Пигмейлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Пигмейлар
Гомуми саны: 280 000[1]
Таралышы: :
Үзәк Африка: Габон, Камерун, Үзәк Африка Җөмһүрияте, Конго Җөмһүрияте, Конго Демократик Җөмһүрияте, Руанда
Тел: Банту телләре, убангий телләре һ.б.; фараз ителгәнчә Пигмей телләре
Дин: Традицион ышанулар
Раса төре: Үзәк Африка (негрилль) расасы[2]
African Pigmies CNE-v1-p58-B.jpg
Европалының (сулда) һәм пигмейның (уңда) чагыштырма буе
Луиджи Кавалли-Сфорц буенча пигмей халыкларының таралышы. Харитада көньяк тва төркеменнән күп халыклар билгеләнмәгән.

Пигмейлар (грек. Πυγμαῖοι — «йодрык зурлыктагы кешеләр») — Африка экваториаль урманнарында яшәүче түбән буйлы негроид халыкларның төркеме. Африка пигмейларының башка исеме - негрилли.

Шәһадәтнамәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең эрага кадәр III меңьеллык Борынгы Мисыр язмаларында искә алына, соңрак вакытта - борынгы Грек чыганакларында (Гомерның "Илиада"сында, Геродотта һәм Страбонда). Мисыр түрәсе номарх Та-сети (Элефантин номы) һәм "Көньякның башы" Хуфхорның кабер ташы язмасында язылганча, ул Экваториаль Африкадан тәхетка бала булып утырган үзенең патшасына Борынгы Патшалык VI династия фиргавене Пиопи II-гә "кара кәрлә"не алып килгән һәм шуның өчен аннан зур бүләк алган. Шул ук язмада әйтелгәнчә, бу Мисырга көньяктан китерелгән беренче "кара кәрлә" булмаган, мөгаен, Пиопи II-нең алдан килүчесе V династия Борынгы Патшалык фигавене Джедкар Исеси өчен Баурджед тарафыннан китерелгән башкасы да искә алына.[3].

Аристотель пигмейларны чынлап булган халык дип санаган[4].

XVI—XVII гасырларда пигмейлар «матимба» атамасы белән Көнбатыш Африка тикшеренүчеләре калдырган тасвирламаларда искә алына.

XIX гасырда аларның барлыгы немец тикшерүчесе Георг Август Швейнфурт, рус тикшерүчесе В. В. Юнкер һ.б. тарафыннан исбатланган, алар бу кабиләләрне Итури һәм Узле елгаларның бассейннарының тропик урманнарында тапканнар (төрле кабиләләр, атамалары: Акка, тикитики, обонго, бамбути, тва).

Тикшерү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19291930 елларда П.Шебест экспедициясе "бамбути" (Bambuti) пигмейларын тасвирлаган, 1934-1935 елларда немец тикшерүчесе Мартин Гузинде "эфе" һәм "басуа" пигмейларын тапкан. 1960-ынчы елларда Бельгия этнологы һәм натуралисты Жан-Пьер Алле (Jean-Pierre Hallee) "эфе" кабиләсе пигмейларына берничә экспедиция ясаган, алар Руандада Киву күле янындагы яңгыр урманнарында яшәгәннәр. Берничә ай ул пигмейларның бер җәмәгате белән бергә торган. Ул җыйган материаллар ике документаль фильм нигезе булган: "Пигмейлар" (Pygmies, 1973) һәм "Итури урманы пигмейлары" (The Pygmies of the Ituri Forest, 1975). 1975 елда Жан-Пьер Алле пигмейларга иганә ярдәм фонды нигезләгән, аның уңышлы эшчәнлеге нигезендә "эфе"ларның саны 1980 елга 4000 кешегә кадәр үскән. 1994 елга Фонд Конгода авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен 46% пигмейларны тәэмин иткән.
XXI гасырга пигмейлар Габон, Камерун, Үзәк Африка Җөмһүрияте, Конго Җөмһүрияте, Руанда урманнарында яшиләр.

Мифологиядә Пигмейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Физик тибы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы ирләрнең буе 124 см дан 150 см га кадәр, тән аксыл-көрән, чәчләр бөдрә, кара, иреннәр чагыштырмача нечкә, бу физик типны аерым раса итеп классификацияләргә була. Пигмейларның мөмкин булган саны 40-тан 280 мең кешегә кадәр.
Кыяфәте буенча аларга Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия негритослары, Меланезиянең кайбер утраулары һәм Австралиянең төньяк-көнчыгышы яшәүчеләре якын, әмма генетик яктан негрилли һәм негритослар арасында зур аермалар бар.

Таяк һәм яфраклардан пигмейлар йорты

Антропология һәм генетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пигмейларның миниатюрлыгын аңлатучы мутацияләрен чыгару өчен галимнәр батва кабиләсе пигмейларның һәм аларның күршеләре-җир эшкәртүче бакига, һәм шулай ук бака пигмейлары һәм аларның күршеләре нзебе һәм нзимиларның геномнарын чагыштырганнар. Түбән буй өчен җавап бирүче Бернуклеотид полиморфизмы батва һәм бака пигмейларында төрле икәне ачыкланды, ә димәк Африка кабиләләрендә кәрләлек конвергент эволюция нәтиҗәсе икәне ачыкланды.[5].

Бака халкыннан көнчыгышка табарак яшәүче эфе һәм суаларда башта ук кечкенә балалар туа - буй чикләүчесе ана карыны үсеше вакытында ук эшли башлый. Бака халкында балалар гади булып тора, әмма гомернең беренче ике яшендә Бака халкы балалары Европалылардан шактый әкренрәк үсәләр.[6].

Y-хромосома B гаплотөркеме ешлыгы Ака пигмейларында һәм мбути пигмейларында (en:Mbuti people) 35 % - ка кадәр җитә[7]. Йоруба һәм Мбути пигмейлары геномнарында 0,2%-тан 0,7%-ка кадәр Неандерталь геннары табылган.[8].

Шөгыльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пигмейлар - урман яшәүчеләре, урман алар өчен - тормышта бар булган нәрсәнең чыганагы. Төп шөгыльләре - сунар һәм җыю. Пигмейлар таш эш коралларын ясамыйлар, элек алар утны чыгара белмәгәннәр (ут чыганагын үзләре белән ташыганнар). Сунар коралы - металл очлары белән уклы җәя, бу ук очлары еш агуланган булган. Тимерне күршеләре - Бантулардан алалар.

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пигмейлар гадәттә күрше халыкларның телләрендә сөйләшәләр - эфе, асуа, бамбути һ.б. Пигмейларның диалектларында кайбер фонетик аермалар бар, әмма Бака халкыннан кала пигмейлар Пигмей телләрен югалтканнар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]