Санал Бадмаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санал Бадмаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Санал Бадмаев
Туган Сарытау

Санал Бадмаев (31 декабрь 1932 ел, Сарытау) — совет һәм Русия галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1996), халыкара югары белем бирү академиясенең әгъза-корреспонденты (1995).[1]

130 дан артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән 8 монография һәм 4 дәреслек авторы[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 31 декабрендә Сарытауда Калмык Республикасының беренче профессоры һәм Калмык педагогия институтының беренче директоры Бадмаев Бата Бадмаевич гаиләсендә туган[2].

Педагогик эшчәнлеген 1952 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң башлый һәм урта мәктәпнең 5-7 — нче классларында математика фәненнән укыта.

1954 елда, башка калмыклар белән бергә сөргенгә җибәрелгән атасы Алтайда яшәгән чорда, Алтай авыл хуҗалыгы институтының (хәзерге Алтай дәүләт аграр университеты) механизация факультетына укырга керә.

1957 елда, гаилә Ставрополь краена кайткач, Ставрополь авыл хуҗалыгы институтына (хәзер Ставрополь дәүләт аграр университеты) күчә, аны 1959 елда тәмамлый[2].

1959 елдан Элистадагы Калмык авыл хуҗалыгы эксперименталь станциясенең өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли башлый.

1960 елдан 1962 елга кадәр ВЛКСМ-ның Элиста кала комитетының 1-нче секретаре булып эшли, аннары 1962 елдан 1965 елга кадәр Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы иктисады гыйльми-тикшеренү институтының көндезге аспирантурасында укый. 1965 елда «Экономическое обоснование механизации подъёма и транспортировки воды на пастбищах Калмыцких степей» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3]. 1966 елда Элистада Волгоград шәһәр хуҗалыгы инженерлары институтының гомуми техник факультеты оештырылгач, Санал Бадмаев бу факультет деканы була.

1970 елда Элистада калмык дәүләт университеты ачылганнан соң, гомуми техник факультет аның составына кертелә, ә Бадмаев бу уку йортының уку һәм фәнни эш буенча проректоры булып китә[2].

1980 елда шушы вазыйфада эшләп, докторантурада шөгыльләнә. 1985 елда «Этапы и основные направления развития народного хозяйства Калмыкии: 1892—1980 гг.» темасына докторлык диссертациясе яклый[4].

1985 елдан 1998 елга кадәр ул политэкономия, икътисади теория нигезләре, икътисади теория һәм идарә итү кафедрасы мөдире вазыйфасында эшли.

Әлеге вакытта Калмык дәүләт университетының дәүләт һәм муниципаль идарә итү һәм хокук кафедрасы профессоры. Волгоград дәүләт һәм Әстерхан техник университетларында диссертация советы әгъзасы булып тора.

16 фән кандидаты һәм 1 фән докторы әзерләгән[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Калмык АССР-ның атказанган фән эшлеклесе» (1987)
  • «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» (1993)
  • «Калмык дәүләт университетының атказанган профессоры» (2008)
  • Дуслык ордены (2000)
  • Медальләре
  • «Русия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре» билгесе
  • «Калмык Республикасының мактаулы гражданы» (2007).

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]