Нозология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нозология latin yazuında])
Нозология
 Нозология Викиҗыентыкта

Нозология (гр. nosos авыру + logos сүз, тәгълимат) — авырулар турындагы тәгълимат; патологиянең төп бүлекләреннән берсе.

Кайбер авторлар нозологияне, патология кебек үк, гомуми һәм хосусый Н.гә бүләләр. Гомуми нозология медицина һәм ветеринариянең теоретик нигезен тәшкил итә. Аңа авыруның асылы турындагы өйрәтү, этнология, патогенез, диагноз, сәламәтләнү мәсьәләләре, үлем турында өйрәтү, авырулар терапиясе һәм профилактикасының гомуми мәсьәләләре, авыруларның классификациясе һәм номенклатурасы мәсьәләләре керә. Аерым нозология организмның аерым органнары һәм системалары авыруларын тикшерә. Башка авторлар Н.не тагын да таррак мәгънәдә, аерым авыртулы формалар турындагы тәгълимат итеп аңлыйлар.

Нозологиянең төп бүлекләренең берсе — этиология — авыруларның барлыкка килү сәбәпләре һәм шартлары турындагы тәгълимат. Нозологиянең патогенез бүлеге авыруның барлыкка килүе һәм клиник барышы механизмнарын өйрәнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Мәгариф, 2010.— 495 с.