Портал:Наҗар Нәҗми

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наҗар Нәҗми latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Башкорт халкының бөек шагыйре Наҗар Нәҗмига багышланган портал
Портал Наҗар Нәҗминың тууына 100 ел тулу хөрмәтенә ясалды.

2018 елда башкорт-татар милләтенең горурлыгы булган, дөньякүләм танылу алган сөекле шагыйребез Наҗар Нәҗминың тууына 100 ел уздырылачак.

Бүгенге көнгә Наҗар Нәҗми иҗатын һәм биографиясен барлауга багышланган гыйльми хезмәтләр язылган. Бу портал бөек башкорт шагыйре Наҗар Нәҗми истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып ясалды.


Тормыш юлы

Ул 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый.

Наҗар Нәҗми мирасы

Татар теле.

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.


Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

Наҗар Нәҗми, 1966[1].

Яңа мәкаләләр

Сылтамалар

Яхшы мәкалә

Уфаның рәсми булмаган гимны «Өфө йүкәләре», "Мине юллар чакыра", "Сиңа тагын мин бер киләм әле", "Юкка түгел, юкка түгелдер", "Кышкы романс" һ.б. шигырьләренә Рим Хәсәнов музыка язган җырлар, "Таулар юлы" җыры Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган, татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Дүртөйле шәһәрендә һәм Миңеште авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге премия булдырылган. (дәвамы)

Яхшы рәсем

Яңалыклар

  • 02.05.17. 2018 елда республикада Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулуны билгеләячәкләр. Башкортстан Башлыгының «Назар Назмутдин улы Нәҗминең (Назар Нәҗми) тууына 100 ел тулуны билгеләү турында»гы Указына ярашлы җөмһүрият Хөкүмәте тарафыннан Башкортстанның халык шагыйре Назар Назмутдин улы Нәҗминең (Назар Нәҗми) тууына 100 ел тулуны билгеләү буенча юбилей чараларының планы һәм оештыру комитетының составы расланды [2]
  • 05.02.18. Башкорт дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе үтте. 05 февральдә Өфөлә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе үтте.[3]
  • Март. 2018 елда Башкортстанның иң яшь калаларының һәркайсында – Дүртөйледә, Назар Нәҗминең туган ягында, әдипнең юбилеена багышланган зур әдәби конкурс булып үтте. Шагыйрь исемендәге башкорт гимназиясендә узгарылган бу чараның беренче турында катнашу өчен республиканың төрле район, калалардан бик күп эшләр кабул ителде. Шуларның арасыннан иң-иңнәре генә икенче турга сайлап алынды [4].

Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]

Сез беләсезме...

  • Мостай Кәрим: "Наҗар Нәҗми сафның артында да, уртасында да түгел. Ул – башкорт лириклары сафының, бер командиры. Ә командирның урыны марш вакытында кайда икәнен һәркем белә. Ул сафтан чак кына алдарак бара."
Төп субпорталлар: Кеше хокуклары • Мий һәм акыл • Сексуальлек • Үлем • Фикерләү • Шәхси тормыш
Аерым шәхесләргә багышланган порталлар: Габдулла Тукай

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү