Навашино
![]() | |
![]() | |
Халык саны | 14 830 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
---|---|
Нигезләнгән | 1957 ![]() |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
География | |
АТБ | Навашино районы |
Ил | Россия |
Мәйдан | 13 км² |
ДДӨБ | 85 метр ![]() |
Координатлар | 55°32'N, 42°12'E |
Почта индексы | 607100, 607102 ![]() |
Телефон коды | 83175 ![]() |
![]() |
Навашино (рус. Навашино) — Русиядәге шәһәр, Түбән Новгород өлкәсенең Навашино районы административ үзәге.
Халык саны — 16 413 кеше (2010).[1]
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Ука елгасының уң ярында, Түбән Новгороддан 158 километр көньяк-көнбатышрак урнашкан. Горький тимер юлының Навашино станциясе.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр 1957 елда Липка (штб статусы 1945 елдан) һәм Мордовщиково (штб статусы 1927 елдан) шәһәр тибындагы бистәләрне берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Исеме — Навашино станциясенең исеме буенча (станция исеме, үз чиратта, Навашино авылы исеменнән килеп чыккан).
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|
12 460 | 16 656 | 17 490 | 18 946 | 17 810 | 16 413 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|
руслар | 98,6% | 98,8% |
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәрнең төп предприятиесе — суднолар төзү заводы.
Төзелеш материаллары заводы, икмәк заводы, сөт заводы. Урман хуҗалыгы, леспромхоз идарәләре урнашкан.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2014-01-18
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-18
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-18