Наталья Барбу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Барбу latin yazuında])


Наталья Барбу
Туу көне

22 август 1979(1979-08-22)[1] (44 яшь)

Туу урыны

Бельцы[d], Молдавия Совет Социалистик Республикасы, СССР

Эшчәнлек еллары

2001

Дәүләтләр

 Молдова

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

скрипка һәм тавыш[d]

Жанрлар

поп-рок[d]

Лейбллар

Sony-BMG[d]

nataliabarbu.com[2]
IMDb

ID 2610115

Наталья Барбу (22 август, 1979, Молдова ССР , Бельцы,) — молдаван җырчысы, «Moldstar» милли конкурсының җиңүчесе, «Mamaia», «Славян базары», «Яңа дулкын» һәм «Maluri de Prut» халыкара фестивальләре призеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Барбу Молдованың төньягында Бельцы шәһәрендә туган. 1986 елда гаилә Рыбница каласына күченә. Наталья молдаван телендә укыту алып барылган мәктәптә укый, музыкаль мәктәптә скрипка классында шөгыльләнә. 12 яшеннән туйларда уйный.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Наталья укуын Стефан Няга исемендәге Кишинев музыка училищесында дәвам итә, анда ул фольклор оркестры составында — башта скрипкачы, ә аннары вокалист буларак чыгыш ясый. Шул ук вакытта ул джаз һәм поп-музыка өлкәләрендә көчен сынап карый.

1998 елда Наталья музыка училищесын тәмамлый һәм скрипкада «Мугурел» фольклор ансамблендә чыгыш ясый башлый. Шул ук елда ул җырчы буларак өч музыкаль фестивальдә катнаша һәм һәрберсендә призлы урыннар яулый: Михаэл Рунчану исемендәге эстрада музыкасы Фестивалендә (Festivalul de Muzică Uşoară «Mihaela Runceanu») — беренче премия, Милли ярыш «Малурь де Прут» эстрада музыкасы Милли конурсында (Concursului National de Muzică Uşoară «Maluri de Prut») — приз , Румыниядә «Мамая» эстрада музыкасы Фестивалендә (Festivalul de Muzică Uşoară «Mamaia») — гран-при.

1999 елда Наталья «Витебскидагы Славян базары» (Белоруссия) Халыкара сәнгать фестивале чикләрендә эстрада җырлары «Витебск» яшь башкаручылар конкурсында катнаша һәм фестиваль оешмаларының халыкара федерациясенең (FIDOF) махсус дипломы белән бүләкләнә. Мондый дипломга ия булганнар FIDOF әгъзалары — фестивальләрдә (мәсәлән, Сан-Ремо фестивалендә) сайлау этабыннан тыш катнашу хокукы ала.

2000 елда Наталья кыска вакытка Кишинев каласындагы «Миллениум» поп-рок төркеменең катнашучысы була, ләкин тиз арада соло карьерасына кайтуны хуп күрә. Шул ук елда ул Гавриил Музическу исемендәге Кишинев Дәүләт консерваториясенә укырга керә, әмма Натальяга гастрольләр, концерт һәм конкурслардагы чыгышлары аркасында консерваторияне тәмамлау мөмкинлеге булмый.

2011 елда румын миллионеры — Адриана Сотага кияүгә чыга. 2011 елның 25 декабрендә уллары туа, аңа Виктор дип исем кушалар.

Евровидение — 2007[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның май аенда Наталья Барбу инглиз телендәге «Fight» җыры белән Молдова вәкиле буларак «Евровидение-2007» җыр конкурсында чыгыш ясый. Конкурс Финляндия башкаласы Хельсинкида үтә (Молдова «Евровидение» конкурсында өченче тапкыр катнаша). Наталья Барбу 109 очко җыеп 10 нчы урын ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Discogs — 2000.
  2. https://www.musik-sammler.de/artist/natalia-barbu