Эчтәлеккә күчү

Мыеклач коңгызлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мыеклач коңгызлар latin yazuında])
Мыеклач коңгызлар
Халыкара фәнни исем Cerambycidae Латрейль, Пьер Андре, 1802[1][2][3]
Таксономик ранг гаилә[1][2][3]
Югарырак таксон хризомелоидные[d][1][2][3]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d] һәм Гуцзинь тушу цзичэн[d]

 Мыеклач коңгызлар Викиҗыентыкта

Мыеклач коңгызлар (лат. Cerambycidae) - тармакланган һәм күпсанлы (төрләр саны буенча бишенче урындагы) коңгызлар (Coleoptera) семьялыгы. Шартлы булса да, гаилә вәкилләренең төп үзенчәлеге - озын мыеклар, еш кына алар тән озынлыгыннан күпкә: кайвакыт 2-3, хәтта 4-5 тапкырга артык [4].

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча исәпләүләр буенча, семьялыкның гомуми саны якынча 26 000 төр [5], ләкин бу төгәл сан түгел, чөнки тропик һәм экватор өлкәләреннән яңа төрләр ел саен табыла һәм тасвирлана. Сирәгрәк яңа төрләрне Европа, Кече Азия һәм Төньяк Америкада ачыклыйлар. Рәсәй территориясендә 583 төр бар [6], чагыштыру өчен: элеккеге СССРда - 880, АКШта - 1200, Канадада - 350, һәм Украинада якынча 280 төр очрый . Татарстан территориясендә төрләр саны төгәл билгеләнмәгән. Шул ук вакытта, мыеклач коңгызлар - Катыканатлыларның иң өйрәнелгән гаиләләреннән берсе.

Әлеге бөҗәкләр бөтен дөнья буенча, алты зоогеографик төбәктә киң таралган, һәм аларны тарату азык үсемлекләр, нигездә агач төрләре [7] белән тыгыз бәйләнгән.

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигездә, зур яки уртача зурлыктагы коңгызлар. Гәүдә озынлыгы 9–60 мм, сузынкы, төкчәле, мыекчыклары ярты гәүдәдән озынрак. Урта күкрәкнең алгы күкрәккә ышкылуы нәтиҗәсендә, күп кенә төр коңгызлар үзенчәлекле шыгырдавык тавыш чыгарырга сәләтле. Личинкалары агач эчендә һәм кайры астында үсә, күпләре агачларга зур зыян китерә.

Имән мыеклач коңгызы (Cerambyx cerdo acuminatus), Келер мыеклач коңгызы (Purpuricenus kaehleri) һәм тал мыеклач коңгызы (Lamia textor) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [8]

Macrodontia cervicornis, озынлыгы 155 мм, Перуда тотылган 03/22/2010

[9]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Ślipiński S. A., Leschen R. A. B., Lawrence J. F. Order Coleoptera Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Schmitt M., Bousquet Y., Bouchard P. et al. Family-group names in Coleoptera (Insecta) // ZooKeys / T. L. ErwinSofia: Pensoft Publishers, 2011. — ISSN 1313-2989; 1313-2970doi:10.3897/ZOOKEYS.88.807PMID:21594053
  4. Плавильщиков Н. Н. . — Т. XXI, часть 1. — (Фауна СССР).
  5. C. J. Micheli. Studies on the longhorned woodboring beetles (Coleoptera: Cerambycidae) of the West Indies(үле сылтама) // Mast. of Scien. Thesis Univ. of Maryland — 2006. — 175 р.
  6. .
  7. Плавильщиков Н. Н. . — Т. XXI, часть 1. — (Фауна СССР).Плавильщиков Н. Н. Жесткокрылые. Жуки-дровосеки (Cerambycidae). — М., 1936. — Т. XXI, часть 1. —.
  8. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/myeklach-kogyzlar Онлайн - энциклопедия Tatarica
  9. Barthel K. W., Swinburne N. H. M., Conway Morris S. Solnhofen. A Study in Mesozoic palaeontology. — Cambridge University Press, 1990.анг--> — P. 151. — ISBN 9780521333443.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Данилевский М. Л., Мирошников А. И., 1985. Жуки-дровосеки Кавказа (Coleoptera, Cerambycidae). Определитель. — Краснодар. — 419 с.
  • Загайкевич И. К., 1991. Таксономия и экология усачей. — К.: Наукова думка. — 420 с.
  • Лобанов А. Л., Данилевский М. Л., Мурзин С. В., 1981. Систематический список усачей (Coleoptera, Cerambycidae) фауны СССР. 1. — Энтомологическое обозрение, 60, 4: 784—803.
  • Мамаев Б. М., Данилевский М. Л., 1975. Личинки жуков-дровосеков. — М.: Наука. — 282 с.
  • Плавильщиков Н. Н. Фауна СССР. Жесткокрылые. Т. XXI. Жуки-дровосеки (Cerambycidae). Часть 1. 1936. — М.-Л.: Изд. АН СССР. — 612 с.
  • Плавильщиков Н. Н., 1940. Жуки-дровосеки, ч. 2. — Фауна СССР, Насекомые жесткокрылые, т. XXII. — М.-Л.: Изд. АН СССР. — 785 с.
  • Плавильщиков Н. Н., 1958. Жуки-дровосеки, ч. 3. — Фауна СССР, Насекомые жесткокрылые, т. XXIII, вып. 1. — М.-Л.: Изд. АН СССР. — 592 с.
  • Татаринова А.Ф., Никитский Н.Б., Долгин М.М., 2007. Усачи, или дровосеки (Coleoptera, Cerambycidae). — Фауна европейского северо-востока России. Т. VIII. Ч. 2. — СПб.: Наука. — 304 с.: илл. (2-е изд., доп. и перераб.: М.: Директ-Медиа, 2016. — 268 с. — ISBN 978-5-4475-9021-5).
  • Черепанов А. И., 1979. Усачи Северной Азии (Prioninae, Disteniinae, Lepturinae, Aseminae). — Новосибирск: Наука. — 472 с.: 296 илл.
  • Черепанов А. И., 1981. Усачи Северной Азии (Cerambycinae, 1 часть). — Новосибирск: Наука. — 216 с.: 127 илл.
  • Черепанов А. И., 1982. Усачи Северной Азии (Cerambycinae: Clytini, Stenaspini). — Новосибирск: Наука. — 259 с.
  • Черепанов А. И., 1983. Усачи Северной Азии (Lamiinae: Dorcadionini — Apomecynini). — Новосибирск: Наука. — 223 с.
  • Черепанов А. И., 1984. Усачи Северной Азии (Lamiinae: Pterycoptini — Agapanthiini). — Новосибирск: Наука. — 214 с.
  • Черепанов А. И., 1985. Усачи Северной Азии (Lamiinae: Saperdini — Tetraopini). — Новосибирск: Наука. — 256 с.
  • {{{башлык}}}.
  • Cerambycidae of the World: Biology and Pest Management, 2017. Edited by Qiao Wang. — CRC Press. — 628 pp. — ISBN 9781482219906.
  • Linsley, E. G., 1962. The Cerambycidae of North America. Part III. Taxonomy and classification of the subfamily Cerambycinae, tribes Opsimini through Megaderini. — University of California Publications in Entomology, 20: 1—188.
  • Linsley E. G., Chemsak J. A., 1984. Cerambycidae of North America. Part 7, No. 1. Taxonomy and Classification of the Subfamily Lamiinae, Tribes Parmenini through Acanthoderini. — Berkeley: University of California Press, 1984. Vol. 102. 1—258 p.
  • Linsley E. G., Chemsak J. A., 1995. The Cerambycidae of North America. Part 7, No. 2: Taxonomy and Classification of the Subfamily Lamiinae, Tribes Acanthocinini through Hemilophini. — Berkeley: University of California Press, 1995. Vol. 114. 1—292 p.
  • Monné, M. A., 2005. Catalogue of the Cerambycidae (Coleoptera) of the Neotropical Region. Part I. Subfamily Cerambycinae. Zootaxa, 946: 1—765.
  • Sama G., 2002. Atlas of the Cerambycidae of Europe and the Mediterranean Area. Vol. 1. — Nakladatelství Kabourek. — Zlín. — 173 pp.
  • Svacha P., Danilevsky M. L., 1987. Cerambycoid larvae of Europe and Soviet Union (Coleoptera, Cerambycoidea). Part I. — Acta Univ. Carolinae, 30 (1986), 1—2: 1—177.
  • Svacha P., Danilevsky M. L., 1988. Cerambycoid larvae of Europe and Soviet Union (Coleoptera, Cerambycoidea). Part II. — Acta Univ. Carolinae, 31 (1987), 3—4: 121—284.
  • Svacha P., Danilevsky M. L., 1989. Cerambycoid larvae of Europe and Soviet Union (Coleoptera, Cerambycoidea). Part III. — Acta Univ. Carolinae, 32 (1988), 1—2: 1—205.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]