Рем Абзалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рем Абзалов latin yazuında])
Рем Абзалов
Туган телдә исем рус. Рем Абза́лович Абза́лов
Туган 15 (28) июнь 1914
Ташкәнт, Төркистан генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 7 февраль 1983(1983-02-07) (68 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Выстрел[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Эш бирүче С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены (2)
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант һәм майор

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардияче армиянең 40 нчы гвардияче укчы дивизиясендә рота, батальон командиры. 3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавия, Маҗарстан, Румыния, Югославияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 елның 1 декабрендә Дунапатай авылы тирәсендә (Маҗарстан) Дунайны кичкәндә батырлык күрсәтә. «Выстрел» Югары командирлар курсын тәмамлый (1946), Ташкәнт шәһәре хәрби комиссариатында эшли. Ленин, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Ташкәнттәге хәрби зиратының Каһарманнар аллеясендә күмелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1; Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкәнт, 1984.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]