Портал:Наҗар Нәҗми/Яхшы мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наҗар Нәҗми/Яхшы мәкалә latin yazuında])

Уфаның рәсми булмаган гимны «Өфө йүкәләре», "Мине юллар чакыра", "Сиңа тагын мин бер киләм әле", "Юкка түгел, юкка түгелдер", "Кышкы романс" һ.б. шигырьләренә Рим Хәсәнов музыка язган җырлар, "Таулар юлы" җыры Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган, татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Дүртөйле шәһәрендә һәм Миңеште авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге премия булдырылган. (дәвамы)