Эчтәлеккә күчү

Нәдербаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәдербаш latin yazuında])
Нәдербаш
Халыкара фәнни исем Stachys L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон ирен чәчәклеләр[d]
Җимеш төре чикләвек
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Реальная энциклопедия науки о классической древности[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 66[d]

 Нәдербаш Викиҗыентыкта

Stachys macrantha

Нәдербаш (лат. Stachys) - күркә борыны, иренчәчәклеләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр яисә ярымкуакчыклар ыругы.

300 гә якын төре билгеле, ике ярымшарның да уртача һәм субтропик, тропикларның тауларында таралган. Австралия һәм Яңа Зеландиядән тыш, бөтен Җир шарында үсә.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Берьеллык нәдербаш (S. annua), туры нәдербаш (S. recta), дару нәдербашы (S. officinalis), урман нәдербашы (S. sylvatica) һәм башкалар һәр җирдә, Идел нәдербашы (S. wolgensis) – Кама һәм Идел алдында очрый. Урман буйларында, куаклар арасында, су буйларында, дымлы болыннарда үсә. Башкортстанда 5 төре очрый: саз нәдербашы - елга, күл буенда, җир асты сулары чыккан урында, куаклыкта үсә, дару һәм урман нәдербашлары - урман һәм урман читләрендә, берьеллык нәдербаш - аланнарда, чәчүлектә, юл читендә, туры нәдербаш - далада, ташлы ярларда очрый.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

8-120 см биеклектәге үсемлек. Сабагы кытыршы төкчәле, дүрт кырлы, төз, сирәгрәк бөгелгән хәлдә. Яфраклары бөтен яки тешәүле, каршыдаш урнашканнар, озынча ланцет, йомырка, тасма рәвешендә, очлы, саплы, нигезе нык беленгән йөрәк төсле була. Чәчәкләре алсу, аксыл шәмәхә, куе кызыл яки сары, башаксыман чәчәк төркеме хасил итүче ялган боҗрага җыйналган. Касә яфраклары 5, таҗының өске ирене батынгы, аскысы 3 аерчалы, уртадагысы эре. Серкәчләре 4, аскылары озын. Җимеше – чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре августта өлгерә. Дүрт өлешкә бүленүче ценобий. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.

Stachys palustris

Халык медицинасында дару нәдербашы, туры нәдербаш, урман нәдербашы (S. sylvatica) үләне төнәтмәсе үт һәм бәвел кудыру, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла. Составында алкалоидлар, дуплау матдәләре, сапониннар, флавоноидлар, эфир майлары һ. б. бар. Декоратив үсемлек. Төз нәдербаш - агулы үсемлек.

Баллы үсемлек.[5]

  • . (Тикшерелгән 12 ноябрь 2009)
  • Киоринг О. Э. 1281 нче юЛ. Чистец - Stachys // СССР флорасы. В 30-ти томасы / Начато при руководстве и под главной редакцией баш мөхәррире В. Л. Комарова; Редактор тома Б. К. Шишкин. - М. - Л. : СССР Фән Академиясе нәшрияты, 1954. - Т. XXI. - С. 194 - 237. - 703 с. - 3000 экз.         
  • Ирәнсәскә // Башкорт энциклопедиясе. - Уфа: РБ ДАГУ ⁇ Башҡорт энциклопедиясе ⁇ , 2015 - 2024. - ISBN 978-5-88185-143-9.   
  • Чистец 2007 елның 2 ноябрь көнендә архивланган. в Энциклопедия растений Агбина (Тагын бер тапкыр 15 декабрь 2009) (Тикшерелгән 15 декабрь 2009)
  • Чистец в Энциклопедия декоративных садовых растений (Композиция көне: 13 ноябрь 2009) (Тикшерелгән 13 ноябрь 2009)