Эчтәлеккә күчү

Иске Камышлы (Кушнарин районы)

54°57′01″ с. ш. 55°46′02″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Камышлы (Кушнарин районы) latin yazuında])
Иске Камышлы
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Старокамышлинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Старокамышлинский сельсовет[d]
Халык саны 701 (2010)[2],
752 (2002)[3],
897 (2009)[3]
Почта индексы 452253
Карта

Иске КамышлыБашкортстанның Кушнаренко районында урнашкан татар авылы.

Кушнаренко районының көнчыгыш чигендәге Камышлы, Илморза авылларына ХVIII гасыр башларында күченеп килгән татарлар нигез салган. Табигатьнең урманнарга, күлләргә бай куенында төпләнгән халык иркен яшәгән. XX гасыр башларында бу авылларда ике мәхәллә булып, дини тәрбия көчле куелган. Әмма башлангыч белем бирү мәктәбе булмау күпләрне борчуга салган. Шул рәвешле, 1912 елда земство тарафыннан мәктәп бинасы төзү башлана. Әмма беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән укыту эшен җайга салу кичектерелә. Камышлы авылына беренче укытучылар 1915 елда гына килә. 1917-20 еллардагы вакыйгалар Камышлы, Илморза авылларын да читләп үтми. Революция, гражданнар сугышы авыл халкын икегә аера. Хәкимлекне югалтырга теләмәгән мулла-мөәзиннәр совет властеның кан дошманына әйләнә. 1920 елның язында комсомолның Уфа губкомы ике яшь егетне, шагыйрь Шамун Фидаи белән Барый Башмаковны яшьләр арасында эш алып бару өчен Бөре өязе авылларына җибәрә. Юлда алар атлы юлчыларга иярә, аларга үзләренең планнары турында сөйли. Ә болар, Мәмәк авылы кешеләре, Башма­ковларның дошманнары булып чыга. Алар егетләрне Айгалыш урманына алып кереп тукмый. Бер атна узгач, авыл кешеләре Барый белән Шамунның үле гәүдәләрен Айгалыш сазлыгыннан табып ала.[4]

Халык саны
2002[3]2009[3]2010[2]
752897701

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1901-10-28 Хәсән Мохтар язучы
шагыйрь
1963-10-13 Уфа
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.