Салават Рәхмәтулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Рәхмәтулла latin yazuında])
Салават Рәхмәтулла
Туган телдә исем Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин
Туган 1 февраль 1942(1942-02-01)
СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Солтанморат
Үлгән 15 июль 2021(2021-07-15) (79 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Г. Ибраһимов премиясе
И. Юзеев премиясе

Салават Рәхмәтулла, Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин (1942 елның 1 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы Солтанморат2021 елның 15 июле, РФ, Мәскәү) ― Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре. Башкортстанның (1993) һәм Татарстанның (2012) Язучылар берлекләре әгъзасы. Галимҗан Ибраһимов һәм Илдар Юзеев исемендәге бүләкләр иясе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 елның 1 февралендә Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1959 елда ул үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамак шәһәре төзелешләрендә балта остасы булып эшли. С.Рәхмәтулла 1960-1965 елларда Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында белем алганнан соң, туган районындагы Торымбәт урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрелә.

Хәрби хезмәттән кайткач, Ишембай районы Петровский балалар йортында — директор ярдәмчесе, туган авылында — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Гафури районында (Аккүл авылында) мәдәният йорты директоры була. 1984 елда Эстәрлетамакта Язучылар оешмасы ачылгач, Башкортстан Язучылар союзы идарәсе тәкъдиме белән С.Рәхмәтулла Эстәрлетамакка күчеп килә: педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашказар» шәһәр газетасы редакциясендә эшли. Хәзерге вакытта ул профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. С.Рәхмәтулла студент елларында факультетта оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр яза башлый. Тәүге иҗат җимешләре белән «Кызыл таң», «Ленинчы» газеталарында, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» әлманахы китапларында чыгышлар ясый. «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы 1978 елда басылып чыга. Шуннан соң «Яңгыр, яу, яу!» (1981), «Күперләр» (1985), «Быел мәктәпкә барам» (1990) һ.б. китаплары дөнья күрә.

Аның шигырьләре, поэмалары, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре газета-журналларда даими басылып килә. Ул 1992, 1998 һәм 2008 елларда «Кызыл таң» газетасының лауреаты була, 1999 елда шагыйрьнең исеме бу газетаның Почет кенәгәсенә теркәлә. 1997 елда шагыйрь «Тулпар» журналы лауреаты исеменә лаек була. БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкли.[1]

Ул балалар өчен дә иҗат итә.

Татарстан шигърият сөючеләре шагыйрь белән беренче мәртәбә «Казан утлары» журналында басылган шигырьләре («Казан утлары», № 12, 1971) аша таныша. Ары таба әдәби әсәрләре «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре», «Көмеш кыңгырау» газеталарында дөнья күрә.

Салават Рәхмәтулланың әдәби эшчәнлеге Х.Гыйләҗев, Г.Ибраһимов (Башкортстан), И.Юзеев (Татарстан, Чаллы) исемнәрендәге премияләр, «М.А.Шолоховның тууына 1000 ел» истәлек медале белән билгеләнә. 1979 елда Американың Гарвард университеты китапханәсе шагыйрьнең «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле шигырьләр җыентыгын соратып ала. Ул — озак еллар Эстәрлетамак Язучылар оешмасының бюро әгъзасы, шигърият секциясе җитәкчесе.

С. Рәхмәтулла — 1993 елдан Россия (Башкортстан), 2012 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

2021 елның 15 июлендә озак авырудан соң Мәскәүдә вафат. 17 июльдә Стәрлетамакта җирләнә [2].

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]