Татьяна Горбунова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татьяна Горбунова latin yazuında])
Татьяна Горбунова
Туган 23 гыйнвар 1990(1990-01-23) (34 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре нәфис гимнастика спортсмены

Татьяна Горбунова ( 1990 ел, 23 гыйнвар, Яр Чаллы ) - Россия гимнасты, Россия җыелма командасы әгъзасы ( 2005 елдан). 2008 елгы Олимпия чемпионы. 2007 елгы Дөнья чемпионы.. 2008 елгы Европа чемпионы .

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татьяна Игоревна Горбунова 1990 елның 23

гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә туган.

Өч яшеннән тренеры Светлана Алексеевна Лебединская җитәкчелегендә гимнастика белән шөгыльләнә.

1996 елдан Дондагы Ростов шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Адель Владимировна Есиповада нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый. Аннары Мәскәүдә Олимпия тренинг үзәгендә илнең алдынгы тренерлары Злата һәм Ольга Тулубаевалар, Амина Зарипова, Ирина Зеновка, Наталья Орловалар белән эшли. Тагын бер тренеры - Наталья Кукушкина [1] .

Татьяна Игоревна 2005 елда илнең җыелма командасы составына керә. Анда ул Россиянең атказанган тренерлары Ирина Александровна Винер-Усманова һәм Валентина Алексеевна Иваницкая белән күнегүләр ясый.

2007 елда Грециядә (Патра шәһәре) төркемле күнегүләр буенча дөнья чемпионатының өч алтын медаленә ия булды.

2008 елда Италиядә (Турин шәһәре) төркемле күнегүләрдә Европа чемпионатының ике алтын медален яулый.

Төркемле күнегүләрдә Пекиндагы XXIX Олимпиада уеннары җиңүчесе (2008)..

«Юность России» спорт берләшмәләрендә (Ростов-на-Дону ) һәм МГФСО ( Мәскәү) чыгыш ясый.

2007 елда 1нче номерлы Олимпия резервының Мәскәү махсус спорт училищесын отличие белән тәмамлый..

2012 елда Көньяк Федераль Университетының физик мәдәният һәм спорт факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

М.В Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты, дәүләт идарәсе факультеты.

2009 - 2012 - Нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия федерациясенең әйдәп баручы белгече.

2012 - 2016 - Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенең җаваплы сәркатибе.

2016 елдан хәзерге вакытта -Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе Вице-президенты.

2013 елның 1 октябреннән бүгенге көнгә кадәр - Олимпия резервының махсуслаштырылган мәктәбе директоры.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дуслык ордены - Физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен, Пекинда XXIX Олимпиада Уеннарында югары спорт казанышлары өчен [2]
  • Россиянең атказанган спорт мастеры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]