Татар театры тарихыннан (китап, 1926)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар театры тарихыннан (китап, 1926) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Татар театры тарихыннан

Татар театры тарихыннан.jpg

Автор:

Вәли Мортазин, Төхфәт Ченәкәй

Оригинал теле:

татар

Нәшер итүче:

Мәскәүдә СССР халыклары Үзәк нәшрияты

Чыгарылыш:

1926 ел

Битләр:

88

Алдагы:

1996 ел

«Татар театры тарихыннан» ― 1926 елда Мәскәүдә, СССР халыклары Үзәк нәшриятында татар телендә нәшер ителгән китап. Авторлары ― татар (һәм башкорт) театрын нигезләүчеләрнең, үстерүчеләрнең берсе булган артист һәм режиссер Вәли Мортазин (Вәлиулла Мортазин-Иманский) һәм журналист Төхфәт Ченәкәй. Татар театрының 20 еллыгына багышлап язылган беренче җитди хезмәт[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче басма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Язучылардан» дигән бүлегендә Мортазин белән Ченәкәй язган:

« Татар театрының 25 еллыгына карата бер китап чыгарырга хәзерләнеп йөри идек. Көтмәгәндә Татарстанда татар театрының 20 еллык бәйрәмен үткәрү мәсьәләсе күтәрелде. Без дә инде Татарстандагы бәйрәмгә кушылырга булдык. Шуның өчен татар театры турында җыйналган материалларны бик ашыгыч рәвештә төзеп, матбугатка «Татар театры тарихыннан» дигән менә бу китапны чыгарырга туры килде.
Мортазин, Ченәкәй. Уфа, 1926 ел, февраль
»

Бүлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сүз башы – СССР халыклары Үзәк нәшриятының татар секциясе язган.
  • Театр һәм аның тарихы турында гомуми мәгълүмат
  • Татарлар арасында театрның тууы
  • Татар театрының беренче пәрдәсе кайчан ачылды (1906 елның 20 апрелендә Уфада Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» драмасы кала сәхнәсендә куела. 1907 елның 3 апрелендә Ырынбурда халык йортында «Морат Сәлим», «Кыз сорау», 19 маенда тупыл бакчасында «Наданнар белән галимнәр» пьесалары куела).
« Оренбург, Казан вә Уфада берничә яшь мөселманнарның үзара берләшеп, мөселманча мөнтазам бер театр труппасы ясарга вә төрле мөселман шәһәрләрендә берничәшәр уен биргәннән соң Мәкәрҗәгә барып 15-20 уен бирергә киңәш иттекләре һәм дә Казанга хөкүмәттән театральный цензор сорамаклары ишетелер.
«Вакыт», 1907 ел, 15 март, 146нчы сан
»
  • Гастрольчеләр Бозаулыкта
  • Самарда
  • Сембердә
  • Казанда
  • Чистайда
  • Мәкәрҗәдә
  • Касимда
  • Рәзәндә
  • Мәскәүдә
  • Уральскида
  • Кырым калаларында
  • Ялтада
  • Тифлистә
  • Елисаветпольдә
  • Әстерханда
  • Тагын Казанда
  • Кавказ артистлары «Сәйяр»дан аерылалалар
  • Тирә-якта
  • Казанга өченче килү
  • Мәкәрҗәгә өченче бару
  • Чалбарчылар труппасы
  • Казанга бишенче килү
  • Оренбурга икенче бару
  • Төркестан калалаларында
  • «Сәйяр» Себердә
  • Тагын Казанда
  • Ашказарский да Казанда
  • «Ширкәт» труппасы
  • «Нур» труппасы
  • «Сәйяр» да яши
  • Әстерхан труппасы
  • Шәрык кичәләре
  • Татар сәхнәсендә җырчылар
  • Татар театрына багышланган юбилейлар
  • Татар театрының бинасы
  • Татар театрының көчләре
  • Татар театрының репертуары
  • Татар театры дөньясында югалтулар


Икенче басма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда «Җыен» фонды тарафыннан әзерләнгән икенче басмасы

1996 елда «Җыен» фонды – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан китапның икенче басмасы әзерләнә һәм Татарстан китап нәшриятында махсус заказ белән басылып чыга (чыгару өчен җаваплы Ф. Рафиков). Китап тексты яңадан редакцияләп тормыйча, үзгәртелмичә, кыскартылмыйча дөньяга чыгарылган.

Икенче басмага сүз башын («Якты йолдызларыбызның берсе») Миркасыйм Госманов[2], сүз ахырын («Библиографик белешмә») Ильтани Илялова язган.

Икенче басмада 1926 елда чыккан китаптагы фоторәсемнәрнең күпчелеге урнаштырылган, кайбер фотоиллюстрацияләр вариантлары белән алыштырылган. Теманы яктырта торган яңа фотосурәтләр дә өстәлгән.

Иң ахырда хезмәттә исемнәре аталган шәхесләр турында (алфавит тәртибендә) кыскача аңлатмалар бирелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]