Смет Кенесбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Смет Кенесбаев latin yazuında])
Смет Кенесбаев
Туган телдә исем каз. Ісмет Кеңесбаев
Туган 15 февраль 1907(1907-02-15)
РИ, Казакъстанның хәзерге Төркестан өлкәсе, Сузак районы, Жыныс ата
Үлгән 16 гыйнвар 1995(1995-01-16) (87 яшь)
Казакъстан, Алматы
Милләт казакъ
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Ленинград көнчыгыш университеты[d]
Һөнәре төрки телләр белгече
Эш бирүче Абай исемендәге Казакъ милли педагогика университеты[d]
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыКызыл Йолдыз ордены Халыклар дуслыгы ордены
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Смет Кенесбаев, Смет Кенесбай улы Кенесбаев (каз. Ісмет Кеңесбаев, 1907 елның 12 феврале, Казакъстанның хәзерге Төркестан өлкәсе, Сузак районы, Жыныс ата ― 1995 елның 16 гыйнвары, Казакъстан, Алматы) ― совет һәм казакъ галиме-тюрколог, казакъ совет тел белеменә нигез салучыларның берсе, Казакъстан ССР Фәннәр Академиясен оештыручыларның берсе[1]. Филология фәннәре докторы (1945), профессор (1945), Казакъстан ССР Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты директоры (1947―1978), Казакъстан ССР Фәннәр Академиясе академигы (1946), Казакъстан ССР (1946) һәм Каракалпакстан АССР (1977) атказанган фән эшлеклесе, Казакъстан ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1978).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тюркологлар: академик А. Н. Кононов (с), профессорлар Б. Ч. Чарыяров, С. К. Кенесбаев, Ю. Д. Дешериев, Н. А. Баскаков, Г. Х. Әхәтов, Е. И. Убрятова (Алма-Ата, 1976)

1907 елның 12 февралендә Казакъстанның хәзерге Төркестан өлкәсе Сузак районы Жыныс ата авылында туган. Кече Йөз казакъларының алшын тайфәсе байулы кабиләсе алтын ыруыннан чыккан[2]. 1931 елда Ленинградта Көнчыгышны өйрәнү институтын[d] тәмамлаган. Аннары 1946 елга кадәр Казакъ педагогия институтында[d] укыта. Параллель рәвештә 1933―1936 елларда Алма-Ата медицина институтының[d] телләр кафедрасы мөдире, 1936―1939 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казакъстан филиалы тел һәм әдәбият секторының өлкән фәнни хезмәткәре була[3].

1946 елда яңа гына оештырылган Казакъстан ССР Фәннәр Академиясенең[d] вице-президенты итеп сайлана һәм 1951 елга кадәр әлеге вазыйфаны башкара.

1953 елдан 1961 елга кадәр Казакъстан ССР Фәннәр Академиясе Тел һәм әдәбият институтында эзлекле рәвештә: өлкән фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире, институт директоры. 1961 елдан 1978 елга кадәр – Тел белеме институты[d] директоры. 1985 елдан 1994 елга кадәр ― Казакъстан ССР Фәннәр Академиясенең (СССР таркалганнан соң Казакъстан Республикасы Милли Фәннәр академиясе) президиумында[3].

1995 елның 16 гыйнварында Алматыда вафат була.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъ теленең фонетикасы, фонологиясе, лексикографиясе, фразеологиясе, орфографиясе буенча тикшеренүләр[3].

Төрки телләр проблемалар буенча халыкара, бөтенсоюз һәм республика фәнни конференцияләрендә һәм симпозиумнарында катнашучы.

250 гә якын фәнни басма авторы[3] :

  • Казакъ теленең аңлатмалы сүзлеге (төзүчеләрнең берсе һәм җаваплы мөхәррир). Алма-Ата, 1959; 1961.(казакъча)
  • Казакъ теленең аңлатмалы сүзлеген төзү тәҗрибәсеннән. Алма-Ата, 1960.(рус.)
  • Хәзерге казакъ теле: лексика, фонетика. Югары уку йортлары өчен дәреслек. Алма-Ата, 1962.(казакъ)
  • Хәзерге казакъ теле: фонетика һәм морфология. Алма-Ата, 1962. (автордаш)(рус.)
  • Казакъ теленең фразеологик сүзлеге. Алма-Ата, 1977. (автордаш)(казакъ)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]