Эчтәлеккә күчү

Мәүлет (Кушнарин районы)

55°02′58″ т. к. 55°03′06″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәүлет (Кушнарин районы) latin yazuında])
Мәүлет
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Бакаевский сельсовет[d]
Халык саны 38 (2010)[1],
49 (2002)[2],
37 (2009)[2]
Почта индексы 452244
Карта

МәүлетБашкортстанның Кушнаренко районында урнашкан татар авылы.

Мәүлет авылы 1795 елда булган V ревизия вакытында искә алына. Авылга нигез салучы Дыванай улысыннан Мәүлет Мәмбәтев. 1834 елда авылда ни бары 47 кеше яшәгән, алар Каңлы улысы Көек түбәсе башкортлары булганнар. Ләкин 1856 елда каңлы башкортларының күбесе Кыйгазы елгасы башына күченәләр. Һәм авыл мишәрләрнеке булып кала, алар 1794 елда Түбәнге Сәет авылыннан күченгәннәр, шул ук вакытны бу авылга типтәрләр килгән. Мишәрләрнең саны 1920 елда 45 ихатада 242 кеше исәпләнгән. 1795 елда 5 мишәр, 24 саклы татар, 27 мырза, 2 отставкадагы солдат яшәгән. Ясаклы татарлар соңыннан типтәрләр сословиясенә күчәләр. 1816 һәм 1834 елдагы ревизияләрдә мырзалар исәпкә алынмаган, чөнки алар башка җирләргә киткәннәр. 1896 елда авылда 168 кеше яшәгән. Шулай итеп башкорт авылы Мәүлет 19 гасырның 50-нче елларыннан типтәр-мишәр авылына әйләнгән[3].

Халык саны
2002[2]2009[2]2010[1]
493738