Онега күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Онега күле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Онега күле
Сурәт
Кушылдыгы Суна (река, впадает в Онежское озеро)[d], Водла[d], Вытегра[d], Андома[d], Мегра (река, впадает в Онежское озеро)[d], Анга (река)[d], Аржема[d], Большая Уя[d], Викшречка[d], Вичка[d], Возрица[d], Гимрека (река)[d], Деревянка (река)[d], Каменный (ручей)[d], Кодача[d], Кумса[d], Муромка (река, впадает в Онежское озеро)[d], Неглинка (река, впадает в Онежское озеро)[d], Немина[d], Пиндушка[d], Путка[d], Пяльма (река)[d], Северная Ижмукса[d], Сапеница[d], Сялнага[d], Тамбица (река, впадает в Онежское озеро)[d], Тунад[d], Уница (река, впадает в Онежское озеро)[d], Филиппа[d], Чебинка[d], Шелтозерка[d], Южная Ижмукса[d], Яндома[d], Лососинка[d], Лижма[d], Сельгская Речка[d] һәм Орзега (река)[d]
Күлгә коючы елгалар Вытегра[d], Водла[d], Суна (река, впадает в Онежское озеро)[d], Андома[d], Гимрека (река)[d], Каменный (ручей)[d], Лососинка[d], Мегра (река, впадает в Онежское озеро)[d], Неглинка (река, впадает в Онежское озеро)[d], Пяльма (река)[d], Тамбица (река, впадает в Онежское озеро)[d] һәм Уница (река, впадает в Онежское озеро)[d]
Күлдән ага торган елгалар Свирь
Су җыю бассейны бассейн Невы[d]
Объектның бассейны илләре Россия
Бассейн мәйданы 62 800 км²
Период обновления воды 12 ел[1]
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Петрозаводск һәм Карелия
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 33 метр
Озынлык 248 километр
Киңлек 91,6 километр
Вертикаль тирәнлек 127 метр
Мәйдан 9800 км²
Күләм 285 кубический километр
Commons-logo.svg Онега күле Викиҗыентыкта

Онега күле (Онего, вепсча Änine, карелча Oniegu, финча Ääninen, Äänisjärvi) — Россиянең төньяк-көнбатыш Аурупа өлешендәге күл, Ладога күленнән соң Аурупада зурлыгы буенча икенче һәм Россия территориясендәге өченче төче сулы су яткылыгы.

Башлыча Карелия Республикасы территориясендә, өлешчә шулай ук Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә урнашкан. Бассейны Атлантик океанның Балтыйк диңгезенә карый.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлнең якынча 80 % мәйданы Карелия Республикасында, 20 проценты Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә урнашкан.

Күлнең мәйданы утрауларсыз 9690 км2, утраулар белән бергә 9720 км2 тәшкил итә; су массасы күләме — 285 км3; төньяктан көньякка озынлыгы — 245 км, максималь киңлеге -91,6 км. Уртача тирәнлеге — 30 метр, ә максималь тирәнлеге — 127 м.

Күл чокыры эре геология структураларында — күлнең төньяк өлешендә Балтыйк калкулыгы һәм көньякта Рус платформасында ята. Онега күле ярында Петрозаводск, Кондопога һәм Медвежьегорск калалары урнашкан. Онега күленә 50-гә якын елга коя, ә бер елга — Свирь елгасы агып чыга.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы рус язмаларында Онего кебек телгә алына. Атаманың килеп чыгышы билгесез. Күлнең атамасы борынгы, финнаргача чорда килеп чыгуы мөмкин.

Атаманың килеп чыгышының берничә версиясе бар:

Академик А. М. Шерен күлнең атамасын фин. ääni — аваз, тавыш, моннан — «яңгыравыклы күл» дип аңлата. А.Л. Погодин бу топонимны саамнардан agne — «ком» + jegge — «уйсу тигезлек» дип аңлата. Профессор, филология фәннәре докторы И. И. Муллонен күлнең исемен саамнардан äne һәм балтыйк фин теленнән änine/äniz дип исәпли, «зур, әһәмиятле» дип билгели.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Онега күленең көзге мәйданы 9720 км2 (утрауларсыз) тәшкил итә, иң зур озынлыгы — 248 км, иң зур киңлеге — 83 км (Петрозаводсктан алып Водла елгасы тамагына кадәр). Төньяк ярлары кыялы, нык киселгән, көньяк ярлары — күбесенчә түбәнлектә урнашкан. Күлнең төньяк өлешендә күп санлы култыклар дә урнашкан. Иң зур утрау — Зур Климецкий. Утраудан көнбатышка таба күлнең иң тирән өлеше (100 м һәм аннан да күбрәк) — Кондопога култыгы (78 м тирәнлектәге). Күлнең төньяк-көнчыгыш өлешендә зур култык төньякка сузыла, аның төньяк өлеше — Повенец култыгы, урта өлеше — Онега арты култыгы, ә көньяк өлеше 40-50 м тирәнлектәге Кече Онега култыгы. Күл буенда ташлар күп.

Күл яры

Күлнең төп өлеше - 5685 км2 мәйданны биләп торучы Үзәк Онега, аңа Петрозаводск култыгы һәм Свирская утравы керә.

Күлнең уртача тирәнлеге 31 м тәшкил итә, күлнең иң тирән төньяк өлешендә 127 метр. Уртача тирәнлеге үзәк өлешендә 50-60 метр, көньякка таба 20-30 метрга кадәр күтәрелә. Күлнең төньяк өлешендә су төбенең югары күтәрелешләре, сәнәгать траулерлары балык тоткан банклар барлыкка килә торган желоблар күп. Төбенең зур өлеше ләм белән капланган.

Күлнең түбән ярлары сазланган һәм су дәрәҗәсе күтәрелгәндә су басыла. Күл ярлары буйлап һәм аның утрауларында камыш үсә, куаклыкларда үрдәкләр, казлар һәм аккошлар оялый. Яр буе өлкәсе куе урманнар белән капланган.[2].

Күлдә тюленьнар күренгән очраклар бар.[3].

Күлдә барлыгы 13 гаиләгә һәм 34 төргә караган балыкларның 47 төре очрый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://wldb.ilec.or.jp/Details/Lake/EUR-36
  2. X-team. Онежское озеро. әлеге чыганактан 2012-03-08 архивланды. 2012-03-08 тикшерелде.
  3. Первушкин А. Тюлени на Онежском озере // Ленинская правда. 1975. 20 апреля.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]