Эчтәлеккә күчү

Плюс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Плюс latin yazuında])
+
«Плюс» һәм «минус» билгеләренең беренче барлыкка килүе. Иоганн Видманның китабындагы бит

Плюс, яки Кушу билгесе (иск. пелүс[1], лат. plus «күбрәк» — лат. multum’ның («күп») чагыштыру дәрәҗәсе) — кушу операциясының график символы, шулай ук уңай санның (+) символы.

ASCII’да аның менә мондый коды бар: 43 (0x2B), Юникодта — 002B. Шулай ук плюсның калын символы бар: ➕, Юникодта — 2795.

Басуда «+» символын иң иртә (1489 елда) Иоганн Видман арттыру билгесе итеп кулланган[2]. XVI гасырның беренче яртысында «+» символы кушу билгесе итеп куллану Генрих Грамматеуста һәм аның укучысы — Кристоф Рудольфта[3] күренә. Франсуа Виет (15401603), алгебраның символик телен ясаган кеше, еш кына кушу билгесе итеп «+» символы белән кулланган.

Санак төймәсарының + төймәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төймәсарның + төймәсе плюс символын җыяр өчен кулланыла. Шулай ук Калькулятор программасында кушу операциясын ясар өчен кулланыла. + төймәсе (үзе, яки Ctrl төймәсе белән тиңдәшлектә) күп төрле программаларда масштабны үзгәртү өчен файдаланыла (масштабны эреләтә).

Төймәсарда + төймәсенең берсе әлифба-саннар бүлегендә, икенчесе (аерым саннар бүлеге булган төймәсарларда) саннар бүлегендә урнашкан.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
Ошибка: неверный заголовок ссылки в строке 117 Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,
  1. И. Рәми. Имла сүзлеге, 1928.
  2. Кэджори, 1909, John Widmann, printed a.d. 1489 in Leipzig, is the earliest book in which the + and − symbols have been found. There are indications leading us to surmise that they were in use first among merchants, 175 бит.
  3. Кэджори, 1909, They occur again in the arithmetic of Grammateus, a teacher at the University of Vienna. His pupil, Christoff Rudolff, the writer of the first text-book on algebra in the German language (printed in 1525), employs these symbols also, 175 бит.