә дэвадасиларны ("биюче кызлар"ны) күргән.[6][15][16] Хсуен Тсанг, Истахари һәм башкалар кебек сәфәр кылучылар, аларның сәяхәтләрендә башка потларны да искә алганнар, гыйбадәтханәдә шулай ук Шива һәм Будда потлары куелган дип әйтелгән булган.[17] Әл-Бируни Мултанга 11-енче гасырда зиярәт кылган һәм гыйбадәтханәнең балкучы тасвирламасын калдырган,[11] әмма ул шәһәргә килгән вакытта инде җимерелгән булган.[8]
Ислам хөкеме астында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Безнең эраның 8-енче гасырында Мөхәммәд бин Касыйм җитәкчелегендә Мултанны Омейяд Хәлифәлеге яулап алганнан соң, Кояш Гыйбадәтханәсе саклап Мултан хөкемдарлары тарафыннан "саклап тотылган" дип әйтелә.[18] Гыйбадәтханә шулай ук Һинд дине яулап алучыларыннан яклану өчен кулланылган булган, чөнки Мөселман хөкемдарлары хөрмәт ителгән потны яулап алу очрагында потны җимерергә янаганнар.[19][20][21]
Билгеләп әйтелгәнчә, Мултан Кояш Гыйбадәтханәсе иртә Мөселман хөкемдарларына Һинд дине сәфәр кылучыларыннан җыелган акчаны салым итеп тапшырганнар.[6][6][22][23] By some accounts, the temple accrued 30% of the state's revenues.[5] Һинд дине сәфәр кылучылар китергән тәкъдимнәр, еш бик кыйммәтле булганнар, еш шәһәрнең хөкемдарларына югалган булганнар, алар әйберләрне кулланганнар, саткан яки бүләк итеп биргәннәр.[19][24][25]
Җимерелү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]900-енче еллар уртасына Мултан шәһәрнең Имамнарның бер-бер артлы килүенә карашлары Фатыймиларныкы белән капма-каршы килгән фетнәче Дәгый урынына Фатыйми Хәлиф Имам Әл-Муизз киңәше белән төбәккә Кармат мәзһәбенең прозелит "Дәгый" се Җалам бин Шәйбан астында Исмәгыйли Шигыйләр йогынтысы астында калган [26]. Фетнәче дәгыйне алмаштырган Кармат мәзһәбе Мисырдан һәм Гыйрактан Габбасилар Хәлифәлегеннән отылуыннан соң куылган буган. Кармат гыйсъянилары мәшһүр итеп Мәккәне талаганнар,[27] һәм Мөселман дөньясын Кәгъбәнең Кара Ташына урлау һәм шуның өчен акча сорау һәм 930 елның Хаҗ фасылында Зәмзәм Суын үле гәүдәләр белән пычратулары белән тетрәндергәннәр.[28]
Гыйбадәтханә Мултан династиясенең яңа Исмәгыйли хөкемдарлары тарафыннан 10-ынчы гасыр ахырында җимерелгән булган, алар шәһәрнең иртә Мөселман хөкемдарлары төзегән иске Сөнни конгрегация мәчетеннән китеп гыйбадәтханә урыны өстенә Исмәгыйли конгрегацион мәчетен төзегәннәр.[5] Өстендә корылган Исмәгыйли мәчет шуннан соң 11-енче гасырда Мәхмуд Газни тарафыннан җимерелгән булган.[5] Фарсы галиме Әл-Бируни бу урынга 11-енче гасырда килеп аңа бүтән Һинд дине тарафдаралары килмәгәнен һәм ул хәрабәләрдә ятып янә төзекләндерелмәгәнен билгеләп үткән.[29]
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Journal of Indian history: golden jubilee volume. T. K. Ravindran, University of Kerala. Dept. of History. 1973. pp. 362. https://books.google.com/books?ei=V1mET_TaHITirAe4mZjABg&id=GPcgAAAAMAAJ&dq=sun+temple+of+multan&q=Aditya#search_anchor.
- ↑ [1] 2016 елның 1 февраль көнендә архивланган. Survey & Studies for Conservation of Historical Monuments of Multan. Department of Archeology & Museums, Ministry of Culture, Government of Pakistan.
- ↑ MacLean, Derryl N. (1989). Religion and Society in Arab Sind. BRILL. p. 18. .
- ↑ [2] Predates Zoroaster. Page 69.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Flood, Finbarr Barry (2009). Objects of Translation: Material Culture and Medieval "Hindu-Muslim" Encounter. Princeton University Press. . https://books.google.com/books?id=OLNE_li8C10C&pg=PA155&dq=Multan+sun+temple+destroyed&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwi11peBueTSAhWK7IMKHXo5CWIQ6AEIITAB#v=onepage&q=Multan%20sun%20temple%20destroyed&f=false.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 Divine Prostitution By Nagendra Kr Singh. 1997. pp. 44. https://books.google.com/books?id=nYEdPoGAaz0C&pg=PA44&lpg=PA44&dq=multan+sun+temple+huein+tsang&source=bl&ots=7hWRBCATyF&sig=oDY9SdsOZWR9B4jzHWWCaB-ojsM&hl=en&sa=X&ei=emyET_-zE8asrAfuyIyuBg&ved=0CFMQ6AEwCA#v=onepage&q=multan%20sun%20temple%20huein%20tsang&f=false.
- ↑ 7,0 7,1 Habib, Irfan (2011). Economic History of Medieval India, 1200-1500. Pearson Education India. .
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 MacLean, Derryl N. (1989). Religion and Society in Arab Sind. BRILL. .
- ↑ Imperial Gazetteer2 of India, Volume 18, page 35 -- Imperial Gazetteer of India -- Digital South Asia Library. 16 July 2018 тикшерелгән.
- ↑ Hindu History BY Akshoy K Majumdar Published by Rupa and CO PAGE 54
- ↑ 11,0 11,1 Bhagawan Parashuram and evolution of culture in north-east India. 1987. pp. 171. https://books.google.com/books?ei=rWyET_yiF4fTrQfPr5nYBg&id=eYMcAAAAMAAJ&dq=multan+sun+temple+huein+tsang&q=Huen+Tsang#search_anchor.
- ↑ Region in Indian History By Lucknow University. Dept. of Medieval & Modern Indian History. 2008. pp. 79. https://books.google.com/books?id=ryjt6Pg7YKYC&pg=PA79&dq=sun+temple+of+multan&hl=en&sa=X&ei=X1uET9GuMsLorQeGzu2vBg&ved=0CEEQ6AEwAjgy#v=snippet&q=%20samba%20multan&f=false.
- ↑ Ancient India and Iran: a study of their cultural contacts by Nalinee M. Chapekar, pp 29-30
- ↑ A Religious History of Ancient India, Up to C. 1200 A.D.: Smarta, epic-Pauranika and Tantrika Hinduism, Christianity and Islam by Srirama Goyala, 1986, pp 339
- ↑ Encyclopaedia of Indian Women Through the Ages: The middle ages By Simmi Jain. 2003. pp. 132. https://books.google.com/books?id=ps2oqipIN7cC&pg=PA132&dq=multan+sun+temple+huein+tsang&hl=en&sa=X&ei=rWyET_yiF4fTrQfPr5nYBg&ved=0CD0Q6AEwAQ#v=onepage&q=multan%20sun%20temple%20huein%20tsang&f=false.
- ↑ Multan’s 2000-year Sun Temple (18 February 2012). 16 July 2018 тикшерелгән.
- ↑ Sun-worship in ancient India. 1971. pp. 172. https://books.google.com/books?id=A00VAAAAMAAJ&q=sun+temple+of+multan&dq=sun+temple+of+multan&hl=en&sa=X&ei=sFqET6XLB8rTrQf8qJnoBg&ved=0CEoQ6AEwBDgK.
- ↑ Jackson, Roy (2014). What is Islamic Philosophy?. Routledge. . https://books.google.com/books?id=5XPMAgAAQBAJ&pg=PA161&dq=Multan+sun+temple+ismaili&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwiP8MDSx-TSAhVp4oMKHdYcC8gQ6AEIQDAH#v=onepage&q=Multan%20sun%20temple%20ismaili&f=false. Retrieved 20 March 2017.
- ↑ 19,0 19,1 Wink, André (1997). Al- Hind: The slave kings and the Islamic conquest. 2, Volume 1. BRILL. pp. 187–188. . https://books.google.com/books?id=bCVyhH5VDjAC&lpg=PA187&dq=multan%20sun%20temple&pg=PA187#v=onepage&q&f=false.
- ↑ Al-Masʿūdī. Muruj adh-dhahab wa ma'adin al-jawahir, I. p. 167.
- ↑ De Goeje. Ibn Hauqal. pp. 228–229.
- ↑ A glossary of the tribes and castes of the Punjab and North-West ..., Volume 1 By H.A. Rose. 1997. pp. 489. https://books.google.com/books?id=-aw3hRAX_DgC&pg=PA489&dq=sun+temple+of+multan&hl=en&sa=X&ei=4lqET83AB8P3rQfM_M2_Bg&ved=0CGsQ6AEwCTgU#v=onepage&q=sun%20temple%20of%20multan&f=false.
- ↑ Schimmel pg.4
- ↑ Al-Balādhurī. Futūh al-Buldān. p. 427.
- ↑ Al-Masʿūdī. Muruj adh-dhahab wa ma'adin al-jawahir, I. p. 116.
- ↑ Tajddin, Mumtaz Ali. Encyclopaedia of Ismailism. http://ismaili.net/heritage/node/10457. Retrieved 12 March 2017. 2017 елның 15 сентябрь көнендә архивланган.
- ↑ Mecca's History, from Encyclopædia Britannica.
- ↑ Glassé, Cyril. 2008. The New Encyclopedia of Islam. Walnut Creek CA: AltaMira Press p. 369
- ↑ Wink, Andre (2002). Al-Hind, the Making of the Indo-Islamic World: Early Medieval India and the Expansion of Islam 7Th-11th Centuries. Brill. .