Эчтәлеккә күчү

Солтан Кабус мәчете

23°35′02″ т. к. 58°23′21″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан Кабус мәчете latin yazuında])
Мәчет
Солтан Кабус мәчете
гарәп. جامع السلطان قابوس الكبير
ИлОман
ШәһәрМаскат
ДинИслам
Бина төремәчет
Төзелеш еллары19952001 еллар
Халәтегамәлдә

Солтан Кабус мәчете (гарәп. جامع السلطان قابوس الكبير) — Оман башкаласы Маскат шәһәрендә урнашкан җәмигъ мәчете, шәһәрнең төп мәчете.

Оман дәүләтендәге иң зур мәчетне Оман солтаны (1970—2020) Кабус бин Сәет(ингл.) 1992 елда башлап җибәрә. 1993 елда мәчет проектына конкурс игълан ителә. 1995 елда төзелеш башлана. 2001 елда, 6 ел 4 айдан соң, төзелеш эшләре тәмамлана. Архитектор — Кариллион Әләви (Carillion Alawi).

Гомуми мәйданы — 416 000 квадрат метр. Төп гөмбәзенең биеклеге ~50 метр, төп манарасының биеклеге ~90 метр, ян-яктагы дүрт манараның биеклеге 45,5 метр.

Мәчетнең төп намаз уку бүлмәсе 6 500 ир-атны, 750 хатын-кызны сыйдыра ала. Ишегалдында 8 мең кеше намаз укый ала.

Төп залда 35 люстра эленгән. 14 метр диаметрлы иң зурысы Австриядә эшләнгән. Идәнгә җәелгән 70 х 60 м фарсы келәменең авырлыгы 21 тонна.

Мөселман булмаганнарга, җомга көннән башка көннәрдә, иртән 8.30—11.00 сәгатьләр арасында бинага керегә рөхсәт ителә.

Мәчет тирәсе яшелләндерелгән