Самат Шакир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самат Шакир latin yazuında])
Самат Шакир
Файл:Шакиров Самат Фатхрахманович.jpg
Туган телдә исем Самат Фәтхерахман улы Шакиров
Туган 15 апрель 1924(1924-04-15)
Татарстанның Әтнә районы Күәм авылы
Үлгән 1998(1998)
Яшәгән урын Гагарин урамы[1][2]
Милләт татар
Һөнәре язучы

 Самат Шакир Викиҗыентыкта

Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) - татар язучысы, ССРБ Язучылары Берлеге әгъзасы.

Самат Шакир 1924 елның 15 апрелендә Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында туган. Җиде классны тәмамлагач Арча педагогия училищесында укый, аннары Носы авылы мәктәбендә укытучы, Әтнә район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм 1942—1943 елларда Янавыл мәктәбендә янәдән укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. 1943—1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннан соң, 1946— 1949 елларда, Дөбъяз районы газетасының җаваплы секретаре була.

1951 елда С. Шакир В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый башлый. Бер елдан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Чүриле районының Сикертән авылы мәктәбенә укытучы булып китә. 1954 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы аны Кайбыч районы Мөрәле мәктәбенә директор итеп җибәрә. 1958—1962 елларда С. Шакир Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1957 елда, читтән торып укып, университетны тәмамлый. Ул — 1953 елдан КПСС члены.

Самат Шакир әдәби иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлый. 1939 елда «Пионер каләме» журналында «Урман» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан бирле аның мәктәп тормышы, туган табигать, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы темаларына багышланган һәм, нигездә, мәктәп балаларына атап язылган күпләгән шигырьләре көндәлек матбугатта да, аерым җыентыклар булып та бик еш басыла. Ул — уннан артык поэтик китап авторы. 1984 елда әдипнең иң яхшы поэтик әсәрләре тупланган «Яраннар чәчәк аткан» исемле күләмле җыентыгы басылып чыкты.

Шулай да, Самат Шакирның иҗади йөзен, поэзиядән бигрәк, проза әсәрләре — очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның яраткан темасы — Бөек Ватан сугышы. Автор күп йөри, эзләнә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, архивларда казына, сугыш ветераннары — карт солдатлар, элекке партизаннар, хәрби начальниклар белән очраша. Әнә шулай үзенең хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыя. Аның 1965 елда басылып чыккан «Легенда егетләре» исемле беренче документаль повесте аеруча уңыш казана. Сталинград өчен сугышларда батырларча һәлак булган өч егет—испан егете, капитан Рубен Ибаррури Руис, рус егете, очучы-майор Владимир Каменщиков, татар егете, артиллерист-капитан Хафиз Фәттәхетдинов турындагы әлеге китап соңыннан рус, төрекмән, казакъ телләренә тәрҗемә ителә. Язучының легендар панфи-ловчылар турындагы «Үлемсезләр» китабы, бер төркем Советлар Союзы Геройларына багышланган «һәйкәлләр итәгендә чәчәкләр» документаль повесте («Казан утлары» 1976, № 10), «Ташлардагы язулар», «Үлемне җиңгән батыр», «Исемнәре мәрмәрдә» кебек очерк китаплары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай каршы алына.

Язучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы документаль материалларны эзләп табу, аларны матбугатка әзерләп чыгару буенча нәтиҗәле эш алып бара. Ул, татар шагыйре, Совет Армиясе полковнигы, фашист тоткынлыгында Муса Җәлил кебек зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булган Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлекләрен һәм шигырьләрен эзләп табып, аерым китап итеп бастырып чыгарды, язучының тормышы һәм иҗаты турында очерк язды. Шулай ук ул — «Сугыш язмалары» (1967), «Солдат хатлары» (1968), Ватан сугышы кырларында һәлак булган егерме тугыз татар совет язучысының әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә алган «Алар сафта» (1961) җыентыкларының авторы-төзүчесе.

С. Шакир, журналист буларак, Куйбышев, Братск, Красноярск ГЭСлары, КамАЗ һәм БАМ төзелешләрендә булып кайта, Казакъстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша, һәм алар турында үзенең язмаларын, очеркларын бастыра. Җәмәгать һәм язучылык эшчәнлеге өчен аңа 1984 елның апрелендә Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. С. Шакир — 1962 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзе исән вакытта ук, шагыйрьнең тууына 74 яшь тулган көнгә, Күәм урта мәктәбендә аның музее ачылды. Музейда Самат Шакирның иҗатына багышланган стендлар, аның китаплары , кулъязмалары, газета төпләнмәләре, медаль һәм грамоталары, шагыйрьгә бүләк итеп бирелгән 200дән артык автографлы китаплар һәм шәхси әйберләре саклана. Музейны тулыландыруда Әлфия апаның, кызы Зөбәрҗәтнең һәм Нәкыйп абыйсының улы Азатның да өлеше зур булды.

Укытучы, шагыйрь, прозаик һәм журналист Самат Шакир әдәбият мәйданында чын күңелдән бирелеп, тырышып эшләп килде. Үзе исән вакытта 38 китабы басылып чыкты. Шуларның 14е - поэзия, 2се - повесть,9ы - очерк һәм мәкаләләр, 13е - төзүче буларак чыгарган китаплары. Самат ага вафат булганнан соң тагын ике китабы басылып чыкты.

Әдипнең шигырьләре 22телдә басыла.Аның иҗади йөзен бигрәк тә проза әсәрләре-очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның аеруча яраткан темалары - Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгын яктырту белән бәйле. Автор хәрби патриотик, халыклар дуслыгы темаларына багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыю максаты белән җитди эзләнә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, архив чыганакларын өйрәнә, сугыш ветераннары, хәрби җитәкчеләр белән даими очрашулар оештыра.

Тормышыбыздагы үзгәрешләр, яңалыклар, төрле чорда яшәгән күренекле шәхесләрнең эш-гамәлләрен, характер сыйфатларын өйрәнүгә зур игътибар иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакир Долорес Ибаррури, Евгений Долматовский, Ян Судрабкали, Павло Тычина, Сәйфи Кудаш кебек мәшһүр затлар белән озак вакытлар дәвамында хатлар алыша. Бай иҗатында Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгы темаларын киң һәм тулы яктырткан, яшь буында ватанпәрварлык, гуманлылык сыйфатларын тәрбияләргә омтылган сугыш ветеранын меңләгән укучылары хөрмәт белән искә ала. Безнең мәктәптә эшләп килгән Самат Шакирның музее укучыларыбыз өчен чын тәрбия үзәге, яшәү үрнәге булып тора. Музейда даими тәрбия сәгатьләре, кичә-очрашулар үткәрәбез. Самат Шакирның тууына 80 ел уңаеннан мәктәпгә зур очрашу үткәрелде. Авылдашыбызның якты истәлекләре турында уртаклашырга аның якыннары, тормыш иптәше Әлфия ханым, кызы Зөбәрҗәт ханым Шакирова-Нуриева, оныгы Булат,ерак туганы Шакиров Азат әфәнде кайттылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, эзтабар язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин бар иде. Мәктәбебездә үткән бу очрашу үзенең эчкерсезлеге гадилеге белән яшәүнең матурлыгына инандырды, безгә зур рухи байлык өстәде. Безнең музейга төрле мәктәпләрдән укучылар, районның күренекле кешеләре даими килеп тора. Республикага билгеле булган Татарстан дәүләт телерадио компаниясе мөхәррире Гөлназ Шәйхи, “Ялкын” җурналы редакциясе хезмәткәрләре Эльмира Закирова, Фәйрүзә Мөслимова , Мәскәүдән профессор Усманов Борис Фатыхович, “Шәхри Казан” газетасы журналисты Хәмзә Бәдретдинов, Татарстан Реслубликасының Мәгариф министрлыгыннан Зарипов Радик Абдуллович безнең музейда булып бик ошаттылар, җылы сүзләрен әйтеп киңәшләрен бирделәр. Казанның 121 нче мәктәп укучылары инде бездә берничә мәртәбә булдылар. Җитәкчеләре Луиза Сабировна белән берлектә алар районынызның иң истәлекле урыннары буенча сәяхәт итә, мәдәниятын өйрәнәләр.

Музейда яңа материаллар туплауны дәвам итәбез.Музейны төзүгә искиткеч зур өлеш керткән, бөртекләп мәгълүмат җыйган, музей эшчәнлеген җанландырган Фаизов Фәргать абый белән элемтәдә торабыз. Ул һәрчак безгә теләп булыша, киңәшләрен бирә.

Әтнә районы татар әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан һ. б. Шулар белән янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурланабыз.

Самат ага халкыбызга бай әдәби мирас,тирән эстетик мәгънәгә ия булган шигъри әсәрләр калдырды. Без аның авылдашлары, Күәм урта мәктәбе коллективы, аның белән горурланабыз. Олыларга ихтирам, туган туфрак, туган нигезгә мәхәббәт, якташлар белән горурлану кебек хисләрне дә тәрбияли безнең музей.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Бәхетле көнем» (1951)
  • «Гөслә тавышы» (1974)
  • «Яраннар чәчәк аткан» (1984)
  • «Легенда егетләре» (1965)
  • «Мәңгелек исемлектә» (1985)
  • Шакиров С.Ф. "У озера". Стихи, поэма. Издательство: Татарское книжное издательство, 2004 г.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.
  • Татар энциклопедия сүзлеге. - Казан: Институт Татарлар энциклопедияләр АН РТ, 1998 - 703б.,
  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. бирелмәләр нигезе