Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты
| Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 13 сентябрь 1937 |
| Рәсми исем | Нижегородский государственный лингвистический университет им. Н.А. Добролюбова[1] һәм N. A. Dobrolyubova State Linguistic University of Nizhny Novgorod |
| Кыскача исем | НГЛУ һәм LUNN |
| ... хөрмәтенә аталган | Николай Александрович Добролюбов[d] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Түбән Новгород |
| Урам | Минин урамы[d] |
| Укучылар саны | 3150[3] |
| Ана ширкәт | Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[4] |
| Штаб-фатирының урнашуы | Түбән Новгород, Нижгарның Нижгар районы, Россия |
| Хезмәткәрләр саны | 417[3] |
| Кулланылган тел | рус теле |
| Адрес | Россия, Түбән Новгород шәһәре, Минин ур., 31а |
| Почта индексы | 603155 |
| mailto:admdep@lunn.ru[5] | |
| Рәсми веб-сайт | lunn.ru[6] |
| Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Түбән Новгород лингвистика университеты укытучылары[d] |
Халыкара исемнәр |
Nizhny Novgorod Dobrolyubov State Linguistic University |
|---|---|
Элеккеге исемнәр |
Горький чит телләр педагогика институты Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт чит телләр педагогика институты |
| Эшләү еллары | 1937 |
| Президент | Жигалев Борис Андрей улы |
| Ректор | Никонова Жанна Виктор кызы |
| Адрес | Россия, Түбән Новгород, Минин ур., 31а |
| Тел | рус теле |
| Сайт | lunn.ru |
Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты (рус. Нижегородский государственный лингвистический университет имени Н. А. Добролюбова) — Түбән Новгород шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1937 елда Горький чит телләр педагогика институты буларак нигез салынган. Үз тарихын 1917 елдан башлап алып бара, ул чакта Түбән Новгород халык мәгариф бүлегендә ГубОНО чит телләр һәм әдәбиятлар губерна югары курслары оештырыла[7].
Студентларның һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең көндәлек тормышында университет «иняз» дип атала.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1917 елда Түбән Новгородның Губерна халык мәгарифе бүлегендә югары губерна чит телләр курслары оештырыла. 1937 елда курслар базасында Горький чит телләр педагогика институтына нигез салына. Институтның беренче биналары (хәзерге 1 һәм 2 корпуслар) 1948 елда Старосенная мәйданында (1844), җимерелгән Троицк Верхнепосадск чиркәве урынында төзелгән. Әлеге ике корпус төзелгәнче институт Чернопруд тыкрыгында урнашкан элеккеге 3 нче хатын-кызлар гимназиясе бинасында урнашкан була (хәзерге вакытта Жуковский исемендәге китапханә). Хәзерге вакытта университет корпуслары (барлыгы 4 корпус) элеккеге Старосенная мәйданының барлык киңлеген һәм җир астындагы урынын биләп ала.
Башта институт инглиз, алман, француз һәм испан телләре укытучыларын урта мәктәпләр өчен әзерләгән һәм анда өч факультет булган: инглиз, алман һәм роман телләре. Шулай ук читтән торып уку бүлегендә тел белгечләрен әзерләү алып барылган.
1964 елда Көнбатыш Европа телләренең тәрҗемәчелек факультеты оештырыла.
1990 елларда күп кенә яңа факультетлар һәм кафедралар булдырыла, 1994 институтка лингвистика университеты статусы бирелә.
Структурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Факультетлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Инглиз теле факультеты
- Роман-алман телләре факультеты
- Тәрҗемә факультеты
- Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад һәм идарә факультеты
- Белгечләргә өстәмә профессиональ белем факультеты
Кафедралар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Инглиз теле кафедрасы
- Инглиз филологиясе кафедрасы
- Инглиз теле һәм профессиональ элемтә кафедрасы
- Алман теле теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Француз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Тәрҗемә факультетының инглиз теле кафедрасы
- Инглиз теле һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Алман теле һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Француз теле һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология кафедрасы
- Икътисад, идарә һәм информатика кафедрасы
- Валеология кафедрасы
- Көнчыгыш һәм Европа телләре кафедрасы
- Тарих, төбәк белеме һәм журналистика кафедрасы
- Чит телләрне укыту методикасы, педагогика һәм психология кафедрасы
- Туган һәм чит тел буларак рус телен укыту кафедрасы
- Рус филологиясе, чит ил әдәбияты һәм мәдәниятара коммуникацияләр кафедрасы
- Фәлсәфә, социология һәм социаль коммуникацияләр теориясе кафедрасы
Халыкара хезмәттәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты дөньякүләм белем бирү киңлегенә керү буенча интенсив эш алып бара. Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты түбәндәге уку йортлары белән хезмәттәшлек итә[8]:
- Равенсбург-Вайнгартен университеты (Алмания)
- Вена университеты (Австрия)
- Магдебургтагы Отто фон Герик университеты (Алмания)
- Хангук чит телләр университеты (Көньяк Корея)
- Баня-Лука Университеты (Босния һәм Герцеговина)
- Женева университеты (Швейцария)
- Таммасат университеты (Таиланд)
- Кадиса университеты (Испания)
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Ольга Сенюткина | 1951-02-05 | Николай Иванович Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты | тарихчы | |||||
| Вадим Сдобников | 1962-10-21 | Түбән Новгород | Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Рус Википедиясе — 2001.
- ↑ GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ 3,0 3,1 http://indicators.miccedu.ru/monitoring/2018/_vpo/inst.php?id=167
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ http://www.lunn.ru/en/contacts
- ↑ Google Knowledge Graph — 2012.
- ↑ История ВУЗа | Нижегородский государственный лингвистический университет имени Н.А. Добролюбова. www.lunn.ru.
- ↑ Международные связи. www.lunn.ru.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
