Суслонгер мәчете (Мари Ил)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суслонгер мәчете (Мари Ил) latin yazuında])
Мәчет
Суслонгер мәчете
Ихлас
Ил Россия
бистә 425050 Мари Ил, Звенигово районы, Суслонгер, Победоносцев ур., 14
Координатлары 56.316359, 48.258961
Дин Ислам
Мәхәллә Мари Ил мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манаралы, гөмбәзле мәчет
Нигезләнгән 2018
Төзелеш еллары 20182022 еллар
Төп даталар:
2018 (төзелеш башлану)
2022 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Суслонгер мәчете (чир. Суслэҥер мечеть) — Мари Илнең Звенигово районында урнашкан Суслонгер шәһәр тибындагы бистәсендә 2022 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Мәчет Бөек Ватан сугышы елларында оештырылган Суслонгер лагере корбаннары истәлегенә төзелгән[1]. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте структурасындагы Мари Ил Республикасы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак вакыт башлангыч дини белем алу, җомга намазларын уку өчен Суслонгер татарлары күршедәге бистәгә ― Мари Илнең Звенигово районында урнашкан, Суслонгер шәһәр советына караучы Мочалище бистәсендәге мәчеткә йөргәннәр. Суслонгерда мәчет төзү фикерен 2018 елда Мочалище бистәсендәге мәчетнең 2012 елдан имамы булып торучы Рафаил хәзрәт Сафин әйткән булган. Әлеге мәчетне төзүдә аның роле зур. Суслонгер мәчетен төзергә бистә халкы, Мәскәү эшмәкәрләре, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, җирле мөселман җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Илгис Кәримов һ.б. ярдәм иткән.

2020 елда Суслонгер мөселман җәмгыяте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составына керергә карар итә, 2021 елда мөселманнарның алты җирле дини оешмасы берләшеп, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте структурасында Мари Ил Республикасы мөхтәсибәте (Мари Ил мөхтәсибәте) оештыра (имам-мөхтәсиб хаҗи Фәрит хәзрәт Шаһиев)[2].

Мәчет 2018 елда төзелә башлап, дүрт ел эчендә салынып бетеп, 2022 елның 23 июлендә ачылган [3].

Мәчет бинасы аксыл кирпечтән ике катлы итеп төзелгән. Бина бизәлешендә Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчете төсмерләре бар. Дүрт җыйнак манарасы бинаның дүрт почмагында күтәрелгән, гөмбәзе бар. Мәчеткә «Ихлас» исеме бирелгән. Гомуми мәйданы 150 кв.м. [4]. Мәчетнең гыйбадәт залы ~150 кешене сыйдыра. Суслонгерның мөселманнар җәмгыяте имамы ― Зиннәт хәзрәт Әхмәдуллин [5].

Мәчеттә матур гадәт ― бистә мөселманнары, күмәкләшеп, дини бәйрәмнәрдән кала, ай саен диярлек дога өмет итүче һәр әрвахка багышлап Коръән ашы уздыра[6], Суслонгер лагере корбаннары рухына дога кылына (Бөек Ватан сугышы елларында Суслонгер станциясе районында фронт өчен кадрлар әзерләү өчен Суслонгер хәрби лагере урнаштырылган. Лагерь курсантларының күбесе – мөселман татарлар, башкортлар һәм Идел буеның башка халыклары вәкилләре. Бу лагерь озак яшәмәсә дә (1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр), анда ачлыктан, салкыннан һәм төрле авырулардан күп солдатлар тилмереп үлгән, аларның саны 10 меңнән артып китә[7] [8]).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Чулпан Гыйрфанова. Бу мәчет безгә күптән кирәк иде. «Акчарлак», 4.10.2023, № 39, 24-25нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]