Рихард Вагнер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рихард Вагнер
RichardWagner.jpg
Туган 22 май 1813(1813-05-22)
Лейпциг, Рейн берлеге
Үлгән 13 февраль 1883(1883-02-13) (69 яшь)
Венеция, Италия патшалыгы
Үлем сәбәбе Миокард инфаркты
Күмү урыны Ванфрид[d]
Милләт алман
Ватандашлыгы Flag of Germany.svg Алмания
Альма-матер Лейпциг университеты[d]
Һөнәре композитор
Җефет Козима Вагнер[d] һәм Минна Планер[d]
Richard Wagner Signature.svg
Рихард Вагнер Викиҗыентыкта

Вильге́льм Ри́хард Ва́гнер (алман. Wilhelm Richard Wagner; 22 май, 1813, Лейпциг13 февраль, 1883, Венеция) — алман композиторы, дирижер, драматург (үз операларының либреттолары авторы), фәлсәфәче. Опера музыкасының иң бөек реформаторларыннан берсе. Аурупа мәдәниятенә зур тәэсир ясый. Вагнер мистицизмының XX гасыр алман милләтчелегенә (шул исәптән национал-социализмга да) йогынтысы зур.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вагнер түрә булып дәүләткә хезмәт иткән Карл Фридрих Вагнер (17701813) гаиләсендә туа. Актер булган үги әтисе Людвиг Гейер тәэсирендә яшь Вагнер 1828 елда бер кантордан музыка дәресләре ала башлый. 1831 елдан башлап Лейпциг университетында музыка өйрәнә. Дан казанганчыга кадәр авыр тормыш кичерә. Аның «Риенци, трибуннар арасында иң соңгысы» операсы 1842 елда Дрезденда уңышка ирешә. 1864 елда Мюнхенга күчә. 1876 елның 13-17 августында Нибелунг боҗрасы тетралогиясе премьерасы. 1883 елда йөрәк өянәгеннән вафат була.