Нина Антонова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нина Антонова latin yazuında])
Нина Антонова
Туган телдә исем рус. Нина Васильевна Антонова
Туган 2 гыйнвар 1935(1935-01-02) (89 яшь)
ССРБ, БАССР, Бакалы районы, Бакалы
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Украина Украина
Әлма-матер Мәскәү театр институты[d]
Һөнәре театр, кино актрисасы
Эш бирүче Ленфильм[d] һәм Киностудия имени А. Довженко[d]
Җефет Буковский, Анатолий Сергеевич[d]
Балалар улы Сергей Буковский (1960), режиссер

Нина Антонова, Нина Василий кызы Антонова (рус. Нина Васильевна Антонова, 1935 елның 2 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бакалы) — совет һәм украин театр һәм кино актрисасы. «Ленфильм» (1958-1963 елларда), А. П. Довженко исемендәге Киев (1963 елдан) киностудияләре актрисасы. Украина ССР атказанган артисты (1979). Йөздән артык зур һәм кече (эпизодик) рольләрдә төшкән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 2 декабрендә БАССР Бакалы районы үзәге Бакалы авылында дүрт балалы гаиләдә туган. Әтисе һөнәри хәрби, әнисе хуҗабикә була. Октябрьскида мәктәптә укыганда, мәдәният йортындагы драма түгәрәгенә дә йөри. Вера Марецкая уйнаган фильмнарны ошата. Мәскәүгә баргач, Б. Щукин исемендәге театр укуханәсенә укырга керә (Иосиф Матвей улы Рапопорт курсы). Соңгы курста укыганда, Ялта киностудиясендә Аркадий Гайдарның «Хәрби сер» (рус. Военная тайна) китабы буенча төшерелгән картинада пионер әйдәманы Настя роленә чакыру ала. Кинога төшкәндә, үзенең булачак ирен — актерлар буенча режиссёр ассистенты Анатолий Сергей улы Буковскийны (1925-2006) очрата, аңа кияүгә чыга, 1960 елда театр укуханәсен тәмамлагач, А. П. Довженко исемендәге Киев кинотудиясендә эшләүче ире янына Киевка китә. Ун еллап, улын тәрбияләү белән шөгыльләнә, кечкенә рольләрдә генә төшә. И. К. Карпенко-Карый исемендәге Киев дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлап, үзе картиналар төшерә башлаган ире, һәр яңа картинасында хатынына рольләр таба башлый: Ярошко («Киң күңелле кешеләр арасында», Вера Марецкая белән бергә төшә), укытучы Луиза Калашникова («Йөрәкләр тулы сумка»), Христя Мотузка («Чытырманлык»), принцесса Маггот («Берендейлар иленнән килгән чибәркәй»), Мария Бесараб («Идән асты өлкә комитеты хәрәкәт итә»), Ирина Стрельникова («Ковалёвкага бару») , Мария Шевчук («„Зур җидегән“ операциясенең юкка чыгуы»), Екатерина Плесова («Володьканың тормышы»), Наталья Разинская («Шәхси корал»), буфетчы Люся («Аты-баты, солдатлар бара», 1977), эпизодик роль («Кәҗәнең яшел уты», рус. Зеленый огонь козы, 1989), эпизодик роль («Таркалу», рус. Распад, 1990) һ. б. 1969 елда дүрт серияле «Варьканың җире» телефильмында төшкән Варька Кравец роле танылу китерә.

ССРБ таркалгач, ире А. Буковскийның режиссёрлык эшчәнлеге туктала, яңа кинолар төшерергә акча да, спонсорлар да таба алмый. Н. В. Антонованың, киресенчә, яңа сулышы ачылган кебек була, һәртөрле телесериалларда карчыклар ролендә уйный башлый, телесериалларда төшә («Шымчы», рус. Нюхач, 2013). Украинада озак еллар яшәп тә, украин телен камил үзләштерә алмагач, украин театрларына эшкә урнаша алмый[1]. А. П. Довженко исемендәге Киев кинотудиясендә актер штатында тора, иҗат кичәләренә йөри.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елда актрисаның улы кинорежиссер Сергей Буковский Нина Антоновага багышланган «Баш роль» (укр. Головна роль) документаль фильмын төшерә[2]. Картина DOK Leipzig халыкара кинофестивалендә (Лейпциг, Алмания) күрсәтелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 — Украина ССР атказанган артисты.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Анатолий Сергей улы Буковский (1925-2006), А. П. Довженко исемендәге Киев киностудиясе режиссеры.

Улы Сергей Анатолий улы Буковский (1960 елның 18 июлендә Октябрьскида туган), кино режиссеры, Украина халык артисты.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бакалинская земля: история и люди. Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфический комбинат, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Антонова Нина Васильевна. Алексей Тремасов сайты.
  2. «Главная роль». Docudays UA