Рәбис Хисаметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәбис Хисаметдинов latin yazuında])
Рәбис Хисаметдинов
Туган 6 май 1947(1947-05-06) (76 яшь)
Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Итәй, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Башкортстан
Һөнәре табиб, профессор


Рәбис Хисаметдинов (рус. Хисаметдинов Рабис Акмалович; 6 май 1947 ел) — галим-табиб, сәламәтлек саклау өлкәсе эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы, җәмәгәть эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы, профессор. Башкортстан Республикасының атказанган табибы. «Граждандар оборонасы отличнигы» билгесе кавалеры, 1990 елдың 11 октябрендә БАССРның уникенче чакырылыш Югары Советының өченсе сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте — башкорт.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәбис Акмал улы Хисаметдинов 1947 елның 6 маенда Башкорт АССРның Илеш районы Итәй авылында туган.

Югары белемле — 1975 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын 1965 елда урта мәктәптә укытучы булып башлап җибәрә.

1966-1968 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә, аннары Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә.

Югары һөнәри белем алганнан соң, 1977 елдан Уфа шәһәренең 15-нче кала дәваханәсенең баш табибы булып эшли.

1980 елдан Республика кардиология үзәгенең баш табибы.

1987 елдан — Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

1990 елда Хисаметдинов Рәбис Акмал улы Ярмәкәй районы, 202нче Ярмәкәй сайлау округыннан Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының сәламәтлек, ветераннар һәм инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы булган[1].

1999 елдан «Иммунопрепарат» федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры урынбасары булып эшли.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда — «Уфа шәһәрендә ир-егетләр арасында ишемик авыру эпидемиологиясе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (14.00.06 — кардиология).

2005 елда — «Заманча шартларда Россия төбәгендә сәламәтлек саклауга идарә итүне фәнни нигездә планлаштыру һәм аны оптимальләштерү» темасына докторлык диссертациясе яклый (14.00.33. — җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау)[2].

2007 елдан Башкорт дәүләт университеты профессоры.

2016 елдан сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсен мобилизацияләү әзерлеге кафедрасы профессоры.

Фәнни хезмәтләре — 117 басма, шулар арасында 7 уку әсбабы, 4 монография, 5 норматив документ, журналларда һәм җыентыкта 101 мәкалә.

Дүрт уйлап табу авторы[3]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «ССРБ Ватандашлар оборонасы отличнигы» күкрәк билгесе
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104
  2. Медицинские науки
  3. Хисамутдинов Рабис Акмалович//Башкирский государственный медицинский университет, archived from the original on 2022-05-18, retrieved 2022-05-18 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 21.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]