Эчтәлеккә күчү

Коңгызлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коңгызлар latin yazuında])
Коңгызлар
Халыкара фәнни исем Coleoptera L., 1758[1][2][3]
Таксономик ранг тәртип[1][2][3]
Югарырак таксон насекомые с полным превращением[d], Holometabola[d][4], Coleopterida[d][5][6] һәм Coleopteroidea[d][7]
Коллаж
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
ХФӘ билгесе ˌkoʊliˈɑptəɹə
Башлану вакыты 318000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә калияптиралугия[d]

 Коңгызлар Викиҗыентыкта

Коңгызлар, яки катыканатлылар (лат. Coleoptera) - бөҗәкләр отряды.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәүдә рәвеше һәм озынлыгы шактый күптөрле: 0,3—1,0 мм дан 171 мм га кадәр[8].

Коңгызларның үсеше тулы әверелеш белән бара, димәк, йомырка, личинка, курчак, имаго стадияләрен уза. Гадәттә, йомыркалары озынча түгәрәк, ярым үтәкүренмәле, пигментлашмаган юка тышчалы.

Личинкаларның төзелеше төрле, башлары яхшы склеритлашкан һәм авыз өлешләре кимерә торган. Күкрәк аяклары үскән яки җитәрлек үсеш алмаган, хәтта бөтенләй булмаска да мөмкин (филчекләрнең личинкалары). Күп кенә личинкалар яшерен яшәү рәвеше алып баралар. Яфрагашарларның личинкалары һәм кайбер башка семьялык вәкилләре үсемлекләрдә ачык яшиләр. Курчаклары гадәттә ирекле, төссез, йомшак, юка кабыклы капламда, күп кенә төрләрнеке туфрак яисә агачта яшерен үсә. [9]

Коңгызлар бөтен җир өсте биотопларында, төче суларда һәм аз гына тозлы суларда яши. Аларның күбесе туфракның өске катламнарында һәм үсемлек калдыкларында, кайберләре тирестә һәм хайван үләксәләрендә яши. Үсемлекләрнең төрле өлешләрендә (яфрак, чәчәк, җимеш, ботак, кайры, үзагач, тамырларда) яшәүчеләр аеруча күп. Күп кенә умырткалы хайваннарның туклану чылбырында коңгызлар төп компонент булып тора.

Туклану тибы буенча коңгызлар ерткычларга (барысын ашаучылар һәм махсуслашкан) һәм үсемлек белән тукланучыларга (фитофаглар) бүленәләр. Соңгылары арасында яфрак (фитофаглар үзләре), тамыр (ризофаглар), агач һәм кайры (ксилофаглар), чәчәк (антофаглар), җимеш һәм орлык (карпофаглар) ашаучылар бар. Гөмбә белән туенучыларны мицетофаглар төркеме, черүче үсемлек һәм хайван матдәләрен ашаучы сапрофаглар һәм некрофаглар төркеме тәшкил итә. Катыканатлыларның кайберләре (хәйләкәр коңгызлар, тире-йон коңгызлары, кайбер кара коңгызлар, бөртек коңгызлары, филчекләр, башлыклылар) урман һәм авыл хуҗалыгына, шулай ук азык-төлек запасларына зыян китерә.[9]

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коңгызлар - бөҗәкләр һәм гомумән тереклек арасында иң зур төркем. 2013 елның августына булган мәгълүматка караганда, әлеге тәртиптә 392,415 төр бар, шул исәптән 2928 юкка чыккан төр. Бу барлык билгеле бөҗәк төрләренең 40% тәшкил итә. 2018 ел мәгълүматлары буенча, Россиядә 155 семьялыкка керүче 14 178 Катыканатлылар төре яши. Татарстанда 2 меңнән артыграк төре бар.

4 асотрядтан тора: Archostemata — 3 семьялык, Myxophaga — 3 семьялык, Adephaga (ерткычлар) — 10 семьялык, Polyphaga (төрле азык белән тукланучылар) — 120 семьялык (дөнья фаунасында иң зур асотряд).

[10]

Коңгызларны өйрәнүче энтомология тармагы колеоптерология дип атала.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Coleoptera" отрядының латин исеме бор. грек. κολεός - "кабык" һәм πτερόν - "канат" сүзләреннән килеп чыга. Русча "жук" сүзе праслав. žукъ, сүзеннән барлыкка килгән, ул бөҗәкләр чыгара торган тавышны сурәтләүче аваз ияртеменә барып тоташа.

"Коңгыз" атамасы төрки һәм монгол телләре өчен уртак булып санала. [11] Казакъча атамасы - қоңыз, кыргызча - коңуз, башкортча - ҡуңыҙ.

Гомуми үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тасвирланган төрләр санына карап, коңгызлар - Җирдәге иң күпсанлы һәм күптөрле организмнар төркеме булып саналалар. 2013 елның августына галимнәр 392,415 коңгыз төрен тасвирладылар, шул исәптән 2928 казылма төр. Катыканатлылар бик күп төрле, һәм аларның күпчелек төрләре начар өйрәнелгән, шуңа күрә дөньяда булган барлык төрләр санын дөрес бәяләү бик кыен. Тасвирланган төрләрнең кайберләре бердәнбер җирлектәге табылдыклардан яки хәтта бердәнбер үрнәкләрдән генә билгеле. Линней системасы буенча беренче категорияләштерү XIX гасыр башында К. Г. Яблонский тарафыннан башкарылган.

Коңгызлар бөтен дөнья буенча киң таралган, алар Антарктида, Арктика һәм иң биек тау башларыннан кала алты зоогеографик төбәктә очрый. Отряд аеруча тропик төбәкләрдә төрләргә бай.

Коңгызларның гомуми төрлелегенең якынча 62% ы алты гаилә вәкилләреннән тора. Амбар коңгызлары(Curculionidae) - 60 000 төр, стафилинидалар (Staphylinidae) — 47 700, Безелдәвекләр (Carabidae) 30 000 төр, тирес коңгызлары (Scarabaeidae) - 27,800 , җир боралары (Хризомелида) - 36,350 , һәм мыеклач коңгызлар (Cerambycidae) - 26 000 төр.

Зурлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Титан мыеклачы

Төркем вәкилләренең зурлыгы төрлечә. Дөньядагы иң кечкенә коңгыз - Наноселлини трибасы каурыйканатлары, аларныңтҗозынлыгы 1 мм дан да азрак;

Алар арасында иң кечкенә коңгыз - Scydosella musawasensis (0,325 мм дан 0,352 мм га кадәр) [12], шулай ук Vitusella fijiensis һәм Nanosella fungi . Бу паразитик булмаган бөҗәк төрләренең иң кечкенә вәкилләренең берсе [12] [13] .

Көньяк Америка төрләре дөньядагы иң зур коңгызлардан санала: титан мыеклачы (лат. Titanus giganteus, тән озынлыгы 167 мм, һәм кайбер расланмаган чыганаклар буенча хәтта 210 мм га кадәр; геркулес коңгызы(Dynastes hercules, кайбер ата коңгызларның озынлыгы 171 мм [14] һәм Macrodontia cervicornis, максималь озынлыгы 170 мм (кайбер мәгълүматлар буенча 178 мм ). Алар артыннан максималь озынлыгы 158 мм булган Dynastes neptunus һәм Фиджидан озын мөгезле Xixuthrus heros баралар, озынлыгы 150 мм.

Европа территориясендә яшәүче иң эре коңгыз төре - Болан коңгыз (Lucanus cervus), аерым төрләре 83—86 мм озынлыкка җитә алалар, ә ата коңгызларның уртача озынлыклары 70—74 мм. Россиядәге иң зур коңгыз - 110 мм җитүче Callipogon relictus.

Морфология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Май коңгызы мисалында тышкы төзелешнең гомуми планы. А - баш, В - күкрәк, С - корсак. 1 - антенна, 2 - катлаулы күз, 3 - бот, 4 - ике пар канат (бу очракта икенче пар беренчесе астында урнашкан, беренчесе - элитра), 5 бәкәл- , 6 - тәпи, 7 - тырнакчык, 8 - авыз аппараты, 9 - алкүкрәк, 10 - уртакүкрәк, 11 - арткүкрәк, 12 - корсак стернитлары, 13 - пигидий
Баш төрләре:

Прогнатик ( Carabus nemoralis ),
Ортогнатик (Ovalisia rutilans),
Опистогнатик ( Cassida nebulosa ).

Олы коңгызлар, ягъни имаго тәне, бүтән бөҗәкләрнеке кебек, өч төп бүлектән тора: баш, күкрәк һәм корсак. Беренче ике бүлекнең антенналары һәм аяклары гадәттә тышкы якка чыгып тора, ә корсакка кушылган өлешләр (прегениталь һәм җенес чыгынтылары) еш кына теге яки бу дәрәҗәдә эчкә яшерелгән.

Тәннәре күбесенчә озынча йомры, яки озын, өсте азмы-күпме кабарынкы, каты капламы бар.[15] . Тотрыклы тышкы скелет ышкылу һәм бәрелүләрдән пассив саклануны тәэмин итә .

Коңгызларның яшәү рәвеше һәм тән төзелеше арасындагы бәйләнешне, нигездә, зур төрләр, аз күләмдә уртача зурлыктагылар буенча бәяләргә мөмкин. Вак төрләрдә мондый бәйләнеш еш очрамый [15] . Мәсәлән, суда яшәүчеләр - актив йөзүче төрләр ( йөзгәләкләр, әйләнчек коңгызлар һ.б.) һәрвакыт йомры һәм тыгыз тән формасы белән аерылып торалар. Ачык һавада яшәүчеләр еш кына бик кабарынкы тәнгә ия. Субстрат өслегендә хәрәкәт итүче ерткыч төрләр яхшы үсеш алган һәм чагыштырмача озын аяклары (безелдәвекләр) һәм тыгыз тәннәре белән аерылып торалар. Казучы формалар (тирес коңгызы) алгы ягы киңәйтелгән тән һәм ачыклыкта яшәүче төрләр белән чагыштырганда көчлерәк арка төзелешенә ия [15] .

Тышкы төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Scarabaeus viettei башы.
Амбар коңгызы

Баш төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыз аппараты кимерә торган һәм чәйни торган. Формасы һәм озынлыгы төрле булган мыекчыклары, гадәттә, 11 буынлы.

Күкрәк структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коңгызларның күкрәге 3 сегменттан тора, аеруча алгы күкрәк үскән. Ул урта күкрәк белән хәрәкәтчел тоташа, урта күкрәк исә арткы күкрәк белән хәрәкәтсез тоташа.

Аяклар төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коңгыз аяклары. Г. Г. Якобсон буенча аяк структурасы төрләре. 1 - йөгерүче, 2 - йөзүче, 3 - сикерүче, 4 - казучы.
Аяк төзелеше (Loricera pilicornis мисалын кулланып).

Аяклары һәрвакыт яхшы үсеш алган. Аяклары гадәттә йөгерә һәм йөри торган, әмма яшәү рәвешенә карап сикерүгә, казуга, йөзүгә, эләктереп алуга, ябышуга җайлашкан. Тәпиләре 5, 3, кайвакыт 2 буынлы.

Канат төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Saperda carcharias очып китү алдыннан. Склеротизацияләнгән элитра һәм элпәле канатлары ачык күренә.

Вәкилләренең канатлары нык һәм каты хитин япма белән капланган. Аларның алгы канатлары каты, склеритлашкан өске канатларга яки элитрларга (катыканатлылар исеме шуннан) үзгәргән. Арткы зәгыйфь җепселле элпә канатлары очу өчен хезмәт итә, тыныч халәттә өске канатлар астына җыела. Кайбер төрләренең канатлары үсеш алмаган, юкка чыккан.

15,5 см озынлыктагы Macrodontia cervicornis

Корсак төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Loricera pilicornis корсак сегментлары

Корсагы хәрәкәтсез, тышкы үсентеләрдән башка гына арткы күкрәк белән тоташкан. Корсак сегментлары 10 нан артмый.

Төсләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир борчасы (Cetonia aurata ).

Коңгызларның төсе төрлечә. Гәүдә япмасында буяучы матдәләр — пигментларның (металлик булмаган төсмерләр) булуына, яки япманың үзенчәлекле микроскопик төзелешенә, яисә аларның комбинациясенә бәйле. [15] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Ślipiński S. A., Leschen R. A. B., Lawrence J. F. Order Coleoptera Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Schmitt M., Bousquet Y., Bouchard P. et al. Family-group names in Coleoptera (Insecta) // ZooKeys / T. L. ErwinSofia: Pensoft Publishers, 2011. — ISSN 1313-2989; 1313-2970doi:10.3897/ZOOKEYS.88.807PMID:21594053
  4. 4,0 4,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  5. 5,0 5,1 KUKALOVA-PECK J., LAWRENCE J. F. Relationships among coleopteran suborders and major endoneopteran lineages: Evidence from hind wing characters // Eur. J. Entomol.Czech Academy of Sciences, Institute of Entomology, 2004. — ISSN 1210-5759; 1802-8829doi:10.14411/EJE.2004.018
  6. 6,0 6,1 Kjer K. M. Progress, pitfalls and parallel universes: a history of insect phylogenetics // J. R. Soc. InterfaceRoyal Society, 2016. — ISSN 1742-5689; 1742-5662doi:10.1098/RSIF.2016.0363PMID:27558853
  7. 7,0 7,1 Kirejtshuk A. G. Taxonomic Review of Fossil Coleopterous Families (Insecta, Coleoptera). Suborder Archostemata: Superfamilies Coleopseoidea and Cupedoidea // GeosciencesMDPI, 2020. — ISSN 2076-3263doi:10.3390/GEOSCIENCES10020073
  8. HirokA FF — 171mm Dynastes hercules hercules.
  9. 9,0 9,1 https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/kogyzlar Онлайн - энциклопедия Tatarica
  10. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/kogyzlar Онлайн - энциклопедия Tatarica
  11. Энтомологическая лексика в татарском языке | Контент-платформа Pandia.ru
  12. 12,0 12,1 Alexey Polilov {{{башлык}}}(ингл.) // ZooKeys. — Pensoft Publishers(ингл.). — Т. 526. — С. 61—64. Архивировано из первоисточника 3 июль 2018. doi: 10.3897/zookeys.526.6531
  13. Hall, W.E. {{{башлык}}}(ингл.) // Transactions of the American Entomological Society. — Т. 125 (1—2). — С. 39—126.
  14. HirokA FF — 171mm Dynastes hercules hercules. әлеге чыганактан 2018-03-31 архивланды. 2017-09-29 тикшерелгән.
  15. 15,0 15,1 15,2 15,3 Кирейчук А. Г. (2002). Общие сведения о строении жуков (ru). ЗИН РАН. әлеге чыганактан 2012-04-23 архивланды. 2011-06-12 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотогалереяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Атлас жуков России (2002-04-23). әлеге чыганактан 2012-07-12 архивланды. 2011-04-23 тикшерелгән. (коллективный проект к 100-летию книги Г. Г. Якобсона «Жуки России»)
  2. Virtual-beetles — Фотографический каталог жуков. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2011-04-23 тикшерелгән.
  3. Kaefer der Welt — Beetles of the World — Фотографический каталог жуков. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2011-04-23 тикшерелгән.
  4. Coleop-Terra — The world of tropical beetles. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2011-04-23 тикшерелгән.
  5. Coleoptera Atlas — Фотографический каталог жуков (6000 видов, 2000 фото). әлеге чыганактан 2014-01-08 архивланды. 2013-11-04 тикшерелгән.
  6. Koleopterologie.de — Kaeferverzeichnis — Фотографический каталог жуков. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2011-04-23 тикшерелгән.
  7. Beetles of Africa — Фотографический каталог жуков Африки. әлеге чыганактан 2012-05-09 архивланды. 2011-05-29 тикшерелгән.