Сальмонеллёз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сальмонеллёз latin yazuında])
Сальмонеллёз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар Эч авыртулары[1][2], озноб[d], эч китү[3], бизгәк[d][4], рвота[d][3], косасы килү[d], abdominal cramps[d][3] һәм Обезвоживание[d]
Диагностика юллары микробиологическая культура[d]
Дәвалау юллары детоксикация[d], oral rehydration solution[d], intravenous fluid replacement[d], симптоматическое лечение[d] һәм Промывание желудка[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Ringer's lactate solution[d] һәм Раствор Рингера[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы фекально-оральный путь[d], food-borne transmission[d] һәм water-borne transmission[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 8 сәг[5] һәм 6 сәг[6]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 48 сәг[5] һәм 14 тәүлек[6]
Ташучы хайван кошлар, имезүчеләр һәм балыклар
ICD-9-CM 003.0[3][7]
 Сальмонеллёз Викиҗыентыкта

Сальмонеллез — кеше һәм хайваннарның йогышлы авыруы. Salmonella затына, Enterobacteriaceae гаиләсенә караган бактерияләр тудыра.

Кеше сальмонеллезы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлыча инфекцияләнгән хайван һәм кош продуктларын ашаганнан соң башлана. Авыру бактерияләре ашказаны-эчәк юлына үтеп керә һәм токсиннар бүлеп чыгара. Инкубация чоры 2 сәгатьтән алып 3 тәүлеккә кадәр. Гастроинтестиналь, таралган (тифка охшаш һәм септик вариантлары) сальмонеллез формалары һәм сальмонеллез бактерияләрен йөртүчәнлек аерыла.

Сальмонеллез — кеше организмында сальмонелла — таякчык форма- I сындагы бактерияләр кузгата торган йогышлы авыру. Аларның 700 дән артык төре билгеле. Сальмонеллез 90 % очракта кискен гастроэнтерит (ашказаны һәм нечкә эчәкнең лайлалы тышчалары ялкынсыну) авыруына китерә. Авыру җитди төс алса, микроб канны зарарлый. Бу эчке органнарның функциясе үзгәрүгә китерә: йөрәк кан-тамыры эшчәнлеге бозыла, баш мие зыян күрә.

Еш кына итле ризыклар инфекция чыганагы булып тора. Бактерия бигрәк тә кош-корт итендә һәм йомыркада очрый. Бактерияләре булган итне гади күз белән генә аерып булмый. Исе дә килми, тышкы кыяфәте дә үзгәрми.

Микробны лаборатор шартларда гына ачыклап була.

Сальмонелла тирә-юньдәге факторларга гына тиз бирешми. Мәсәлән, кипкән ризыкта ул 3-4 ел саклана, +60 +80 градус җылылыкка һәм -80-85 градус салкынга чыдам. 400 г итне 2-2,5 сәгать кайнатканда да, ит эчендә микроб сакланып калырга мөмкин. Шуңа күрә табиблар итне 3 сәгатьтән дә кимрәк пешермәскә киңәш итә.

Иттән хәзерләнгән ризыкны озак сакламау хәерле. Ашап бетермәгән очракта, өстәлдә калдырмау, суыткычка тыгып кую шарт. Чөнки бүлмәдәге һава — бактерияләр үрчү өчен иң кулай температура. Сальмонелла кешене! генә түгел, йорт хайваннарын, кош-кортларны да зарарлый. Алардан ч җиңел генә кешегә күчә. Мал-туар табиблары әйтүенчә, сыерларның —1,5, сарыкларның — 30, дуңгызларның —15, каз-үрдәкләрнең 50 процентында ; салмонелла бактерияләре табыла. Шулай ук песи-этләрнең 10 проценты һәм тычкан-күселәрнең 40 проценты әлеге куркыныч бактерияләрне үзендә йөртеп, авыру чыганагы булып тора.

Шуны да онытмагыз: авыру кеше дә микроб йөртүче булып санала. Чөнки бактерияләр бер кешедән икенчесенә кул-тән аша җиңел йога. Бу процесс балалар арасында аеруча тиз бара. Шуңа күрә нәни бала тәрбияләгәндә, шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәү тәләп ителә. Бәдрәфтә, җәмәгать урыннарында булганнан соң, кулны кат-кат сабынлап юарга кирәк. Баланы биләүгә төрер, ашатыр алдыннан да кулның чиста булуы мөһим.

Организмга эләккән микроб үзен, әгәр азык-төлектән йоккан икән, 12 сәгать яки тәүлек эчендә сиздерә. Микроб саны күп булса, 2 сәгать үтүгә, авыру коса, хәлсезләнә башлый. Сальмонелламы-түгелме икәнне белү; өчен, тизәкне яки канны тикшертү мәслихәт. Бактерия антитәнчекләр дә эшләп чыгара. Диагноз куйганда, боларның барысына да игътибар ителә.

Тән температурасының 39-40 градуска кадәр күтәрелүе, хәл бетү, баш, = буыннар авырту авыруның беренче билгеләре булып тора. Кешедә бизгәк : башлана, калтырата. Бөер тирәсендә авырту сизелергә мөмкин. Авыру коса, : кече йомышын еш үти, аның эче китә, эче чыдый алмаслык бора. Тәүлегенә } 10-15 тапкыр бәдрәфкә барырга туры килә. Тәрәт сасы исле һәм яшел төстә ; була. Кеше күп сыеклык югалтып, үзен тагын да начар хис итә. Авыз эче кибә,Ы тавышы утыра, тиресе корый. Йөрәк-кан тамыры системасына зыян килә. Кан басымы төшә. Вакытында дәваламасаң, ашказаны-эчәк юллары зарарлана. ; Сальмонелланың септик формасы бик авыр һәм озак дәвам итә. Терәк-хәрәкәт аппаратында эренләү башлана. Сальмонелла остеомиелит, артрит, ; спондиллий, эренле менингит, бавыр авырулары, аналык кистасы кебек ? авыруларга китерергә мөмкин.

Беренче ярдәм ашказанын 2-3 литр су яки натрий гидрокарбонатының 2 процентлы эремәсе белән юдырту һәм кичекмәстән табиб чакыртудан 1 гыйбарәт. Дәвалаганда да авыруга махсус эремә кушылган сыеклык эчерәләр. Аны әз-әзләп, еш эчәргә кирәк. Әгәр кеше мөстәкыйль рәвештә эчә алмый икән, сыеклыкны кан тамыры аша кертәләр. Антибиотиклар сальмонеллезның авыр формасы булганда, олы яшьтәге кешеләргә, иммун системасы ныгып бетмәгән балаларга гына билгеләнә.

Авыру җиңел узса, кеше ике-өч көн эчендә аягына баса. Чир авыр төрдә булганда, дәвалану берничә айга сузыла. Сальмонеллез кабатлана да ала.

Организмда аңа каршы иммунитет хасил булмый, чөнки ул күптөрле.

Савыгып беттем дип, тиешле дәвалануны туктатырга ярамый. Чир , киредән баш калкытырга мөмкин. Чөнки алты айга кадәр кеше микроб йөртә. Хастаханәдән чыккач та, табибка күренеп, тикшеренеп тору зарур.

Андый вакытта диета мөһим. Бер ай булса да, майлы, әче, тозлы ризыклар ашамаска кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, ботка белән туклану хәерлерәк.

Сальмонеллезны булдырмау өчен, азыкны дөрес сакларга, итле ризыкларны югары температурада яхшылап эшкәртеп файдаланырга, йомырканы әйбәтләп пешерергә, кулларны һәрвакыт яхшылап сабын белән юарга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шуны колакка киртләп куегыз: сальмонеллезны икенче төрле «пычрак кул авыруы» дип тә йөртәләр.

Төп симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тән температурасы күтәрелү, өшеп калтырау, косу, эч китү, эч авырту һ.б. Диагностика өчен клиник-эпидемиологик һәм лабороторияләрдә (бактериологик, серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медикаментоз (антибактериаль, инфузия һ.б. препаратлар).

Мөмкин өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гиповолемия, инфекцион токсикоз шоклары, йөрәк җитешмәүчәнлеге һ.б.

Искәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азык-төлек продуктларын җитештерүдә, ташуда һәм саклауда гигиена таләпләрен һ.б. үтәү.

Мал сальмонеллезы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инфекция чыганагы — авыру хайваннар һәм бактерия йөртүчеләр. Авыру алиментар, аэроген, корсак эче (колын, сарык бәрәне) юллары аша йога.

Төп симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кискен авыру очрагында - тән температурасы күтәрелү, малның төшенке хәле, аппетит бозылу, эч китү, конъюнктивит; ярым кисен һәм хроник очрагында — хәлсезләнү, пневмония, артрит, сарыкларда, бияләрдә — аборт һ.б. Диагностика өчен клиник, патологоанатомик, эпизоотологик, лаборотор тикшерү мәгълүматлары кулланыла.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медикаментоз (авыруга каршы махсус сүл, антибиотиклар, нитрофуран препаратлары, бактериофаглар һ.б.).

Искәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малны асрау һәм ашатуның зоогигиена һәм ветеринария‑санитария кагыйдәләрен үтәү, ана малны һәм туган яшь малны вакцинацияләү, карантинда тоту һ.б. Малны суерга мәҗбүр булган очракта алардан алынган продуктлар сальмонеллезны кисәтү өчен тикшерелә.

Башкортстанда авыруны тикшерү һәм анализлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше сальмонеллезы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда 100 мең кешегә 2004 ел — 33,3, 2006 ел — 33,9, 2008 ел 43,7 сальмонеллез белән авырган кеше теркәлгән. 21 гасыр башыннан Медицина университетында Д. Х. Хунафина җитәкчелегендә Сальмонеллез диагностикасы, клиникасы, аны дәвалау мәсьәләләре б‑ча тикшеренүләр алып барыла (А. П. Мамон, Ә.М.Шәмсиева), авыруның этиологик, клиник‑эпидемиологик структурасы өйрәнелә (А. Н. Бурганова, Р. З.Гомәрова, В. Ф.Шәйхмиева), С. этиотроп терапиясе ысуллары камилләштерелә (Бурганова, А. Т.Галиева, Шәмсиева).

Мал сальмонеллезы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда 2003-07 елларда бу авыру белән авыру очраклары теркәлгән (баш саны): сыер малы — 17, дуңгыз — 5. 20 гасырның 30-40 нчы елларында Ветеринария лабораториясендә бозау һәм колын сальмонеллез эпизоотологиясе һәм махсус искәртү мәсьәләләре (В. Н. Грибанов, И. А. Смирнов), 20 г. 90 нчы елларында Аграр университетта сальмонеллез очрагында мал эчәклегенең иммуногенезын көйләү һәм микробиоценозын төзәтү өчен умартачылык продуктларын куллану мәсьәләләре (Р. Т. Маннапова) һ.б. өйрәнелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]