Нәҗибә Әминева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нәҗибә Әминева
Туган 9 декабрь 1945(1945-12-09) (71 яшь)
Кушнаренко районы, Әхмәт авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ, соңрак Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре шагыйрә

Нәҗибә Әминевататар шагыйрәсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина Башкортстанның Кушнаренко районының Әхмәт исемле татар авылында туып үсә, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетына укырга керә һәм филология факультетында белем ала.

1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелә. Университетта укыган елларында ук Нәҗибә Әминева әдәби иҗат белән ныклы шөгыльләнә башлый. Авылга кайтып мәктәптә укыта башлагач та, үзе дә күп яза һәм мәктәптә төрле сыйныфлардагы укучыларның әдәби түгәрәген дә җитәкли.

Укучылар Нәҗибә Әминеваның «Иртә», «Бәсле тәлгәшләр», «Йөрәккә уйлар уела» дип исемләнгән шигъри җынтыкларын яратып кабул итте. Шулай ук аның 65 яшьлек юбилее уңаеннан Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында Нәҗибә Әминеваның «Гомер дигән мизгелдә» исемле чираттагы китабы басылып чыкты.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]