Рамил Дилмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Дилмөхәммәтов latin yazuında])
Рамил Дилмөхәммәтов

Рамил Дилмөхәмәтов (12 сентябрь 1954 ел, Башкортстанның Балакатай районы Яңа Маскары авылы) — сәнәгать һәм дәүләт эшлеклесе. 2013-2017 елларда Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең җитәкче урынбасары, 2017-2018 елларда «Башкирдортранспроект» институты директоры. Башкортстан Республикасының I һәм II чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале һәм «Башкортстан Республикасындагы фидакяр эшчәнлеге өчен» отличие билгесе белән бүләкләнүче

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамил Хөрмәт улы Дилмөхәммәтов 1954 елның 12 сентябрендә Башкорт АССРның Балакатай районы Яңа Маскары авылында туган.

  • 1978 елда Уфа авиация институтын тәмамлый.
  • 1973 - 1979 елларда - Сарытау 2-нче җылылык электр үзәге турбиналары машинисты ярдәмчесе;
  • 1970 - 1974 - Уфа энергетика техникумы студенты;
  • 1974 - 1974 - «Туркменэнергоремонт» Марый участогы слесаре;
  • 1974 - 1976 - Совет Армиясе сафында хезмәт итә;
  • 1976 - 1978 - «Союзнефтеавтоматика»Бөтенсоюз берләшмәсенең көйләү идарәсе технигы.
  • 1978 - 1980 - кала торак идарәсенең җитештерү бүлеге, техник бүлек инженеры;
  • 1980 - 1986 елларда - Совет район Советы башкарма комитетының торак хуҗалыгы бүлегендә өлкән мастер, инженер-энергетик, өлкән инженер, баш инженер;
  • 1986 елдан - коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире, Уфа шәһәре Совет районы Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Уфа шәһәре Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Уфа каласы Совет районы хакимияте башлыгы, Уфа шәһәре Совет районы Советы депутаты, Башкортстан Дәүләт Җыелышы вәкиллек палатасы депутаты;
  • 1994-2003 - Уфа шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы, Уфаның Совет районы муниципаль берәмлеге башлыгы;
  • 2003-2004 - Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары;
  • 2004 - Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары - Башкортстан Уфа шәһәре хакимиятенең Муниципаль милеккә идарә итү комитеты рәисе;
  • 2006-2010 елларда-Уфа шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары-муниципаль милек белән идарә итү Комитеты рәисе.
  • 2010-2013 елларда - Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары,
  • 2014-2017 елларда - Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары,
  • 2017 елдан әлегә кадәр - ««Башкирдортранспроект» дәүләт унитар предприятиесе директоры.
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның 1 нче (1995-1999) һәм 2 нче (1999-2003) чакырылыш Вәкиллек палатасы депутаты

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башкортстан Республикасында фидакарь эшчәнлеге өчен» билгесе.
  • Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре.
  • «Уфаны үстерүдәге зур казанышлары өчен» истәлек билгесе.
  • «Россия Эчке эшләр министрлыгына 200 ел» медале.
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы.
  • 2-се дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
  • Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Почет грамотасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]